– Масайма, Радик... Син дә үз балаңны түгел, минем кызымны карап үстердең. Мин Илгизәрн...
– Масайма, Радик... Син дә үз балаңны түгел, минем кызымны карап үстердең. Мин Илгизәрнең кешенеке икәнен белеп, сезнең барыгызны да үз максатларымда кулландым. Ә менә син белмәдең дә. Без Сәмәрия белән яшь вакыттан ук бергә булдык. Диләрә – минем кызым! – Аһ, каһәр генә суккыры! Гел шикләндем, яратмадым шуны! Җенем сөйми! Алып кит! Күземнән югалыгыз! – Юк, Радик! Мин бернәрсәне дә үзгәртергә теләмим! Исемемне пычрак белән бутаганны яратмыйм! Тавыш чыгарганны яратмыйм! Ничек булган шулай калдырабыз: Диләрә – синең кызың! Илгизәр – минем улым! Һәм Сәмәриянең үлемендә аның бер катнашлыгы да юк!!! – Дөрес әйтәсез. Юк! Илгизәр үтермәде әниемне! – Егылып китмәс өчен баскыч култыксасына ябышкан Диләрә елый иде. – Кара әле, теле чыккан! Әле бер сүз алып булмый иде авызыннан! Тагын балавыз сыга! Бар кереп кит бүлмәңә! Мыжыма! Полициягә үз кулың белән рәсемен ясап бирдең Илгизәрнең! Ул үтерми, кем үтерсен?! – Ул түгел, Рәшит Шамилевич, ышана күрмәгез! Илгизәргә охшаган, ләкин ул түгел! Мин курк-а-ам! Алып китегез мине моннан, калдырмагыз, зинһар! – Кыз үксеп елый-елый ялвара башлады. Берничә минут элек кенә катгый карарында торган, тормышында бернәрсәне дә үзгәртергә теләмәгән ирнең йөрәге кысып авыртып куйды. Диләрә аның үзенә охшаган иде. Холкы, бәлки, әнисенекедер, ә менә йөзе... Рәшитнең әнисенең яшь чагы... Ир Бикмурзин ягына карамаска тырышты. Баскычтан менеп, Диләрәне култыклап алды. – Рәсемнәрем... – диде кыз, калтыранып. – Калсын әлегә. Илгизәр алыр әле. Коляскасын тәгәрәтеп артларыннан килеп, кычкыра-кычкыра озатты аларны Бикмурзин: – Рәхмәтсез! Син аңа кирәкмисең! Кире кайтмый чараң юк! Син аңа Мәскәүдә артык авыз булачаксың! Рәхмәтсезләр! Мине кем ашата? Мине кем карый?! Диләрәне җәлләп кабынган ата хисе озакка бармады. Аны үзе белән алганына Бикмурзин йортының капкасын чыккач та үкенде түрә. Кайдан күреп, белеп өлгергәннәр, капка алдында аны халык көтә иде. Алда – килеш-килбәте белән муллага охшаган ир. «Болар Диләрәне таный микән? Ни әйтерләр? Репутациямне юк итәм бит бу баланы жәлләп...» Куркуы юкка гына булды, җыелган халыкны Диләрә кызыксындырмый иде. – Рәшит Шамилевич! Депутат буларак, Сезгә үтенечебез бар иде. Аракы заводы Тургайга кирәкми. Болай да эчкечелек үтеп керде авылларга. Эшсезлектән барлыкка килгән бушлыкны тутырды. Халык кырыла. Туктатыгыз аракы заводы эшчәнлеген! Без бу турыда Мәскәүгә яздык. Шундый ук хатны Сезгә дә тапшырабыз, – дип чыгыш ясады мулла. Хатны ачып карады депутат. Йөзләгән имза куелган. «Яратмыйм конфликтларны!» – Заводны туктатабыз икән, бүген егермедән артык кеше эшсез кала. Бу турыда уйладыгызмы? – Аның каравы, меңләгән гаиләдә тынычлык урнаша. Эчеп үлүчеләр, исерек хәлдә асылынучылар саны азая. – Башка заводлар чыгарганны сатып алып эчмәс дисез инде аларны? Тургайдагы завод ябылса, айнырлар дисез инде? – Авылның ямен бетерәбез, начар данын чыгарабыз, Рәшит Шамилевич! Үзегезнең дә яман атыгыз тарала бит... Тургай хәмер чыганагына әверелде. Бу мактана торган эш түгел. Завод башка төрле продукция җитештерсә ярамыймы? Сүз дә юк, аракы җитештерү зур табыш китерә. Әмма халыктан ләгънәт җыя торган, кайгылы, хәсрәтле... Азык-төлек җитештерсә, завод үзен акламас дисезме? Депутат бераз эндәшми торды. Аннары: – Уйлашырбыз. Бер карарга килгәч, хәбәр итәрбез сезгә. Әлегә сау булыгыз! – дип машинасына ашыкты. Башта район башлыгына шалтыратып, бу хәл белән ризасызлыгын, үпкәсен, шелтәсен белдерде депутат. Аннары Илүзәгә шалтыратып, Диләрә кайтканга кадәр Бикмурзин турында кайгыртырга кушты. – Авылдашларың каршы чыккан заводка. Нинди продукция чыгарырга уйлары бар, белеш, бизнес-план төзе! Табышыгызның миңа бүленә торган өлеше кимергә тиеш түгел! – диде кырку итеп. – Юкка гына укыттыммы – белемеңне кулланырга вакыт! Кәефе кырылган түрәне фатирында тагын яңалык көтә иде. Әле кайчан гына дөньяга битараф Илгизәр белән Финаның ябык кына бер хатын янында өлтерәп йөгереп йөрүләрен күреп шаккатты. Йөзе сап-сары, чәчләре йолкылган кебек, күзләрендә мәңгегә курку катып калган...