– Кем бу? Нинди хәерчене керттегез минем өемә?
– Кем бу? Нинди хәерчене керттегез минем өемә? – Кычкырма әле, зинһар. Бу – минем әнием. Тәкыя исемле. Минем үз әнием, аңлыйсыңмы? – Фина! Нәрсә сөйли ул? Нинди әнисе булсын ул аның? Бу чит кешене рөхсәтсез нигә минем фатирыма керттегез? Мин кайтканда, нигә өйдә тормыйсыз? Кайда йөрдегез? – Без хәзер Фина апа белән сиңа барысын да аңлатып бирәбез. Син дә кунак алып кайткансың бит менә... Рәшит Шамилевич үзенең артында үтәргә кыенсынып чак басып торган хәлсез Диләрәгә әйләнеп карады. – Әйе шул... Уз, Диләрә. Урнаштыр әле, Фина. Ул берникадәр вакыт монда яшәячәк. – Күпме инде ул берникадәр? – дип сорады Фина, кызны танып. – Җинаятьче табылганга кадәр. – Нинди җинаятьче? Хуҗа җавап бирергә ашыкмады. – Арыдым. Әллә нинди бетмәс проблемалар агымы китте. Яратмыйм мин мондый халәтне. Дөнья буталды, асты өскә килде. Арыдым, – Рәшит Шамилевич көрсенеп бүлмәгә узды, диванга утырып, башын артка ташлады. Күзләрен йомган килеш: – Сез бернәрсә дә белмисез. Тургайда, Бикмурзинның өендә хатынын үтергәннәр. Сәмәрияне. Диләрәнең күз алдында булган бу хәл. Ярый аны күрмәгән үтерүче. Диләрә аның сурәтен төшергән. Ул егет бетеп сиңа охшаган, Илгизәр. Бикмурзин рәсемне күреп, тикшерүчеләрне сиңа юнәлткән. Миңа Илүзә шалтыратты. Сине кулга алып өлгермәделәр, мин сөйләшеп, туктаттым, – дип сөйләп китте. Диләрә, аны бүлеп: – Әйттем бит: Илгизәр түгел, аңа охшаган гына кеше, дидем. Бертөсле ике кеше булмый, игезәге юктыр, диделәр тикшерүчеләр. Мине ишетергә дә теләмәделәр, – диде. – Радик... Радик Гаянович мине гаепләдеме? – дип сораганда Илгизәр дулкынлануын яшерә алмады. – Ул бит... Ул алай дип әйтергә тиеш түгел! – Мин синең нәрсә әйтергә теләгәнеңне аңлыйм, Илгизәр. Син җинаять кыла торган бала түгел, ул сүзгә ышанмадым да мин. Бернигә дә карамый, син минем улым булып каласың, мин – синең әтиең, – дип өзеп әйтте Рәшит Шамилевич. – Бер генә нәрсә борчый мине: Сәмәрияне кем үтергән? – Радик Гаяновичның... Аның белән минем әнинең... – Илгизәр әрнү тулы карашын Тәкыягә төбәде, – тагын бер уллары булган. Линар. Миннән зуррак ул, балалар йортында үскән. Радик Гаяновичны мәчет манарасыннан Линар төшерде. Этәреп җибәрде. Мин дә шунда идем. Без беркемгә дә әйтмәдек. Бикмурзин аңына килгәч тә Линарны таптырды. Алар үзара килештеләр: Радик Гаянович булган мөлкәтен Линар исеменә күчерә, тегесе аны карарга вәгъдә бирде... – Ул кайда икән? Беләсеңме? – Соңгы күрүемдә икесе бергә дәваханәдә калганнар иде. Бикмурзин безгә ниндидер куян күчтәнәче биреп маташты. Мин белмим Линарның кайда икәнен. Ул кыргый. Ул бөтенләй башка төрле. – Димәк, Сәмәрияне шул үтергән. Бикмурзинның байлыгына хатынының да хокуклары бар бит. – Мин белмим, – дип кырт кисте Илгизәр. – Тикшерүчеләр аның барлыгы турында белсә, синең өстеңнән шикләр төшәчәк, Илгизәр. Бу турыда полициягә хәбәр итәргә кирәк! – диде Рәшит Шамилевич. – Минем исемем Илгизәр түгел. Тугач та әнием биргән исемем бар минем – Динар... – Әлегә кадәр кайда иде инде ул әниең? – Рәшит Шамилевичның теш арасыннан әйткән сүзләре каты, түбәнсетә торган мәгънәле булып ишетелде. – Мин сиңа үз фамилиямне биргәндә, карап үстергәндә, укытканда, кеше иткәндә кайда иде бу хатын? Тәкыя куркуыннан бөтенләй бөрешеп калды. Илгизәр аның эргәсенә барып басты. – Илгизәр! Булганы – булган, яшәгәне – яшәлгән инде. Кыерсытма әтиеңне, – дип, аңлатырга ашыкты Фина. – Бик матур исемең, Илгизәр булып кал. Әниең сиңа Динар дип эндәшер. Бәхәсләшмә әтиең белән. Рәшит Шамилевич, Тәкыяне – Илгизәрнең әнисен – әлегә кадәр сантыйлар йортында тотканнар. Ул авыру булмаган, аны мәҗбүри япканнар. – Кем япкан? Психбольницада булган кеше болай акыллы сөйләшә микән, ай-һай? – Тәкыянең әнисе – авылның бер тәртипсез хатыны... һәм Радик, Рәшит Шамилевич! Минем дә гаебем юк түгел, нигә кысылганмындыр, – диде Фина, – кичерә алсагыз, кичерегез инде. Белмәдем, белергә дә теләмәдем, сорашмадым да бит теге вакытта, Радик нәрсә әйтте, шуңа ышандым. (Дәвамы бар.)