Шул китүеннән озакка юкка чыкты Илгизәр. Рәшит Шамилевич та сайлаучы электоратының торм...
Шул китүеннән озакка юкка чыкты Илгизәр. Рәшит Шамилевич та сайлаучы электоратының тормышы, завод язмышы белән кызыксынмады. Депутат канаты астына алынган яшь кадр – Илүзә Зөбәерова заводны эшләтеп җибәрү проблемалары алдында ялгызы торып калды. Аракыны җитештерсә, сатар урын табылыр иде. Лицензиясе, рөхсәте, документлар, чимал... Илүзә үзен кара урманда калган сабый бала кебек хис итте. Кайсы якка борылса да – юлсыз. Ялгыз. *** – Их, колхозны әтидән алып калган булсам! Гайнуллинга бирәсе түгел иде! Нәрсәгә тотыныйм дисәм, шул юк. Ничек эшләргә соң ул? – Өзгәләнмә әле шулкадәр, ул вакытта сиңа кем колхозны тоттырсын ди! Колхоз зур гына иде, син – бала гына. Хәзер ни: «юк»ны кемгә биреп котылсалар да барыбер. Чәчү вакытында ел да үлмәслек булса да ярдәм була иде бит хөкүмәттән. Субсидия бирмәсләр микәнни быел? – Бирсәләр дә соңыннан гына бит ул. Чәчү өчен башта кредит алырга кирәк. Аның былтыргысын түләргә дә хутым юк. Эш хакы биреп булмый, алдагы атнага электрны да өзәбез дип киттеләр. Налоглар да шул килеш тора. Быелгы язда да басулар ташлана дигән сүз бу! Нишләргә соң? Көндәлек эштән, идарәдән кайткан саен Фәтхиләрнең өенә сугыла Эдик. Башкача киңәшләшер кешесе дә юк. Кайчакта Тәгълимә апасын Ринатның балаларын карарга «озата» Фәтхи абый. Ринат килгәч, өчәүләп чутлыйлар. Ничә дәфтәрне саннар тезеп чуарлап ташладылар инде! Кичтән бер ачыклык тапкан кебек булалар, иртәнгә тагын бер проблема килеп баса. – Үзем гаепле! Шул вакытка кире кайтып булса, әтидән бер адым да калмый ияреп йөрер идем! Тиргәп төшергән саен машинасына менеп утырырга иде! Бала-чага булып үпкәләп йөре инде! – Тукта әле, улым, битәрләмә үзеңне шулкадәр. Әтиең эшләгәндә үк нигезе какшаган иде инде. Дәвере шундый аңлашылмый торган булды бит. – Кредитны барыбер алмый булмый. Өстән дә алырга кушалар. Соңыннан каплатырга җитәме-җитмиме әле ул субсидиясе. Районга бүленгәннең саны күп кебек тә бит, хуҗалыкларга төрлечә тия шул. – Сөрергә күп бит әле быел. Трактор ватык. – Ул да берәү генә бит, Фәтхи абый. Яңаны алсак, Ринат абыйны утыртсакмы дигән идем. Уборкада да нык эшләде. Аның белән уйлаган эшләрне җиңеп чыгар идем кебек. – Үзен аямый инде ул. Җенен өзеп эшли. Рәфинәсе өчен әрнүен шулай чыгара. – Кредит өстенә кредит. Лизингка бирмәсләр шул. – Эдик! Әллә Бикмурзинга барып карыйбызмы соң? Ни дисәң дә, үзебезнең авылныкы бит. Ата-анасы безнең зиратта күмелгән. Ярдәм итмәс микән? – дип, ирләр сүзенә кушылды Тәгълимә. – Шулай шул! Әйдә әле, барып карыйк. Башка авылларга бай якташлары ярдәм итүе турында ишеткәнем бар. Барып карыйк. Бирмәсә бирмәс, авызга сукмас! Барабыз! Әйдәгез! – дип киенә үк башлады Фәтхи. Пальтосына үрелгән хатынына: – Син Кала күленә хәтле йөрмә инде. Балаларына күз-колак булсаң, Ринатны алып китик. Тургайлыларга Вилдан төзегән өйнең түренә узарга, утырырга тәкъдим итүче булмады. Ишек төбендә басып үтенечләрен сөйләү уңайсыз булса да, авылның хәлен аңлатырга тырышты карт колхозчы. – Яшьләргә булышырга кирәк иде, Радик балакаем! Авыл сүнә бит! Карап торып бетерәбез! Трактор алырга булышсаң иде! – дип, озын гына сүзен тәмамлады Фәтхи. – Мин бит акча сукмыйм. Байлык күктән яумый. Яуса да, бушка таратып утырмас идем. Хәлемне күреп торасыз. Эшләремне дә улым Линарга тапшырдым дисәм дә була. Әллә кайчан беткән колхозны кайгыртып утыралмыйм, үзем турында, менә семьям турында уйларга кирәк, – дип, кулларын җәйде инвалид коляскасында утырган ир. Компьютерда кәрт уйнаган Линар кунаклар ягына бер әйләнеп битараф караш ташлады да, сөйләгәннәре белән кызыксынмыйча, экранга «кереп» китте. – Шулай икән шул. Хәлең мөшкел икән, – диде Ринат. – Фәтхи абый, сезгә дә ул басулар нигә кирәк инде, пенсиягезне ашап тыныч кына ятыгыз өегездә! – Әйе шул, нәрсә дип соранып йөрибездер. Шулкадәр гөрләшеп яшәгән гаиләнең авыл тормышында нинди кайгысы булсын инде? Фәтхи саубуллашып та тормады, борылып чыгып китте. Калганнар сүзсез генә аның артыннан атладылар. Озатучы булмады.