Куян күчтәнәче (роман)
Куян күчтәнәче (роман) Гөл МИРҺАДИ 52. Ике генә төрле аракы җитештерсә дә бәләкәй генә завод ике дистә кешенең – Тургайда һәм күрше авылларда яшәүчеләрнең яшәү чыганагына әверелде. Аена сиксән меңнән артык шешә завод конвейерларыннан төшә. Тәнкыйтьчеләр эшнең тискәре ягын гына күрә: «Биш мең декалитр агу...» Ләкин Илүзәгә завод бик кадерле: япь-яшь башы белән буш урында бина төзелешенә чумды, аракы җитештерү процессын өйрәнде, кирәкле җиһазларын эзләде, кайтартты... Заводны эшләтеп җибәргәндәге ялгышлары, уңышсызлыклары, аннары товарны сатарга, эшчеләр белән идарә итәргә өйрәнгән чаклары... Яшьлегенә карап, кул астындагылар санга сукмаганда, Рәшит Шамилевичның исеме ярдәм итте. Көн артыннан көн табышын арттырды, эшләгән кешеләргә тере акча түләгән саен куанды, дәртләнде. Заводның эшчәнлек нәтиҗәләре белән үзенә күчерелә барган табыш күләме кимегәндә генә кызыксынган түрә алдында түгел, эшчеләрнең гаиләләре алдында җаваплылык тоеп эшләде Илүзә. Минизавод – аның беренче үзаллы адымы. Тәүге җиңүенең тәмен заводта эшләмәгән авылдашларының кырын карашы гына югалта. «Аракы җитештерәбез шул, аракы сатабыз...» Ләкин өйдә улы янында торуына атна дигәндә, шул ук авылдашлары заводка эшкә барырга өндәп килде аңа. Ринат сүз башлаганчы, бусагадан ук Ирина кычкырып керде: – Бар эшеңә, Илүзә! Баланы үзем карыйм! Әйдә киен, синсез булмый анда! – Тургайда аракы чыгарып авылларны эчкече итү – юньле эш түгел. Кем кайда нинди аракы сатса да, каршы булачакмын! Ләкин бу очракта халык соравы белән килдек. Зур колхоз таралуны, мәктәптән кыскартылуны күргән, эшсезлектән интеккән кешеләрнең ни гаебе бар? Аларга бүген гаиләләрен туйдырырга кирәк, – диде Ринат. – Сиңа заводка барырга кирәк, Илүзә. Эш тукталган... – Айнур минсез үсә бит, Ринат абый. Минем кебек үксез... Эшемне яратуым беләнмени. – Үзеңә алмаш әзерлә. Ешрак ял ит. Без Айнурга ят кешеләр түгел, нишләп үксез булсын, нәрсә дигән сүз ул тагын? – Тәгълимә апасы кергән икән... Артында Фәтхи абыйсы белән Эдик... Авылдашларына җавап биреп өлгермәде хатын. Барысын да хафага салып, йорт алдына полиция машинасы килеп туктады. – Сез Илүзә Зөбәерова буласызмы? – Әйе. – Менә бу рәсемгә игътибар белән карагыз әле. Таныйсызмы? – Илгизәр. Илгизәр бу, Рәшит Шамилевичның улы... – Ул әле кайда? – Мин белмим. – Телефон номеры бармы Сездә? Илүзә үзен кулга алырга тырышты. – Сез аны ни өчен эзлисез? Нәрсә эшләгән ул законга каршы? – дип сорады. – Радик Бикмурзинның хатыны Сәмәрия ханымны үтергән... – Юк! Булмас! Илгизәр кеше үтергәнгә ышанмыйм! – дип бүлдереп, кычкырып җибәрде хатын. – Син аны якыннан белмисең бит, Илүзә. Ай күрде, кояш алды: озак тормады ул Тургайда. Искә төшерсәң... Эдик сүзен тәмамлый алмады. – Юк! Ул гафу үтенде соңыннан! Ялгышасың!– дип аның авызын япты Илүзә. – Аның белән Сез танышмы? Сезнең арада нәрсә булган иде? – дип, Эдикка сораулар бирә башлады полиция хезмәткәре. – Юк, бернәрсә дә булмады. Илгизәрне Илүзәдән башка яхшы белүче юк авылда... Полиция Илгизәрнең адресын язып алды да китте. – Радик Гаяновичның хәлен белергә кирәктер безгә, – диде Ирина, бераз тын торгач. –Линар кайда икән ул? Шул ук сорауны Ирина Бикмурзинга да бирде. Ул өйдә кызы Диләрә белән икәүдән-икәү генә иде. Мәетне экспертизага алып киткәннәр... – Белмим... Юк, беләм, Линарның кайда икәнен беләм... Ул дарулар сатып алырга дип калды... Кайтмады ул... – дип буталды Радик Гаянович. Аннары каты итеп: – Линарның монда бер катнашлыгы да юк. Исемен чыгарасы булма, Ирина! – диде. Уф-ф! Югалт күз алдымнан менә бу сызлавыкны! Елавы йөрәгемә тия! Диләрәне икенче каттагы бүлмәгә мендереп, тынычланырга дару бирделәр. – Ирина! Кара әле! – дип пышылдады Илүзә. – Бу кызның кулында да полиция күрсәткән кебек сурәт. Рәссам микәнни үзе? – Син дә мин уйлаганны уйлыйсыңдыр, әйме? – Охшаганнар бит бер-берсенә. Радик Гаяновичның Линарны яклыйсы килә... – Минем дә аны полициягә «сдавать» итәсем килми дә соң... Сәмәрияне Илгизәр үтермәве көн кебек ачык...