агарган күлмәкләр бер дә онытылмый. Бу сабыйларга ничекләр ярдәм итәргә соң?!»
агарган күлмәкләр бер дә онытылмый. Бу сабыйларга ничекләр ярдәм итәргә соң?!» – Үскәнем! – дип эндәште ул, Ләйсәннең күчтәнәчләрен авыз итүдән баш тартып, бер читкә китабын тотып барып утырган Гөлшатка. – Без бу атнада мәчеттә өмә ясарга сөйләштек. Минем балаларны карашырга килә аласыңмы апайларың белән? Бергәләп уйнасагыз, күңелле булыр иде. – Барырбыз. Әтием җибәрсә, – диде Гөлшат, сагаеп кына. «Камыр ашлары пешерергә өйрәтермен. Керләрне ак итеп юарга... Чәчләрен карарга... И балакайлар!» Ятимлек үзенең дә үзәгенә үткән иде шул Иринаның. (Дәвамы бар.)