– Кичерә алмыйм мин аны. Ярар, әтине яратмады, ди, укытучы булганда вакыты җитмәде, ди....
– Кичерә алмыйм мин аны. Ярар, әтине яратмады, ди, укытучы булганда вакыты җитмәде, ди... Әле дә миңа ярдәм итәргә соң түгел бит, Илүзә! Урып-җыю вакытында Ринат абый, Булат абый, мин – өчебез басудан кайтып керә алмыйбыз. Ашарга пешереп китерсә дә шунда! Ринат абыйның балаларын карашса да... Картаеп беткән Фәтхи абый белән Тәгълимә апа йөри миңа булышып. Бөтенләй чит кешеләр миңа ышана, мине ярата... Үз баласыннан үзе ваз кичкән кеше ул – минем мамаша... Гафу итәлмим. Кайтып күземә күренмәсен, ятсын шул әрмәнендә! Эдик Илүзәнең кичерешләрен күрмәде дә. Тәрәзәне ачып, тәмәкесен кабызды. «Ярый күрми, ярый аңламый, үз ярасы яңа. Аңламаячак ул мине. Мин бит аны үз баласын тәрбияләмәгән әтисе, әнисе кебек иттем. Улын карау хокукыннан мәхрүм ясадым. Вакытында әйтмәдем. Хәзер соң... Улың Айнур балалар йортында, дисәм, бугазыма ябышмаса да, нәфрәтеннән ут булып кабыначак. Юк, әйтмим. Ничек тә башка юл белән Айнурымны алып кайтам...» – Эдик! – дип эндәште ул, дулкынлануын җиңеп. – Мин бит нәкъ шуңа килгән идем синең янга. – Нәрсәгә? – Булышыйм дип. – Ничек? – Ышанычлы бухгалтерияң юк бит. Беләм, Гайнуллин кешеләре дип уйлыйсың әлегә кадәр эшләгәннәрне, бергә бүлешкән, тараткан. – Чынлап шулай уйлата шул. Үземнең бухгалтериягә баш җитми, укымадым бит. – Әйдә бергәләп өйрәнәбез. – Ә завод? – Мин анда «кара зарплата»га гына эшлим бит. Син, бәлки, законлы итеп эшкә алырсың... – Техникумга справка кирәкме? – Техникумны тәмамладым мин. Читтән торып укырга институтка керергә иде. – Син әллә ниндисең, Илүзә, – Эдик, ниһаять үзенең зарларын онытып, сөйгәненең йөзенә текәлде. – Син еладыңмы? Илүзә эндәшә алмады. Карашын яшерде. Бераздан, сүзне икенчегә борып: – Эшкә аласыңмы мине, Эдик? Шуны гына әйт тә... – Алам, Илүзә. – Әйдә, саннарыңны, күрсәткечләрне карыйк, исәплик әле бергәләп. – Әйдә... «Тагын шул киртәне бастырып куйдың арага, Илүзә. Нәрсәдер сөйлисең килә, сөйләмисең шул», – дип уйлады Эдик. Әнисе турында әрнүләре өстенә тагын берәү өстәлде кебек. «Эшкә керәм, дип үзе килмәс иде, нәрсәдер булган инде». – Мин сиңа бөтен серемне сөйлим. Син нигә ачылмыйсың соң, Илүзә? Сөйләсәң, җиңел була бит, – Эдик, үртәлеп, ялынып, якын кешесенең күзләренә карады. –Син иң кадерле кеше минем өчен. Сиңа кыен. Ә мин ничек ярдәм итәргә белмим. – Эшкә алам, дидең бит. Бер-беребезгә булышу инде ул. Барысы да әйбәт... була, Эдик, аз гына түзәргә кирәк. Аннары уңайсызланып: – Эдик, миңа акча кирәк иде. Биреп тора алмассың микән бурычка. Эш хакымны тота барырсың, – диде. Эдик аның күзләренә текәлеп озак карап торды. «Мин чынлап та булышырга телисең дип куанган идем. Әнә ничек икән... Акча кирәк булганга гына...» – ди иде аның карашы. – Ал. Күпме кирәк, ал кассадан, – Эдик Илүзәнең башкача берни аңлатырга теләмәвен күреп, кайтырга кузгалды. – Эшең беткәч, үзең бикләп чыгарсың. Минем ачкыч бар. Илүзә, суынып беткән чәен эчеп куйды, юеш керфекләрен сөртте дә саннар дөньясына чумды. Иртәгәсен хуҗалык кассасында булган соңгы акчаны Илүзә комендантка илтеп бирде. – Сез өйрәттегез миңа бу ялгыш юлны. Дүрт елга якын түләдем. Көттем. Баламны хәзер үк аласым килә. Сез андыйга үткерсез, табыгыз кешесен, түләгез, зинһар, ябыгыз ул яңа директорның авызын! Үтенеп сорыйм. Айнурны алып кайтырга булышсагыз, башкача тупсагызга килеп, комачаулап йөрмәм, – диде. Комендант хуҗалык бухгалтеры алдагы бер ел буе эшләп аласы акчаны сүзсез генә кесәсенә салды. (Дәвамы бар.)