Әле дә артык сүз куертып тормады. Басуга ашыкты. Тракторын мәктәптә укучы малайга калды...
Әле дә артык сүз куертып тормады. Басуга ашыкты. Тракторын мәктәптә укучы малайга калдырып ашарга дип кенә өенә сугылган иде. Килешүнең икенче өлеше турында күптән оныткан, дөресрәге әнисенең Диләрәгә кагылышлы сүзләрен чынга да алмаган Эдикның кәефен кырды бу сөйләшү. «Кешедән өстен булам дип, шул байлар арасында чуалам дип бөтенләй күзе томаланган бит! Ул Бикмурзинның кызы белән мине – авыл урамында йөреп үскән егетне янәшә куеп буламы соң инде? Мин бит «грубиян»! Бер кочакласам, таралып төшәчәк ул назлы принцесса! Әй, мамулька!» Илүзәнең клубта шәһәр егете белән биегәнен күргәч тагын тынычлыгын югалтты ул. Кичтән башлап аның турында гына уйлый да тора. Аерылган көннәреннән алып күз алдына килеп йөдәткән рәхәт төннең кичерешләре бөтенләйгә кире кайтты: кыз исеннән дә чыкмый, үзе дулкынлана, ярсый, кыза, көнләшә, әллә нәрсәләр уйлап бетерә. Янындагы малай-шалайга да эләкте бүген. Өлкән буын механизаторлар кайсы кая булып беткән. Ярты авыл себергә йөри. Алар акча тәмен сизгән хәзер, кире кайтмаячаклар. Еллар буена юньле эш хакы күрми, аннары бөтенләй акчасызлыктан интегеп, кимсенеп яшәгән ир-ат, ниһаять, үзләрен кеше итеп, гаилә башлыгы дөнья тоткасы итеп сизә башлады. Шуңа аларга да ачуланып булмый. Туган җирне яратам дип, хатын битәрләвен тыңлап, күпме ач утырып була? Аңлаган кебек аларны Эдик. Аңламаса да, барып эшкә дәшәргә булдыралмас иде. Беренчедән, тыңламаслар дип курка. Кайчан гына «ике дөнья, бер морҗа» булып трай тибеп йөргән Эдикка кем җитди карасын? Эшнең бу ягын чамалый егет. Авыл халкы арасында ихтирамлы, олы-олы абзыйларга барып сөйкәлү оят әлегә аңа. Икенчедән, «ыштансыз» калган хуҗалыкның ирләргә түләрлек акчасы юк. Кайчан булыры да күренми. Аның өчен Эдикка бераз укырга, чутларга өйрәнергә кирәк булачак әле… Авыл ирләренең, хәтта хатын-кызларының калган ярты өлеше эчә. Аларын эшкә чакырмый да чараң юк, чакырсаң да башыңа чир аласың. Бүген Эдик үзе кебек клуб тирәсендә йөргән егетләр белән иске техникаларны корып, җир сөреп маташа. Әтисе исән чакта аның белән басуларда йөрмәвенә, дөресрәге әтисе ияртерлек малай булмавына үкенә. Чөнки бик аз белә ул иген үстерү турында. Таяныр кешесе дә юк әлегә… Читтән карап торып ялгышларыннан көләчәкләр, анысын яхшы белә. Бәлки киңәш итүчеләре дә табылыр. «Их, әти! Үзең генә дөнья тоткасы кебек чаптың да чаптың шул. Менә үлдең. Барыңны-югыңны да белмиләр хәзер. Эзең дә юк. Әйтерсең яшәмәгәнсең дә... Яңа хуҗалыкка синең исемеңне бирергә теләвемне белгәч, район үзәгеннән килүчеләр бер-берсенә карашып мыскыл итеп көлделәр. Күрсәң икән... бәлки аңлар идең дөрес яшәмәвеңне... План тутырам дип нервыларыңны, йөрәгеңне бетергәнче, шунда мине тәрбияләгән, укыткан, ичмасам, үзең белгәннәргә өйрәткән булсаң, бүген гөрләтеп синең эшеңне алып барыр идем. Син дә кабереңдә тыныч ятар идең, мин дә исемеңә тап төшермәс идем. Ә болай кыен... Кайсы баштан башларга да белеп булмый... Эшлисе дә килә...» Уйлана-уйлана мотоциклында басуга җилдерде егет. Трактор ватылып туктаган иде. – Гусеница өзелде, Эдик абый. Таралды! Баядан бирле утырам! – дип каршы алды аны «яшь тракторчы». – Утыр матайга, чап авылга, энем. Өеңә кереп йөрмә инде, ашарга алып килдем. Паркка гына кер. Иске трактордан бер башмак белән бер палец сүтеп алып кил. Рәтләргә кирәк тизрәк! – дип ашыктырды малайны Эдик. Тегесе, кулына матай эләккәч, чапты гына. Ә Эдикның үзенең уйлары һаман Илүзәгә әйләнеп кайтты. «Ния кайткан соң ул? Әтисенең аны көтеп тормаганын аңлый бит. Күпме вакыт кайтмаганнан соң... Эшкә урнашырга дип түгел инде. Аның бит ничек тә шәһәрдә эләгеп каласы килә иде. Бу Илгизәр эшкә алдырганмы? Ошатты микән әллә? Юк! Берсенә дә бирмим Илүзәне! Ул минеке генә! Байлык дип алдануы гына эчне пошыра. Байлар рәхәт яши, аларның бер проблемасы да юк дип кызыга инде. Эченә керсәң, әллә нәрсәдер әле! Күреп сөйләшергә иде үзе белән. Тик арадан кара мәче үткән кебек: читләшә ул миннән, ачулы. Нигә соң? Их, кирегә теге төнгә кайтасы иде! Артыннан бер адым да калмый чыгып китәр идем шул шәһәренә! Ул вакытны кире кайтарып булса,