Кыюлык (хикәя)
Кыюлык (хикәя) Галия ӘХМӘТОВА – Син улымның алимент акчасына типтереп яшәп ятасың, ә ул көне-төне бил бөгә. Кайнанасының бу сүзе Даниянең йөрәгенә ук булып кадалды. – Мин командировкада булам, ә әни Алисәне туган көне белән котларга киләчәк. Син каршы килмәссең дип уйлыйм. Дания бер мизгелгә эндәшми торды. – Мин каршы, – диде ул тыныч кына. – Килүен теләмим. – Нигә? Ул бит баланың якын кешесе, – дип каршы төште Мират. – Алайса, килсен, әмма тавыш-гаугасыз, чираттагы дәгъваларсыз гына. – Туган көн бит ул, Дания. Син һәрнәрсәдән проблема ясыйсың. Дания җавап бирмәде. Бәхәсләшергә теләми иде. Мират белән яшәгәндә, ул һәрвакыт үз фикерен аңа аңлатырга, акланырга тырышты. Хәзер инде үзгәрде. Аерылышканнан соң беренче айларда аңа бик авыр булды. Балалар, көндәлек мәшәкатьләр, акча җитмәү... Җитмәсә, нигәдер кайнанасы үзен оныкларын яклаучы һәм саклаучы итеп күрә башлады. Айга бер тапкыр аларга килеп, һәрнәрсәне тикшереп китә иде. Кертми дә мөмкин түгел – Дания аның фатирында яши. Күрәсең, элекке кайнанасы Даниянең фатирына чит ир алып кайтып утыртмады микән дип шымчылык та итә иде бугай. Кызының туган көненә ул ярты ел акча җыйды. Һәр хезмәт хакыннан бераз гына булса да калдырырга тырышты. Ун яшь тула бит. Кечкенә юбилее. Баланы шатландырасы килде. Ярый әле Закир ярдәм итте. Закир аның тормышында күптән түгел генә пәйда булган булса да, Дания аның янында үзен тыныч хис итә иде. Кайнанасы да, Мират та аның турында әлегә белми иде. Алар кафега җыелдылар. Алиса бәхетеннән балкый иде. Туган көне бит! Үзе теләгән дусларын чакырды. Аңа бүләкләр бирәләр, котлыйлар. Бала-чага көлешеп, шау-гөр килеп күңел ача. Берзаман кайнанасы килеп керде. Даниянең кәефе шунда ук үзгәрде. – Мин дә котларга килдем, – диде Резеда, елмаерга тырышып. Аның кулында кечкенә генә конверт бар иде. – Әбием! – дип шатланып йөгереп килде Алиса. Резеда оныгын кочаклап алды. – Мә, кызым. Сиңа бүләк. Алиса конвертны ачты. Аннан котлау открыткасы һәм нибары бер мең сум акча чыкты. – Монда да шактый чыгым киткәндер инде, – диде кайнанасы, өстәлләргә карана-карана. – Балалар өчен дип биргән улымның алимент акчасын чәчәсеңме, Дания? Балалар бәйрәме генә түгел бит ул, туй кадәр бәйрәм. Дания аңа карап кына куйды. – Бүген Алисәнең туган көне. Бу сөйләшүгә вакыт түгел. – Ә нәрсә турында сөйләшергә соң? – дип зәһәрле елмайды Резеда. – Мин бит бары тик кызыксынам гына. Ә бу өстәл артында утырган таныш түгел ир-ат кем? Сеңлеңнең ире мондый түгел иде бит. Дания җавап бирергә өлгергәнче, Резеда Закирга борылды. – Ә сез кем буласыз? – Закир, – дип тыныч кына җавап бирде ул. – Без сезнең белән таныш түгел. – Хәзер таныштык инде. Резеда Даниягә текәлде. – Син инде яңа ир таптыңмы? Даниягә эсселе-суыклы булып китте. Аның йөзе катып калды. – Зинһар, балалар алдында бу теманы кузгатма. – Мин нәрсә әйттем соң? Балаларыңның әтисе исән-сау. Ә син… – Җитте! – диде Дания, беренче тапкыр каты итеп. Кафеда бер мизгелгә тынлык урнашты. – Ярар, миңа монда шатланучы юк, ахрысы, – дип, Резеда китәргә кузгалды. Ул салкын гына оныгы белән саубуллашты да тиз генә чыгып китте. Балалар барысын да онытып, бәйрәм итәргә тотындылар, ә Даниянең кәефе кырылган иде. Әйтерсең лә аны хыянәттә гаепләп киттеләр. Ул элеккеге кайнанасының кыланышын аңлый алмый интекте. Нигә соң әле ул Даниянең тормышына кысыла? Мират белән аерылышуларына тиздән ике ел була. Аларның гаиләләре таркалуына кайнанасы да шактый гаепле иде. Ә хәзер инде Миратның үз гаиләсе бар. Күрәсең, минем өстән контролен югалтырга курка дигән нәтиҗәгә килде ул. Чөнки кайнанасы бар нәрсәне контрольдә тотып яшәргә өйрәнгән. Бу хакта Закирга да сөйләде. – Дания, миңа күчеп килегез дип ничәнче кат әйтәм инде. Ә син нәрсәдәндер куркасың. Хәзер аңладым инде: син кайнанаңнан куркасың икән. Әмма ул синең тормышыңа хуҗа түгел. Ник син бергә яшәвебезгә каршы соң? – Мин белмим… – Син хәзер үк җавап бирергә тиеш түгел. Уйла, яме. Ул Данияне кочаклап алды.