– Мин сине кыстамыйм. Ләкин минем сезнең белән бергә буласым килә. Балалар белән мөнәсә...
– Мин сине кыстамыйм. Ләкин минем сезнең белән бергә буласым килә. Балалар белән мөнәсәбәтләрем яхшы. Уртак тел таптык. Әйдәгез, бергәләп диңгезгә барып кайтыйк. Бер-беребезгә тагын да ияләшә төшәрбез. – Диңгезгә бару – яхшы, әлбәттә. Әмма син мине ашыктырма әле, Закир… Әлбәттә, балалар диңгезгә бару идеясен шатланып каршы алды. Алар Закирның машинасында дүртәүләп диңгезгә барып, ял итеп кайттылар. Диңгездән кайтуга Мират шалтыратты. Аның тавышы ачулы иде. – Син алименттан баш тартырга тиеш, – диде ул. – Лилия бала көтә. Миңа да җиңел түгел. Синең дә ухажёрың барлыкка килгән. Ул карасын сине. Нигә мин карарга тиеш әле? Дания аны тыныч кына тыңлап торды. – Алимент минем өчен түгел. Балаларың өчен. – Мин барыбер түләп тора алмыйм. – Алайса, закон буенча хәл итәрбез. Мират берникадәр эндәшми торды. – Ә Закир турында ни әйтерсең? Ул бит балаларга беркем дә түгел. – Ул минем тормышымда бар. Һәм балалар белән уртак тел тапты. Алар бер-берсен хөрмәт итә. – Мин моңа юл куймам! – Син инде минем тормышымны хәл итмисең, Мират. Бу сүзләрне ул беренче тапкыр шулкадәр нык итеп әйтте. – Онытма: син минем фатирымда яшисең. Анда балаларым янына чит ир алып кайтырга рөхсәт итмим. – Синең фатирың түгел, әниеңнеке. Фатир алыйк дип күпме ялындым, ә синең уең һаман күңел ачуда гына булды. – Әнинең фатиры – минем фатир инде ул. Син минем фатирда яшисең. Һәм шунда чит ир алып кайтырга җыенасың. Дания бертын уйга калды. – Ярар. Без бу фатирдан күчәбез. Мират бер мизгелгә телсез калды. – Авылга, әниең янына күченергә уйладыңмы? – Юк. Закир янына. Ул инде күптән бергә яшәргә тәкъдим итә. – Ә балалар? – Балалар риза. Мират өчен бу көтелмәгән яңалык булды, ахрысы. – Син ныклап уйладыңмы? Балаларга начар булмасмы? – Кайчаннан балаларга начар булу турында уйлый башладың әле син? Аны башта уйларга идең, хәзер түгел. Ә хәзер, гафу ит, бу – минем тормышым. Монда синең кысылырга бернинди дә хакың юк. Дания бераз тынып торды да дәвам итте: – Ә алименттан принципиаль рәвештә баш тартмыйм. Болай да ялган белешмәләр ясатып, күпкә кимрәк түләгәнеңне беләм. Анысын да түләми башласаң, иренмим – закон буенча алимент таләп итәчәкмен. Ул сулыш алды. – Әниеңә дә әйт: башка минем тормышыма катнашмасын. Аның хәзер яңа контроль зонасы бар – син һәм синең яңа хатының. Бәхетле булыгыз. Дания сүзен тәмамлады да телефонын сүндерде. Үзенең батырлыгына бертын таң калып басып торды. Менә ничек тә сөйләшә ала икән бит ул?! Атна ахырында алар Закирга күчтеләр. Бергәләп мәчеткә барып, никах укыттылар. Яңа өйдә беренче кичне Дания тәрәзә янына килеп басты. Бүлмәдә балаларның көлүе ишетелә. Закир кухняда чәй әзерли. Һәрнәрсә гади, гадәти, әмма шул ук вакытта гаҗәеп рәхәт иде. Ул үткән тормышының ишеген япты. Кайчак бәхетле булу өчен иске тормышыңның ишеген ябып, яңасына атлап керергә кыюлык табу да җитә. Ә Дания бу кыюлыкны тапты.