Көндәлегем! Хисләремне сиңа бушатыйм әле. Яңа ел алдыннан мине кабат эшкә чакырдылар. Б...
Көндәлегем! Хисләремне сиңа бушатыйм әле. Яңа ел алдыннан мине кабат эшкә чакырдылар. Бәйрәм алдыннан кеше җитми, диделәр. Асия апа Рузананы үзем карап торырмын, дигәч, риза булдым. Көн саен бәйрәм корпоративлары әзерләп аяктан кала яздык. Ә беркөнне... Ул көнне бәйрәм итәргә Сургут шәһәренең татарлар диаспорасы җыелган иде. Татарча сөйләшүләре шулкадәр күңелемә якын булса да, мин алар янына барырга кыймадым. Алар бөтенесе шундый дәрәҗәле кешеләр, матур киенгәннәр. Ә мин кем инде? Униформа кигән кухня хезмәткәре. Бәйрәм барышында берсе баянга кушылып татарча җырлый башлады. Баян тавышы! Татарча җыр! Минем йөрәгем урыныннан купты. "Сагынам, дуслар, сагынам туган илкәйне", дип җырлый бит, җитмәсә. Дөрес, җырлавы бераз колакны ярып керә керүен, кирәк җирдә сузып бетерә алмый, моң да җитмиме шунда. Мин түзмәдем, ит турый-турый әкрен генә җырлый башладым. Шундый мавыгып киткәнмен, карасам, бөтенесе тын калып мине тыңлый икән. Җитмәсә, ресторан хуҗасы да шунда. Берзаман яныма килде дә: "Сними фартук, пошли за мной!" – дип әмер бирде. Җитәкләп залга алып чыкты да: "Она тоже татарка. Послушайте, как она поет", – диде. Мин аңкы-тиңке торганда "Җырласын!", "Әйдә, җырла!" дип кычкыра башладылар. Башка җыр тиз генә күңелемә килмәде, мин дә "Сагынам туган илкәйне" җырладым. Күз алдыма туган ягым, көтү көткән болыннарым килде, әздән генә елап җибәрмәдем. Җыр тәмамлангач, мине нишләтергә белмәделәр, тагын җырлаттылар, табынга кыстадылар. Үзем дә җырны сагынган булганмын. Рәхәтләнеп җырладым, йөрәкләрем киңәйде. Шул кичерешләрдән айный алмыйча өйдә дә җырлап йөрим. Рузана бик ярата минем җырлаганны тыңларга. Күзләрен зур ачып, аякларын гына селкетеп, тавыш чыгармыйча тыңлый, балакаем. Мин җырлап туктагач кына "Угу, угу!" дигән була. Әллә "маладис, әни!" ди, әллә "тагын җырла!" диюе. 14 февраль. Көндәлегем! Алга таба нишлим икән? Башым катты, ничек яшим? Син җавап бирә алмыйсың инде, беләм. Уйларымны рәткә салып булмасмы дип, язарга утырдым. Теге Яңа ел бәйрәмнәреннән соң күп тә үтмәде, кич белән эштән кайтырга чыкканда ишек төбендә үк мине бер ир каршы алды. "Исәнмесез!" – дип татарча эндәште ул. Мин аптырап аңа текәлдем. Озын буйлы, тазача гәүдәле, карап торышка интеллигент кыяфәтле берәү иде ул. – Сезнең белән якыннанрак танышырга буламы? Теге көнне бәйрәмдә җырлаганыгызны ишеткәч, мин Сезгә гашыйк булдым, – дип, турыдан бәреп сүз башлады егет. – Юк, юк, минем гаиләм бар: балам, ирем, – дип хәйләләп, котылмакчы булдым мин. – Алдамагыз, Сез – ялгыз хатын. Әйе, балагыз барын беләм. Мин инде Сезнең турында белештем. – Юк, мин беркем белән дә танышырга теләмим, – дип, кырт кына борылып, йөгереп китеп бардым. Шул көннән минем тынычлыгым югалды. Ул кеше Рашат исемле булып чыкты, мине көн саен эзәрлекли башлады. Эштән кайтышлый каршы алып, машинама утыр, дип тинтерәтә, аннан котылсам, подъезд төбемдә кертмичә тора. Үлсәм дә аңа кияүгә чыгачагым юк, дигән идем дә, Язмыш алдыма бик күп ерып чыга алмаслык сынаулар китереп куйды шул. Һич уйламаганда, Асия апам үлеп китте. Кич яткан җиреннән иртән тормады. Йөрәк, диделәр. Аның вафатыннан соң, миңа ул фатирны бушатырга боердылар. Чөнки минем анда бер дәһелем дә юк иде, Асия апа аны миңа яздырып куярга, васыять кебек әйбер эшләтергә уйламаган. Ул фатир аңа эшләгән җиреннән бирелгән булган. Артымнан калмый йөргән, Асия апаны җирләгәндә дә булышкан Рашат өчен бу бик уңайлы форсат булды. Мин дә инде аңа ияләнә башлаган идем. Бала белән башка барыр җирем булмаганга, аның тәкъдименә риза булдым. Яратмаган кешең белән бер түбә астында яшәргә дошманыңа да күрсәтмәсен икән. Юк, гомердә дә ярата алмаячакмын мин аны. Кич җитүгә тәнем калтырый башлый, аның белән төн уздыруның нинди газап икәнен үзем генә беләм. Аның урынына Фәнисне куеп карыйм. Чагыштыра торган да түгел шул. Юк, юк, юк! Үземне Фәнискә хыянәт иткән кебек хис итәм.