Перейти к содержимому
Максиметер

аңардан! Монысы минем эш!» – дип пышылдады, аркасыннан җиңелчә генә этеп җибәрде. Әрнүл...

аңардан! Монысы минем эш!» – дип пышылдады, аркасыннан җиңелчә генә этеп җибәрде. Әрнүләрен эченә бикләргә көче җитте Илүзәнең. «Бәлки, язмыш биргән бүләктер бу. Түз!» – диде эчтәнге бер тавыш. Күңелендә гарьләнү хисе кайнаса да, тез буыннары калтыраса да, туры атлап, балкып елмаеп сәхнәгә чыкты. Түрәнең күзләренә туры карап сузылган кулын кысты. Филариядән дә уздырып, тәмле телләнеп рәхмәт әйтте. Аларны төрле яклап видео һәм фотокамералар төшерде. Ялт-йолт килеп торган утлар арасында Илүзә белән Филариянең дә карашы кисеште. Нәфрәтенә чәчәп басып тора иде әле генә камералар алдында май кояшы кебек балкыган укытучы. Ә түрә сайлаучылары алдында «яхшатлануын» дәвам итте: – Улым Илгизәр яңа гына чит илдән укып кайтты. Без Тургайда завод төзүне планлаштырабыз. Ягъни сезгә, авыл халкына, яңа эш урыннары булдырачакбыз! Улларыгыз, ирләрегез моннан соң интегеп себер юлында йөрмәс, туганнар! Завод тиз арада төзелеп сафка кертеләчәк. Мин моны үземнең шәхси контролемә алам. Америка һәм Русия икътисады белгечләренең тандемына – яшьләргә – Илгизәр белән Илүзәгә тапшырабыз бу җаваплы эш участогын! Уңышлар Сезгә! Халык алкышлап кына да калмады, арадан бер әби: «Маладис, балакаем!» – дип кычкырды. Аңа калганнар да кушылды. Канәгать кандидат телевидение хезмәткәрләренә камераларны ашыгыч рәвештә халыкка борырга кушып ишарә ясады. Бикмурзин Кала күле буендагы өендә Илгизәргә дә, Илүзәгә дә яшәргә бүлмәләр бирергә мәҗбүр булды. – Күрмәдең шул подружкаңны! Күрсәң – шаккатар идең! Шәһәр бае эшкә алды үзен! Нинди яхшылыклары өчен тәтеде икән аңа бу бәхет? Байның Америкадан кайткан чәчтеби малае күзен дә алмый Илүзәдән! Икәү Тургайда завод төзиячәкләр, ди. Вәт, беләсең килсә – бел! Бетте, җитте! Сиңа да өйләнергә вакыт! Үзең әйтмешли, бартер: без үзебезнең яктан синең шартларны үтәдек, хәзер синең чират, улыкаем! Бүген Бикмурзиннарга кыз сорап барабыз! Ишетәсеңме, юкмы мине? Эдик, димен! – Мәктәптән пыр тузып кайтып кергән әнисен тавыш-тынсыз гына тыңлаган егет, төшке ашын ашап бетерми этәреп куйды да өстәл яныннан торып ишеккә табан юнәлде. Бусагада яткан бензинлы-майлы киемнәрен киде. Аннары гына әнисенә күтәрелеп карады. – Барырсыз, барырсыз. Ризамын. Минем эш күп әлегә. Яңгырлар ява башлаганчы ничек тә күбрәк итеп туңга сөреп калырга кирәк. Гайнуллиннан калган басуларда әллә ни икмәк булмады. Ичмасам, алдагысын кайгыртырга иде. Кешечә... Басулар җәл, бетеп ромашка баскан... – Нинди ромашка сөйлисең? Атаң кебек хыялыйланасыңмы әллә син дә? Аллам сакласын! Башлы-күзле булу, яхшырак урнашып калу турында уйларга кирәк! Ташла колхоз турында сөйләүләреңне, яме! Шул Илүзә хәтле дә акылың юк! – Илүзәне күреп болай да җене котырып кайткан Филария улын битәрли-битәрли артыннан чыкты. – Мине түгел, үзеңне уйла син, мамулька! Никах кайчан соң? Әллә Гайнуллиның мулла булгач, сиңа отбой бирдеме? – Эдикның рәис булдым имеш дип авызын үлчәп ачарга тиз генә өйрәнергә исәбе дә юк иде. Гайнуллин район үзәгеннән бер төркем вазифалы кешеләрне алып килеп, сөяркәсенең малаен инде күптән таралып беткән хуҗалыкка җитәкче итеп куюга иреште. Район түрәләренә барыбер иде: тараласы таралып, таланасы таланып беткән колхозны Эдик исеменә шәхси оешма итеп рәсмиләштерүгә каршы килмәделәр. Малтабарлыкны үстерү, туган җиренең басулары өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга ниятләүче, әтисенең эшен дәвам итәргә теләүче яшь кадрга ышаныч белдерү турында сөйләп халыкның колагына, урыс әйтмешли, «токмач элделәр», яңа гына оештырылган «Вилдан» җәмгыятенә уңышлар юрадылар да, булачак мулла әзерләгән аш-суны кызарып-пешеп ашадылар да кирегә китеп тә бардылар. Армиягә барудан алып калган кешеләргә кыш чыккан ике үгезне озатырга туры килде. Фермада мондый эшләргә күптән күнеккәннәр иде, эндәшүче булмады. Гайнуллин үзенең кирәкле кешеләрне таба белүе, нинди зур ярдәм күрсәтүе турында тыкылдап Эдикның колак итен ярыйсы гына кимерде кимерүен. Түзә белә икән үз алдына максат куйгач, бер сүз дә каршы дәшмәде егет...

504 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 558 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.