Йөз елга якын мәчеткә йөрмәгән халык. Авылда кешенең гомерендәге өч туенда: тугач, өйлә...
Йөз елга якын мәчеткә йөрмәгән халык. Авылда кешенең гомерендәге өч туенда: тугач, өйләнгәндә, үлгәч башкарылырга тиешле дини йолалар качып-посып булса да үтәлеп килде. «Аллаһы» сүзен халык күңеленнән югалтмады, эш башлаганда «бисмилласын» әйтте. Әмма бу турыда артык кычкырып сөйләшү булмады. Халык белән Мәүлид, Ураза, Корбан бәйрәмнәре үткәрү турында сүз дә юк инде, алар турында белми, ишетми үсте яшь буыннар. Тәгълимә яшендәгеләр дә йолаларны энәсеннән җебенә кадәр белми. Шулай да дөньялар үзгәргәч бастырылган дини китаплардан укып, кызыксынып, оештырган авыллардан кызышып яшиләр. Шуңа да, дәшкәнне көтеп кенә торган кебек, Тәгълимә бер әйтүдә җыелдылар, бәйрәмне ничек уздыру турында бергәләшеп сөйләштеләр, кагыйдәләрне өйрәнделәр. Бәйрәмгә халык күп килде. Катнашучыларга караганда читтән күзәтүчеләр күп иде, әлбәттә. Алдан корылган мул табын тирәли тезелешеп утырдылар, урын җитмәгәне басты. Ринат озын өстәлнең башына утырып ураза ае, аның кагыйдәләре, ифтар ашларын ничек үткәрү, уразаның тәнгә сихәте, савабы турында вәгазь укый башлагач, башына – чалмасын, өстенә махсус киемен киеп тә халык игътибарын үзенә җәлеп итә алмаган Дамир торып чыгып китте. Авылда мулла булу өчен халыкны тыңлата белергә, әйдәүче булып танылырга да кирәклеген аңладымы, әллә үпкәләдеме, кызыксынучы булмады. Урыннарына утырдылар да дәвам иттеләр. Вилдан Ярулла улы рухына догалар багышлады Ринат. Аннары өлкән апалар мөнәҗәтләр әйттеләр: кыяр-кыймас кына, йомшак кына итеп көйли башлаганнар иде, бераздан үз тавышларының көчләренә үзләре ышанып, матур итеп җырлап бетерделәр. Мөнәҗәт әйткәндә апаларның үзләренең генә түгел, аларны тыңлаган авылдашларының да йөзләре яктырып китте. Таң белән ураза тотарга ният кылып сәхәр ашаган, аннан соң көне буена бер тәгам ризык та капмаган берничә кеше – Ринат, Ирина, Сәгыйдә, Ләйсән, Булат – кайсы йөзем, кайсы су кабып авыз ачтылар. Аннары ирләр аерым бүлмәгә кереп, ашхам намазы укыдылар. Барлык халыкны, ураза тотканын да, тотмаганын да җыеп ашатканнан соң, бүлмәгә кереп, ирләр – алга, чаршау артына хатын-кызлар басып, тәрәвих намазы укыдылар. Ир-егетләр – түбәтәйдә, хатын-кызлар башларына яулык бәйләгән, ачык урыннарын каплап киенгән. Азактан Ринат килгән кешеләргә, табын әзерләүдә булышкан хатын-кызларга рәхмәт белдерде, тагын да бер тапкыр дини йолаларны үтәргә өндәде. – Мәчеткә көн саен ахшамнан соң тәрәвих намазы укырга килегез. Бергәләп җомга намазларына басыйк, авылдашлар! Барыбыз да исән-имин булып, ай буена ураза тотып, тыеласы гамәлләрдән тыелып, ризыкның кадерен белеп Ураза бәйрәменә җыелырга язсын! – диде Ринат. Илүзә дога укый белми, читтән генә күзәтеп торды авылдашларын. Табынга да якын бармады. Килүе дә мәчетне эшләтү өчен дәртләнеп йөргән Иринаның сүзен ега алмаудан иде. – Ничек инде килмисең, ди? Бөтен авыл мәчеттә булганда, бер син генә читтә калмассың бит инде! Син бит шушы авыл кызы, Илүзә! Миңа анда табын әзерләргә булышырга кирәк, син балаларны алып бар. Бәләкәйдән тыңлап үссеннәр, тәртипле булырлар! Уян әле, Илүзә! Әллә ничек, башка бер үлчәмдә кебексең. Ау-у-у! Без – җирдә! Безнең белән яшә! Шулкадәр күтәренке Иринаның күңеле, аягы җиргә тими. Кайсы арада торган, өйне җыйган, Бикмурзинны ашаткан, уколларын кадаган, бәлешләрен, пирогларын пешергән! Балалар кып итеп каралган. Мәчеткә барырга әзерләп, Айнурга кечкенә түбәтәй кидергән, кызына яулык бәйләгән. Айнурны якын күреп, үз баласыдай карый Ирина. Көнозын икесе белән мәш килә. Ринатның балалары да еш килә, исе китә Илүзәнең. Көнләшеп тә куя. «Их, көне буена заводта гомер уздырмый, улым янында гына торасы иде! Рәхәт кенә!» Аерым булганда назлый алмаганын әле чыгара: янында мыш-мыш килеп йоклаган сабыен төннәр буена сөеп, үбеп таңнар аттыра. Гел генә болай кешедән качырып тотып булмый баланы, аңлый Илүзә. Бу адымны эшләргә кирәк, белә ул. Әлегә кадәр суза килде, нидер көтте, кеше күзләреннән, сүзләреннән үзен дә, баласын да араларга тырышты. Иринаны Айнур турында беркемгә бернәрсә сөйләмәскә ант иттерде.