Куян күчтәнәче (роман)
Куян күчтәнәче (роман) Гөл МИРҺАДИ 49. Авыл тормышы, ХХ гасыр белән чагыштырганда, күпкә сүлпәнәйсә дә, туктамый, үз көенә бара тора. Язгы чәчү тәмамлангач, халык бәрәңге утырткач, сабан туе уза. Язгы кыр эшләрендә катнашучы кешеләр бәйрәмдә берничә генә була, күптән авылны ташлап чыгып киткән «сагындымнар» сабан сүзенең мәгънәсен дә белмәгән бала-оныклары белән төялешеп ялга, сабан туена кайтып тула. Шулай да йоласына туры китереп, вакытын үзгәртмиләр, вакланып тормыйлар, чак кына тын алган хуҗалык исәбенә авылның барлык нәсел-нәсәбен кунак итеп, бәйрәм иттереп тараталар. Аннары, хәлләреннән килсә, химпрополка үткәрәләр. Халык бәрәңге күмә. Печән июньдә үк хәзерләнә башлый. Сенаж, силос хәстәрләнә. Хатын-кызлар җиләк җыя, кыяр-помидор тозлый. Бер үк мәшәкатьләр: кайнатмага, кыйммәтләнгәнче, алдан капчык-капчык шикәр алып куярга, банка җитми, туңдыргычка тутырып ташларга кавырсын шешәләр кирәк, бәрәңгегә корт төшкән, печән ташырга техника табарга, көтү чираты җитә, түтәлләрне яңадан чүп баскан, көзге яңгырларга кадәр эшлисе эшләрне бетереп калырга... 2006 елның җәе дә аннан алдагыларыннан да, соңыннан килгәннәреннән дә әллә ни аерылмады. Туйлар юк, бәбәйләр тумый. Булат белән Ләйсән гаиләсендәге өй туе – иң зур вакыйга, ай буена сөйләп, мактарга, күңел юатырга җитте. Хуҗалык эшчәннәредисәң хәтерең калыр: Ринат, Булат, Эдикка ияреп булышып йөргән олыгайган Фәтхи, бер көнне исерек, икенче көнне айнык Фәдис, чирле көенә өйдә утырудан бизеп кеше рәтенә йөрергә тырышкан Рафикъ та ферма эшчәннәре. Алары да күп түгел. Эш хакы түләргә кирәк бит, бушка кеше йөртеп булмый. Илүзә Эдикка хуҗалык мөмкинлекләрен аен-айга исәпләп биреп тора. Отчётларга «күктән» язган саннар – буш куык, юк акча белән эш өчен түләп булмый. Авылы белән читтә акча эшли халык. Монда ничек җан асрасыннар да гаилә туйдырсыннар? Узган гасырдагы колхоз юк бит: комбайннар, тракторлар тезелеп тормый, җыеп бетмәс ашлык юк. Ике комбайн да ике трактор: кулалмаш та эшләп була. Аның каравы, элекке кебек дәүләткә ашлык тапшырасы түгел. Иң мөһиме: фермалардагы терлекләреңне яхшы итеп ашатып, кыш чыгарырлык, продукция алырлык азык хәзерләү. Игенне сатсаң да, халыкка гына сатасың. Эдик боларның барысын да аңлый. Аның белән бергә хуҗалыкны ничек тә саклап калырга дигән уй белән янучы авылдашлары да аңлый. Узган гасырның гөрләп эшләгән колхозын кире кайтарып булмаячагын да беләләр. Ләкин ата-бабалары иген иккән басуларның кыргыйлануын күреп җаннары сызлый. Җан әрнүе эшләтә аларны, халык агымына кушылып, туган җирне ташларга ирек бирми. Менә иртәгә яхшы булыр, Мәскәүдәгеләргә үзебезнең авыл азыгы кирәк булыр, исләренә төшәрбез, авылга йөз белән борылырлар, яңадан гөрләтеп эшләп, яшәп китәрбез, дигән буш хыял белән яши соңгы игенчеләр. Кала күле басуын яшь урманнан арчып, сөреп-чәчеп, уңыш җыеп алудан да үзләре генә куандылар алар. «Өстәгеләр» өчен бар ни дә юк ни ул басу! Ләкин «Вилдан» хуҗалыгы өчен бу зур җиңү иде. Ирләр ватылып кына торган техниканы көйли-көйли, игеннәрне җыеп бетүгә, хатын-кызлар мәчеттә берничә өмә ясап, нәрсә кирәк, өйләреннән алып килеп, ураза ае башлануга әзерләнделәр. Бөтен авылны шаккатырып, Сәгыйдә башлап йөрде. – Дин тоту тәртипкә бастыра ул, эчкечелектән котылырга булыша. Халыкны күбрәк ияләштерергә мәчеткә, дини йолаларны үтәргә өндәргә кирәк. Мәчет буш торырга тиеш түгел, – дип, Ринат та зур өметләрен баглады алдагы көннәргә. – Ураза аеның беренче көнендә авыз ачарга мәчеткә җыярга кирәк халыкны. Чакырып игълан язып куябыз да. Азык-төлек булса бераз, ашарга әзерләрбез, – диде Ирина. – Әйе шул, аннары көн саен кич, тәрәвих намазына мәчеткә чакырырбыз. Аралашу, очрашып сөйләшү дә бик кирәк кешегә. Үз эченә йомылмаска, юньлегә ияреп алга атларга... Мин өлкән апаларны җыеп, бу турыда сөйләшә торам әле, – Тәгълимә, һәрвакыттагыча, тик торуны яратмый, ни дә булса оештыруны хуп күрде.