нигә генә тыңладым комендантны?!» Илүзә башка
нигә генә тыңладым комендантны?!» Илүзә башка бернәрсә турында да уйлый алмады. «Азаккы күргәндә кулларын сузып килде кочагыма. Тәпиләп килде. Шунда ук кире аласым калган. Их, белсәм, теге директорның китәчәген! Улы-ым! Айну-ур!» Күз яшьләрен тыярлык, үзен-үзе кулга алырлык хәлдә түгел иде Илүзә. Хатын Айнур турында Эдикка сөйләргә дигән ныклы карарга килеп кайтты Тургайга. Бер дә кергәне юк иде, идарәгә барып, хуҗалык җитәкчесе бүлмәсенең ишеген шакыды. Эдик ялгызы иде. Илүзәне күргәч, башы күккә тигәндәй куанды. Үзен күрде, йөзенә чыккан кичерешләрен күрмәде. Үзенең хәле хәл иде: дулкынланган, күңелендәге давылга түзә алмый. – Кайдан сиздең? Син янымда булсаң иде дип уйлап кына куйдым. Инде бу хәлләрне Фәтхи абыйга сөйләргә дә оят. Сөйләми дә түзәрлегем юк. Утыр әле, – өшегән кулларыннан тотып, җилтерәтеп китереп, Вилдан заманыннан калган иске диванга утыртты. – Туңгансың. Җәяү килдеңме, җилме тышта? Чәй ясыйммы? – Яса. Син дә бераз тынычланырсың, мин дә... Идарә өстәле артына күчеп утырдылар. Илүзә, курышып, ике кулы белән дә эссе чәшкегә ябышты. Эдик кайнар чәйне, пешә-пешә ашыгып, берничә кабым капты да кызып сөйләп китте: – Оят, Илүзә! Синнән дә оят, халыктан да. Әни дип әйтергә телем дә әйләнми. Мин бит аны шул Гайнуллинына кияүгә китте дип йөрим. Дөресен әйтим: ул Дамир белән чуалган чакларында гарьләнгәннәрем дә җитәрлек. Инде берсе мулла, икенчесе остабикә булып яшәп киткәннәрдер дисәм, мәчет ачкан көнне үк юкка чыккан ди бит ул. Өйгә дә кайтмады, Дамир да ялгызы ди. Үзләре күзгә чалынмагач, мин алар турында уйлаган да юк. Авылның читендә бит Гайнуллинның яңа өе, анда кергән кеше дә юк, – Эдик, бүлмә буйлап йөренеп, кулын селти-селти, уйларын чәчте. – Шуннан? Кайда инде Филария Ринатовна? – дип сорады тәмам аптыраган Илүзә. – Артур укуын ташлаган, ди. Ташлаганмы, куганнармы институттан, белмим инде. Гөлүсә апа Артурның янына барган шәһәргә. Шунда базарда күрдем, безнең Филария мәчет төзегән әрмәннәрнең начальнигы белән култыклашып китеп бара иде, дип сөйләгән кибеттә. Персидәтел баш булалмады, Гайнуллинга да түзеп торалмады, ну әрмәнгә эләкте, тотар әле кулында, тәүбәгә китерер, әрмән халкының законы үзе белән аның дип, Сәгыйдә бөтен авылга чәчкән инде... – Үзенең баласын тикшереп кенә торсачы, кешедә нинди эше бардыр. Ну шул Гөлүсәләрнең, Сәгыйдәләрнең авызыннан чыкканны, бизсә дә, тыңлый халык. Булмас, Эдик, ышанма шуларга, – дип тынычландырырга тырышты Илүзә. – Гайнуллинның өендә юк бит, бардым, сорадым. Булыр шул, булдырыр минем мамаша, син белмисең. Гайнуллин белән икесен күреп тә күпме оялып йөрдем мәктәптә укыганда. Әти өчен әрни идем, ул аңламый... Дамир белән икесенең... Уф-ф-ф... үз күзем белән күреп, ничә еллар әтигә белгертмәдем. Беләсеңме, Илүзә, мин бит әнигә әтине үзенә өйләндерер өчен генә кирәк булганмын... – Сөйләмә булмаганны! Алар яшь булган. Яратканнардыр бер-берсен. – Аннан яратмый башлаганнармы? Әтидән бизсә дә, мине яратыр иде. Мамаша беркайчан да миңа чын игътибар бирмәде, мин сизә идем. Балам дип кылану гына... – Эдик үзе генә белгән уйларына бирелеп алды да кинәт: – Менә син, менә син бөтенләй башкача яратыр идең улыңны! Мин беләм, Илүзә, ихлас итеп, назлап, кочагыңа алып, итәгеңдә сөеп, киңәшләреңне әйтеп, аңа ышанып, ярдәм итеп. Аның күңелен күреп, аңлап. – Эдик Илүзәнең йөзендә чагылган әрнүне күрмәде, стенадагы ерак бер ноктага карап, хыялыйлануын дәвам итте. – Мин дә әти кебек булмас идем. Агач автомат ясап бирер идем улыма, машинама утыртып кырга алып чыгар идем. Урманнан, басудан куян күчтәнәче алып кайтыр идем. Аның белән бергәләп утырып, күкәйләрне әрчеп, тоз сибеп ашар идек... Бәләкәй чакта Фәтхи абый алып кайта иде миңа... Тәмле итеп улым белән бергәләп ашар идек. Сине дә чакырыр идек әле... Хыялларына бирелгән ирнең йөзе тагын караңгыланып китте, башы түбән иелде.