Рәфидәнең эче поша. Әле ул мине Фәнистән дә көнли. Ул озаграк янымда торса, хәзер килеп...
Рәфидәнең эче поша. Әле ул мине Фәнистән дә көнли. Ул озаграк янымда торса, хәзер килеп җитә дә, чытлыкланып, Фәнисне үзенә карата. Юк, мин исем китми. Миңа Фәнисне көн саен күреп тору да җитә. 26 июнь Көндәлегем!!! Сиңа бушатмый, кемгә бушатыйм эчемдәге серләремне? Ярый әле син бар. Эчем тулы ут, ялкын! Тормышымда мондый кискен борылышлар булыр дип һич тә уйламаган идем. Сабантуй бәйрәмендә булды бу хәл. Чыгыш ясап кайтканнан соң шашлыкка барырга уйладылар. Бөтен кеше баргач, Фәнис тә бик каты кыстагач, мин дә иярдем. Шашлык ашаганда күпме кыстасалар да, мин рюмкага кагылмадым. Калганнар инде хәйран гына кызып, шау-гөр килеп бәйрәм итә башлагач, бераз йөреп килергә булдым. Елга буендагы бик матур каенлыкта утырабыз икән без. Бераз үзебезнең инеш буена да охшап китә. Минем никтер күңелем тулды, көтү көтеп йөргән чакларым искә төште. Нинди рәхәт чаклар булган ул! Артист тормышы – чегән тормышы дигәннәре дөрес икән. Күңелгә тынычлык тансык икән минем хәзер. Шуңа күрә, мин елга яры буйлап әкрен генә атладым да атладым. Үз уйларыма бирелеп, күктә болытлар куерганын да сизмәгәнмен. Ул да булмый, яшенли-яшенли, яңгыр коя башлады. Мин, куркып, бер куак төбенә постым. Шулвакыт "Зәлидәәәү!" дип кычкырган тавыш ишетелде. Күп тә үтми каршыма Фәнис килеп чыкты. Ул мине тартып торгызды да, кочагына алды. – Син кая югалдың, Зәлидә? Ул арада шундый каты күк күкрәп, яшен яшьнәп алды. Мин үзем дә сизмичә, Фәниснең кочагына ныграк сыендым. – Курыкма, Зәлидә! Мин барында бернидән дә курыкма! Ул мине күкрәгенә кысты. Аның кочагында шундый җылы, рәхәт иде, мин дөньямны оныттым. Йә, Ходам! Өнемме бу, төшемме? Юк, юк, бу әкият! Мондый чынбарлыкның булуы мөмкин түгел. Озакламый яңгыр туктады, болыт астыннан кояш елмаеп килеп чыкты. Инде кичкә авышкан булса да кояшның җылысы әле сүрелмәгән. Мин, тартылып, Фәниснең куеныннан чыктым. Көн җылы булуга кармастан, бөтен тәнемне калтырау алды. – Әйдә тизрәк учак янына барыйк, сиңа туңарга ярамый, тавышыңа зыян килүе бар. Без җитәкләшеп иптәшләр утырган аланлыкка йөгердек. Тик анда Фәниснекеннән башка бер машина да калмаган, яңгырдан куркып, калганнар төялешеп кайтып киткән иделәр. Без дә, озак тоткарланмый гына, кайту юлына чыктык. – Син бик каты туңгансың, өстең дә юеш. Әйдә, башта миңа кереп, җылы чәй эчеп, җылынып чык, синең өеңә кайтырга бик ерак. Ник кердем мин аның өенә? Ник аңа бернинди каршылык та күрсәтә алмадым? Әйтә алмыйм. Мин исерек идем. Әйе, аңым томаланган аек исерек идем мин ул көнне. Кыскасы, мин Фәнис яныннан икенче көнне иртә белән генә кайттым. Кайттым да караватыма аудым. Анна түти "авырыйсыңмы әллә?" дип, хәлемне белергә керде, ниндидер үлән чәйләре ясап эчертте. Әйе, мин авырдым. Миңа мәхәббәт чире эләкте. Моңарчы иярләп тоткан хисләрем бәйдән ычкынды. Нишләргә? Мин хәзер Фәнис янында элеккечә тыныч кына йөри алмаячакмын. Мин Рәфидә түгел. Ул, һич оялмыйча, Фәнис белән икесе арасында ни булганын кеше саен сөйләп йөри. Юк, юк! Мин Фәниснең чираттагы уенчыгы булырга теләмим. Миңа качарга кирәк. Бу ялгышны онытырга, онытырга, онытырга! Мин шул ук көнне, Анна түтигә: "Мине эзләмәсеннәр, мин кайтмаска китәм", – дидем дә Сургутка очтым. Бернинди хәбәр бирмичә, уйламаганда килеп кергән сеңелесен күргәч, Асия апа чәймәлеп китте. Ерак туганыбыз булса да, әбине бик якын итә иде ул. Безгә еш кайта иде. Кайчандыр комсомол путевкасы белән эшкә китеп, шунда төпләнеп калган тәтә ялгызы гомер кичерә, кияүгә чыкмаган. Бәхетемә, блокнотыма адресын күчереп куйган булганмын, эзләп табуы авыр булмады. Менә бу юлларны мин аның кухня өстәлендә язып утырам. Тәтә эш табып бирергә ышандырды. Минем йөрәк ярый әле аңа күренми. Ә анда – пожар!!! *** Фәнис блокнотны өстәлгә куеп, үз уйларына бирелде. Хәтерли ул көнне Фәнис, аермачык хәтерли. Егерме елга якын вакыт узса да һәр мизгеле исендә. Аларның бергә төн уздырулары үзеннән-үзе, шулкадәр табигый килеп чыкты, әйтерсең алар бу минутны гомер буе көткәннәр. Җаннары тыеп булмаслык итеп бер-беренә тартылды, тәннәре кушылды, күңелләре мәхәббәт