Камәрия ВАФИНА
Камәрия ВАФИНА КАЙТАВАЗ - 2 21 август. Гафу ит инде, Көндәлегем! Мин сине бөтенләй оныта язганмын. Көн саен язып барырмын, дип башлаган идем, югыйсә. Соңгы вакытта мине вакыйгалар шундый итеп бөтереп алды, әйтерсең мин көчле ташкынга эләктем, үзем белән нәрсә булганын әле дә аңлап бетерә алмыйм. Аллаһы Тәгаләнең бер сынавымы бу миңа, әллә бер мөмкинлек бирүеме? Әмма шуны гына әйтә алам: мин – бәхетле! Яраткан кешем янымда! Ул минем үзен ничек яратканымны, төннәр буе ул диеп саташканымны белмәсә дә, мин бәхетле! Юк, белмәсен, белә күрмәсен. Мин хисләремне мөмкин кадәр яшерергә тиеш. Мин аңа тиң түгел. Мин аны көн саен күреп торганыма, аның тавышын ишетеп торганыма да риза. Мең кат риза, артыгы кирәк түгел. Теге вакытта көтү көткәндә аны күргәннән соң бер атна айный алмыйча, гел аны уйлап, тилереп йөрдем. Һәм көннәрдән беркөнне, көтүдән кайтып, инде йокларга әзерләнеп йөргәндә ишек шакыдылар. Чыксам, Ул басып тора! Янында күрше авыл егете гармунчы Әнвәр авызын ерган. – Зәлидә, без сине Казанга алып китәргә килдек, – ди Фәнис. – Син җырларга тиеш. Синнән менә дигән җырчы чыгачак. Барасыңмы безнең белән? Мин үзем дә сизмәстән, нәрсә әйткәнемне аңышмастан: – Барам! – дидем. – Минем бик тә җырлыйсым килә. – Алайса, сиңа әзерләнергә бер көн вакыт бирәбез. Берсекөнгә иртә белән безнең белән барырсың. Торырга урын табарбыз, анысы өчен борчылма. Мин сине үземнең командага җырчы итеп алам. Егетләр чыгып киткәч тә байтак вакыт аңыма килә алмый тордым. Нәрсә ди? Мине үзе белән алам, диме, җырчы булырсың, диме? Бу бит – могҗиза! Бу минутта минем баш мием көтүгә кемне калдырып китәсемне дә, әбиемнең нәрсә әйтәсен дә, алда мине ниләр көтәсен дә уйларлык хәлдә түгел иде. Тиле дими, кем дисең инде мине? Иярдем дә киттем, шул. Әбинең: – Елап кире кайтып керәсе булма! Сүземне тыңламадың! – дип, каралай коелып, сукранып калганын артыма да элмәдем. Ә Казанда мине ипи-тоз тотып каршы алмадылар. Ярый, яшәп торырга бер урыс әбисе янына урнаштырды Фәнис. Акчаны алдан түләп куйгангамы, минем эшкә кысылмый, бик тыныч әби. Ә төркемдәге музыкант һәм җырчыларның мыскыллы карашыннан тәннәрем куырылып килә. Әйе, мин алардан бик нык аерылам шул. Киемнәрем дә авылча, аларныкы кебек соңгы мода белән тегелмәгән, үземне тотуым да гади. Күрше авылныкы, таныш егет булса да, Әнвәргә кадәр үзен һавалы тота. Ярый Фәнис мине яклый. Акчасын эшләп түләрсең, дип, бик матур концерт күлмәге белән туфли алып бирде. Ә минем беренче тапкыр сәхнәгә чыкканымны күрсәгез! Йөрәгем күкрәк читлегеннән чыгып китә дип торам. Аягымда моңарчы киеп ияләнмәгән биек үкчәле туфли, җитмәсә. Ярый күлмәк итәге озын, калтыравым ул кадәр сизелмәгәндер әле. Ә менә тавышым... Җырлый башлаганда бөтенләй әкрен, калтырап чыкты... Кабатлаганда каушамаган идем, югыйсә. Күз кырыем белән сәхнә артында минем өчен борчылып торган Фәнисне күргәч кенә тынычландым. Юк, сынатырга ярамый! Аның ышанычын ничек тә акларга кирәк. Югыйсә, сизеп торам, "каян таптың бу ала карганы" дип, күзен ачырмыйлар. Бераздан тавышым тигезләнде. Үземне урман аланында итеп хис итә башладым. Микрофонның тавышымны шундый матур итеп көчәйтеп бирүе дә көч өстәде. Мин моң дөньясына чумдым. Баштарак сизелмәсә дә, тора-бара халыктан җылылык килә башлады, без бер дулкында тибрәлдек. Мин җырлап бетергәч, халык бер мәл тын калды. Мин куркып киттем. Әмма шул арада гөрләтеп кул чаба, "Афәрин!" дип кычкыра башладылар. Йөрәгемне әйтеп булмый торган рәхәт хис биләде ул минутларда. Әнә шул хис миңа яшәргә көч бирә, мыскыллы карашлардан өстен булырга ярдәм итә хәзер. Менә шулай җырлап йөргән көнем әле. Мине соңгы вакытта иң ахырдан җырлата башладылар. Югыйсә, миннән соң җырлаган Рәфидәгә рәтләп кул чабучы булмады теге көнне. Әллә никадәр шәһәрдә чыгыш ясап, берничә көнгә Казанга кайттык әле. Шуңа гына язарга вакытым булды. Үпкәләмә инде, Көндәлегем, мин сине ташламам. Сиңа язганнан соң эчләрем бушап, рәхәт булып китә. 5 сентябрь