– Чит илгә яшәргә китәбез. Кайтмасам да булыр иде. Әллә нәрсә тартты күңелне монда... А...
– Чит илгә яшәргә китәбез. Кайтмасам да булыр иде. Әллә нәрсә тартты күңелне монда... Авыл урамына кергәч тә әйттеләр. «Оныгың бар, Филария!» – диделәр... – Хатын кинәт елап җибәрде. – Беләм, Эдик мине аңа якын да китермәячәк. Гафу итми ул мине, сорамыйм да. Аңламаячак. Соң инде... Соңга калдым. Әллә нәрсә алдандым, нидер җитмәде. Иң якын кешеләремне сөеп өлгермәдем. Ярату эзләдем – азгынлык булды. Байлар дөньясына атлыктым. Анда да бәхет юк икән, тапмадым. Кирегә юл юк инде. Син дә мине күрәлмисең, Эдик кебек... Илүзә! Мин китәм хәзер. Башкача кайталмам. Бер генә... бер генә кулыма алыйм әле оныгымны... Филария аның алдында елап басып тора. Илүзәнең күпме күз яшьләрен түктергән Филария. Илүзә хыялланган кебек бай, зиннәтле... Ләкин бәхетсез... Илүзә йоклаган баланы яследән алып Филариянең кочагына салды. Зур әни булырга хаксыз хатын Айнурны саклык белән күкрәгенә кысты. «Бәхетле, тәуфыйклы бул, балам!» – дип пышылдады. Кирегә урынына салды, өстенә япты. Сокланып карап торды. Аннары аяк очына кечкенә кәгазь төргәк куйды: – Печенье. Ашатырсың, уянгач. Эдик бәләкәй чагында шундыйны ярата иде... Яшьләрен сөртә-сөртә чыгып йөгерде. Төргәктә Айнур яратып ашый торган печенье һәм банк картасы, өстенә саннар язылган дәфтәр бите беркетелгән иде. (Дәвамы бар.)