Перейти к содержимому
Максиметер

китәр идем. Курыкмасам. Әле юк, китмим. Үзен кире кайтырлык итәргә кирәк иде!» Эдик күз...

китәр идем. Курыкмасам. Әле юк, китмим. Үзен кире кайтырлык итәргә кирәк иде!» Эдик күзе талганчы авыл ягына карап торды: юк, күренмәде малай. Трактор тора. Сөрелмәгән, чәчелмәгән басуларның иге-чиге юк. Гектар санын да белми, җир үзенчәлекләрен күз алдына да китерми Эдик. Әллә күпме нәрсәгә өйрәнәсе бар. «Әллә күтәрәлмәслек йөк алдым инде башыма? Әти кабердән чыкмас, непутевый малаена булышмас бит... Ния кирәк инде ул завод сиңа, Илүзәү? Менә монда миңа кирәк синең ярдәмең! Минем кебек «икеле капчыгы»на... Америкада укыганнар, акчалылар үзләре дә тырышырлар иде әле. Әллә нинди заводлар төзесәләр дә, халыкка файдасы булмас. Байларның бармак үзләренә кәкре...» Басу читенә утырып күңеленнән генә Илүзәсе белән сөйләште дә сөйләште егет. Җиңелрәк булып калды, ахры, дәрт белән кузгалып авылына, яраткан авылына табан атлады. (Дәвамы бар.)

518 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 558 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.