Камәрия ВАФИНА
Камәрия ВАФИНА КАЙТАВАЗ - 3 10 сентябрь. Мин ресторанга повар ярдәмчесе булып эшкә урнаштым. Көннәр гел бер төрле үтә. Барам, эшлим, кайтам... Туган ягымны сагынам. Бездә халык мәж килеп бәрәңге казыйдыр бу вакытта. Монда инде салкынайтты. Минем болай да моңсу күңелемә сагыш өстәп, тәрәзәгә шып-шып яңгыр бәрә. Пыяла буйлап яңгыр тамчылары тәгәрәсә, битем буйлап күз яшем тәгәри. Фәнисемне сагынам, юксынам. Эх, ерактан гына булса да күрергә иде үзен! Ярый әле, үзем белән кассеталарны алганмын. Вакыт булган саен аны тыңлыйм. Асия апа да ярата аның җырлавын. Ул аны халык артисты дип кенә белә. Фәниснең минем өчен нинди кадерле булуы аның башына да керми. Ә ул мине уйлый микән? Юктыр, Рәфидәнең кочагы әллә кайчан оныттыргандыр инде. Эх! Тагын бер кайтырга иде теге төнгә! Сарылырга иде аның кайнар кочагына! Әгәр мин китмәгән булсам, нәрсә булыр иде икән? Юк, аны башкалар белән күрүне, миңа битарафлыгын йөрәгем күтәрә алмас иде. Инде хыялымдагы Фәнис белән генә яшәргә кала. Ә хыялдагы Фәнисем мине ярата, иркәли, назлый. Ул миңа беркайчан да хыянәт итмәячәк. 26 сентябрь Бүген эштә кызык хәл булды әле. Салатка дигән тозлы кыярны кабып карый-карый ашап бетерә язганмын! Хезмәттәшем Оксана әйткәч кенә аңыма килдем. "Ты что, дорогая, беременная что ли?" – ди. Каян килеп беременная булыйм, ди инде мин. Бер тапкыр йоклап балага узалар димени? Көлдем рәхәтләнеп. Ә Фәнисне сагынып үләм инде. Кайвакыт, дөрес эшләдемме соң мин качып китеп, дип тә уйлыйм. Янымда булса, көн саен тавышын ишетсәм, үземнеке булмаса да түзәр идем әле. Җырлап та карыйм, елап та алам, сагынуларга юк чама... 10 октябрь Шатлык! Шатлык! Шатлык! Шатлыгымны бөтен дөньяга җиткерәсем килә! Урамга чыгып кычкырасым килә! Минем балам булачак! Миңа бу турыда медосмотрга баргач хәбәр иттеләр. Минем кечкенә Фәнисем булачак! Мин аны сагынганда балама карап юаначакмын. Ул нәкъ аның төсле булачак. Әбием исән булса, билгеле, бер дә акламас иде минем кияүгә чыкмыйча бала алып кайтуымны. "Син дә анаң юлыннан барасың", – дияр иде. Нишлим соң, күрәсең безнең язмышларга шулай язылган. Мин беркайчан да кияүгә чыкмаячакмын. Чөнки башка беркемне дә Фәнисне яраткан кебек ярата алмаячакмын. Әйе, әтисез үсү, "уйнашчы баласы" исемен күтәрү үз вакытында бер дә рәхәт булмады. Монда шәһәр җире әле, кемнең кем икәнен белүче юк. Мин аңа әтисенең кем булуы турында сөйләячәкмен, нинди атаклы кеше баласы икәнен белеп үссен. Ул бала инде йөрәк түремдә йөрткән Фәнисемнең кочагына кереп утырды. Икесе дә бик-бик кадерле миңа. Туасы балам – минем мәхәббәт җимешем! Асия апа ачуланырмы дигән идем, юк, ул да шатланды гына. "Кияүгә чыкмыйча булса да бер бала алып кайтасым калган", – дип хәзер бик үкенәм, ди. "Бер дә борчылма, балаңны карашырмын, оныгым кебек булыр ул миңа", – ди. Ул инде Фәнис турында барысын да белә. "Дөрес эшләгәнсең китеп, үзең күпме яратсаң да яратмаган ярга ягылып булмый ул", – ди. Әйе, аның башкалар белән йөргәнен күреп, йөрәкне әрнеткәнче, болай күз алдымда түгел ичмасам. Хыялымдагы Фәнисем белән күңелемне юатам. Төннәрен аның назларын юксынам, сагынам... Яратам шул, нихәл итим, яратаааам!!! 18 июнь – 2000 ел Көндәлекне кулга алмаганыма бик күп вакыт узган икән инде. Менә бүген алмый булдыра алмадым. Минем Фәнис белән булганыма бер ел икән. Быел да Сабантуйларны гөрләтәләрдер инде. Минем бу дөньяда барлыгымны да оныткандыр инде Фәнис. Ә менә мин онытмыйм. Мәңге онытмаячакмын мин ул төнне. Аны миңа кызым Рузана искә төшереп торачак. Рузана Фәнис кызы Салихова. Малай булуын бик теләсәм дә, кыз тугач, шатлыгымның чиге булмады. Чөнки ул шулкадәр Фәнискә охшаган. Бик чибәр кыз булачак ул үсеп җиткәч, Алла бирса! Асия апа да нишләтергә белми. Көннән-көн һөнәрләре арта, чырык-чырык көлә. Озакламый өч ай була бит инде үзенә. Өебезнең нуры ул. Ничек моңарчы яшәгәнбез ансыз? 5 январь. 2001 ел