Тагын үзен тыяр өчен. Иринаның килүен, Бикмурзинны ашату, киендерү, тәрбияләү, аның бел...
Тагын үзен тыяр өчен. Иринаның килүен, Бикмурзинны ашату, киендерү, тәрбияләү, аның белән сәгатьләр буена кайдадыр йөрү, сөйләшүләрне кызның өстенә ташлап җиңел сулавын күз алдына китереп хыялланды, үзе генә елмаеп йөрер булды. «Ирина мине җәлли. Ул мине аңлый. Белә бит нинди икәнемне. Ул мине саклый, аламалык эшләтми. Үзе әйтмешли, колеядан чыгармый, юлдан яздырмый. Килсен генә...» Линар Ирина янына баргач әйтер сүзләрен алдан әзерләде, авыз эченнән генә кабатлап та карады. «Ирина! Минем акчам күп. Өем дә бар. Кил, рәхәтләнеп яшә! Балаңны үстер!» – диячәк. Ике дә уйламый килеп җитәр! Аңа да җиңел түгелдер, бер терәлер кешесе юк. Иринаның бик авыр мәле иде: эшсез, акчасыз. Кызын ач үстермәс өчен, балалар йортына бирер чиккә җитте бервакыт. Ярый әле Ходай Тәгалә кодрәтенә, ярдәменә ышануы тукталып калырга ярдәм итте. Аллаһыга ялварып, баласының язмышын курчалавын сорады хатын. Менә бит язмышы нинди мөмкинлек бүләк итә. Ул Линарның әзерләгән сүзләрен тыңлап та тормады. Шатланды, хәтта елап җибәрде. Кечкенә кызын киендерде дә ияреп килде. Бикмурзинны шаккатырып өйгә хуҗабикә булып атлап керде, бөтен тормышны үз кулына алды... Юды, җыештырды, пешерде, ашатты. Линарны да тик тотмады: йомышка йөгертте. Баштарак көтелмәгән кунакка шикләнеп караган Бикмурзин да Линарның йомшаруын, елмаюын күреп тынычланды. Бер җаен алып, сабыр гына яшәп киттеләр. Линар берни сорамады, Ирина сөйләмәде. Линарның Иринада өмете дә, аның белән язмышын бәйләргә исәбе дә юк. Балалар йортында чакта ук кире кагып кырт кискәч, кызның сүзләрен закон итеп кабул иткән егет Иринага яңадан сөйкәлеп карауны башына да кертеп чыгармады. Аңа бүген рәхәт: туйганчы ашый, йоклый, компьютерда уйный, тарткалаучы юк, – шул җитә. Дуамал холкы котырына башласа яки мескенлеге калкып йончытса, урынына утыртырга янында якын кешесе бар. Тагын нәрсә кирәк? Ә Ирина көтте. «Бергә яшик» дигән сүзен көтте. Никахлы, матур гаилә кору хыялы һәрвакыт күңелендә яши аның. Акчасы, яшәр урыны булгач, Линар кемнән ким? Аның ир булып янында яшәве мөһим, калган бар эшне дә йөгереп башкара торган уңган хатын бит ул! Түземлеге беткәч, хәлне кабыргасы белән куйды: – Безгә никах укытырга кирәк. Күпме болай яшәп була? Ялгызы өстәл артында ашап утырган Бикмурзин чәчәде. – Нинди никах? Кем белән? – дип сорады ул тотлыга-тотлыга. – Линар белән инде! – дип җавап бирүенә компьютерда «атышып» утырган егет: – Ә?! Юк! Минем белән түгел! Син бит минем белән тормыш корып булмый дидең! Балалар үстерәсең килә бит синең! Әнә бит кызың... Үсеп тә килә инде! – дип, күзләрен акайтып, дулкынланып, арты белән ишеккә табан атлады. – Бергәләп үстерербез! Без бер-беребезгә кирәк бит! Укырбыз! Эшләргә өйрәнербез! Әтиең ярдәм итәргә тора. Кешечә, гаиләле булып яшик, Линар! – Нинди гаилә?! Мин гаилә кора белмим! Миннән нинди әти чыксын, ди! Башың эшләмиме әллә? Мин... мин куркам! Юк, булмый миннән! – Линар! Куркам, имеш дип, гомер буе шулай качып йөрерсеңмени? Үзеңнән үзең өркеп! Линар! Линар Иринаның соңгы сүзләрен ишетмәде. Чыгып киткән иде инде. – Линар! Улым, тукта! Ирина, бар артыннан! Кире бор! Нишләп утырасың?! – Бикмурзин өстәл сугып кычкырды. Ирина кызын янына утыртты да кулына бәйләмен тотты. – Кайта ул. Кайтмый, кая барсын! – диде тыныч кына. – Ну, кайтмаса! Кара аны, кызый! Минем аңардан башка беркемем дә юк дөньяда. Коляскада утырган Бикмурзинның да сабыр итми чарасы калмады. Тын калып, һәркайсы үзләренең тирән уйларына баттылар. – Бу балаң кемнән соң? Әтисе юкмыни? – дип сорады Бикмурзин бераздан кырыс кына. – Бар ла ул. Аның кебекләргә минем кебекләр кирәкми. Яхшы гаиләгә керәсем килгән иде дә соң. Яшәве җиңелрәк булыр дигән идем. Кая инде ул безнең ишегә?! Әтисе дә, әнисе дә начальник. Йөргән чакта игътибар да итмәделәр. Өйләнешергә уйлаганны, балага узуымны белеп алгач якын да китермәделәр. Кулларыннан килсә, чебен урынына сытарлар иде. Эшкә дә урнашалмый интектем, артымнан эзәрлекләп, юлымны ябып кына тордылар. Зур әниемнең өендә бер әйбер калмады, сатып бетердем. Баланы ашатырга, киендерергә кирәк бит.