Куян күчтәнәче (роман)
Куян күчтәнәче (роман) Гөл МИРҺАДИ 45. Чишмә җыры Илүзәне бала янына кертмәделәр. Әлегә кадәр ай саен барып, өйрәнелгәнчә, эшләп алган акчасының күп өлешен директорга «бүләккә» бирә иде дә, сабыен кочагына алып, барлыгына булса да сөенеп, беразга тынычланып кайта иде. Бу юлы директор алышынган. Комендант башта телефонын алмады, янына баргач: «Инде җитте, аппагым, миңа синең нигә кирәгең бар! Сине яклап яшәргә гомерлеккә үземә бурыч алмадым! Үзең юл яр, тормышыңны җайла. Иң дөресе: оныт балаңны, чибәр чагыңда кияүгә чыгып кал!» – дип, кул гына селтәде. Балалар йортында эшләүчеләр аны баштан ук күрә алмады. Бу юлы сөйләшәселәре дә килми. Директор белән бөтенләй аңлаша алмадылар. Кырыс иде холкы. – Беренчедән, бу баланы дүрт яшенә кадәр балалар йортында тоту да законсыз. Моның өчен элекке директор тулысы белән җавап бирәчәк әле! Мин бу хәлне болай гына калдырмыйм! Сау-сәламәт бала, уллыкка алынырга тиеш әллә кайчан! Икенчедән, бер тапкыр сабыен ташлаган хатын, кабаттан баласыннан ваз кичмәс дигән ышаныч бармы соң? Мин Сезгә ышанмыйм. Беренче чиратта мин бала язмышы турында уйларга бурычлымын. Карамас булгач, нигә таптыгыз аны? – диде усал итеп. Йөрәге туктагандай булды Илүзәнең. Башы түбән иелде. Күзләре яшьләнде. – Ялгыш, планлаштырылмаган килеш таптым, әмма мин Айнурымны яратам! – дип җавап бирде, яшьләренә төелеп. – Нигә ташладың? – Яшәргә урыным юк иде, акчам юк иде. – Үзең ачтан үлмәгәнсең бит! Урамда яшәгәнгә дә охшамагансың! Хәерчеләр болай яхшы киенми! – Тулай торактан куабыз диделәр. Минем укыйсым бар иде. – Кусалар соң, туган өеңә кайт иде, соңрак укыр идең! – Өйгә, авылга кайтырга оят иде... Гарьлек... – Илүзә директорның туры карашын күтәрә алмый йөзен куллары белән яшерде. – Бала хакына оялуга да, гарьлеккә дә, түбәнсенүгә дә, җәберләүгә дә, хыялларың җимерелүгә дә түзәргә иде! Бала бит ул! Синнән яралган! Синең каравыңа мохтаҗ! Оятың юк синең! Күземнән югал! Син Айнурга лаек түгел! – Мин техникумны тәмамладым, эшлим, авылда яшим, баламны карый алам. Бирегез, зинһар, Айнурымны, кирегә бирегез, – дип ялварып еласа да, директор аны аңларга теләмәде. – Эш хакы алуың турында справка алып килдеңме? Йортың барлыгы турында документларың кайда? – Эш хакын кулга гына бирәләр бит, справка бирмиләр. Авылда, кеше өстендә яшим. – Менә бит! Җир белән күк арасында! Баланы алып, «мамочка» уенын бераз уйнап арыгач, тагын кире китерергәме? Бала күпме стресс кичерә шунда! Бер тапкыр баш тарткансың бит инде, чит кешеләр кулына, дәүләт карамагына ташлагансың! Тагын психикасы яралануын телисеңме? Синең кебек күке-әниләр аркасында балалар йортлары үксезләр белән тулы! Ил буйлап үксезләр йортлары үрчеде! Баланы гаиләгә алучылар бар. Лаеклы кешеләр. Яңа гаиләдә балага яхшырак булачак! – Юу-у-ук! – дип өзгәләнеп кычкырып җибәрде Илүзә. – Зинһар, чит кешегә бирмәгез! Мин Айнурымны яратам бит! Юу-у-ук! Тынычлана алмаган яшь хатынны сакчылар йортка чыгардылар. Ләкин Илүзә кайтып китә алмады. Балалар йортының капкасыннан кергән ирле-хатынлы парларның юлына чыгып, инәлеп: – Алмагыз минем Айнурымны! Зинһар, алмагыз! Мин аны ташламадым! Аякка басканчы дип кенә калдырып кына торган идем. Алмагыз! – дип елады. Куып җибәреп тордылар, Илүзә кире килеп баса торды. Шат йөз, өмет белән балалар йортына килеп кергән гаиләләр тукталып калды, шикләнде, борчылды. Нәкъ Айнурны алырга килмәгәннәренең дә сантыйланыр чиккә җиткән ананы күреп, күңелләре кырылды. Түземлек чигеннән чыккан директор полиция хезмәткәрләрен чакыртуы турында белдергәч кенә, аңына килде Илүзә. «Инде полициягә дә эләксәм, бөтенләй беркайчан да бирмәсләр баламны», – дип уйлап, хәлдән тайган хатын, киртәләргә тотына-тотына балалар йортыннан читкә китте. «Кайтам да Эдикка сөйлим. Аңламаса аңламас, Айнурны кайтарырга гына булышсын. Шул хуҗалыгына эшкә урнашыргамы? Тәгълимә апага сөйләп караргамы? Директорның сүзләрендә дөреслек бар шул. Горурлыгымны җиңеп кайтырга иде бала белән авылга. Филариянең сүзләренә дә, өйдәгеләрнең тавыш-гаугасына да түзәргә иде. Балам янымда булыр иде! Их, юләрмен,