Куян күчтәнәче (роман)
Куян күчтәнәче (роман) Гөл МИРҺАДИ 44. Сайлаулар бер каршылыксыз, тыныч үтте. Тургай халкы бердәм булып мәчет төзетүче, йомарт иганәче, өлгеле гаилә башлыгы Рәшит Шамилевичка тавыш бирде. Түрә Мәскәүдә депутат кәнәфиенә утырды. Бераз вакыт узгач завод төзү өчен ачылган махсус исәпкә зур суммада акча, Илүзәгә исә җиһазлар алырга боерык килеп төште. Спиртлы эчемлекләр җитештерү корылмаларын заводта кабул иткән көнне кайтты Тургайга Илгизәр. Ялгызы йөгереп арыган Илүзәнең күзләренә чыккан сагаюны күреп, Илгизәр: – Курыкма миннән. Беркөнге хәл өчен гафу ит. Өстемә биек таудан кар өеме төшкәндәй бер халәттә идем. Нишләгәнемне дә аңламаганмындыр. Кинәт кенә, аз гына вакыт эчендә бөтен дөньям сүтеп корылды. Анысы сиңа кызык түгел инде. – Әйдә, булыш әле, соңыннан сөйләшербез, – дип, коры гына җавап бирде дә корылмаларны бушатучы эшчеләр янына ашыкты Илүзә. Берничә көнгә тоткарланып, җиһазларны урнаштырырга ярдәм итте Илгизәр. Бергәләп эшләделәр, туктап-туктап сөйләми түзә алмаслык серләрен бушатты егет. Илүзәнең фикере белән кызыксынмады, үзенең чуалган уйлар йомгагын сүтәргә тырышты. Арып-талып, Бикмурзиннарга барып йокладылар. Анда Линарга да, Радик Гаяновичка да сүз катмый, үз бүлмәсенә кереп бикләнде Илгизәр. Илүзә Линарның байлыктан шашканы, ирсегәне турында сөйләп кыешкан иде, тыңлап та тормады, сүзне икенчегә борды. – Син аларга кысылма да, якын да барма, Илүзә. Бай булып кына, бәхетле сизсәң икән ул үзеңне! Ни теләсәм, шуны, хәтта теләмәгәнемне дә, сатып алалар иде. Ләкин бәхетле булмаганмын икән. Әле аңладым. Син дә акчалы тормышка кызыгып, ялгышасың. Минем бу сүзләрне тормышның авырлыгын күрмәгәннән генә сөйләнә дип уйлама. – Минем урында булсаң, син дә баю турында хыялланыр идең, Илгизәр. Акча бөтен ишекләрне дә ачарга булыша. Ә сиңа бәләкәйдән юллар ачык. – Ачык булу беләнмени: кайсы юнәлештә атларга белмәгәч! Үземнең кем икәнемне аңларга иде башта! Кем минем әтием: гомер биреп, балаларыннан баш тарткан Бикмурзинмы? Кирәкми! Мин ул хайванның улы булырга теләмим! Министр улы булу да бәхет түгел иде, Илүзә. Гаилә интерьерын тутыру өчен уңайлы туры килгән бер җиһаз идем мин. Мин башкача аңа әти дип әйтә алмаячакмын. Димәк, мин бүгеннән әтисез. – Линарның тузга язмаган сүзләренә ышанып, үзенең исемен биргән, үстергән әтиеңнән баш тартырга уйлыйсыңмы? Рәшит Шамилевич кебек әти турында хыялланырга гына була! Кадерен бел! Ул бит бик көчле кеше, аңа таянып зур эшләр башларга була! Линар әле генә һаваланса, син күптәннән ирсегәнсең, Илгизәр! Рәшит Шамилевич ярата сине! – Ясалма ярату ул! Син белмисең! Светаны әйт, син аны – минем «әнине» күргәнең бармы? Күчмә кош! Өч көнгә кайтып сайрый да, океан артына оча! Беләсең килсә, бу кайтуында мине дә алып китә язды. «Бергәләп күңел ачарга». Син аңламыйсың инде чит илдә бергәләп күңел ачуның нәрсә икәнен. Ул минем яшьтәш кебек! Аның куенында җылы юк! Ул бер тапкыр да бала тапмаган. Димәк, мин әнисез, ятим үскән малай! Тома ятим! – Шапырынма! Буш сүзләр белән бәрешмә, Илгизәр! Ничек бар, шулай калдыр тормышыңны! Әйдә, бергәләп эшлик Рәшит Шамилевич кушканнарны, аның ышанычын аклыйк! Ул безгә тагын да зуррак объектлар бирер, бәлки! Эшкә өйрәнербез, байлык җыярбыз! Балаларны рәхәттә яшәтербез! – Юк инде, әкият сөйләмә, Илүзә. Менә бөтен объектны сиңа калдырам да китәм. Синең бит югары күтәреләсең килә. Күтәрел! Бай бул! Ләкин бел: биектә ялгызың кыен. Ялгыз кеше, кесәсе акча белән тулы булса да, бәхетле булмый, күңеленә тынгылык тапмый. – Ә син? Ә син кайсы юлдан китәсең, Илгизәр? Мин Рәшит Шамилевичка нәрсә дип әйтермен? – Әле аңарда минем кайгы юк. Ул – депутат! Теләгәненә иреште! Дулкын сыртында чакта минем турыда онытып тора ул. Иң мөһиме: син аңа тиешле акчаларын агызып тор. Сорасам, миңа да бераз булышырсың. Әниемне, чын әниемне дәвалыйсым килә, янында торасым килә. Ул миңа Динар дип эндәшә. Мин үзем булып яшәп карыйм әле, Илүзә...