Перейти к содержимому
Максиметер

Куян күчтәнәче (роман)

Куян күчтәнәче (роман) Гөл МИРҺАДИ 39. Соң гына йоклап киткән Илгизәр уянганда пиар-кампаниянең чираттагы адымына бар нәрсә дә әзер иде: китәргә дип юлга чыккан Илүзә Бикмурзинның өенә алып килеп бастырылган, телевидениедән төшерү төркеме килгән һәм алдагы сәхнә күренешенең сценариен төзегән, кирәкле кешеләр кисәтелгән иде. «Илүзәне табып та өлгергәннәр... Димәк, клубтагы сугыш турында да ишеткәннәрдер...» Әтисе баскычтан төшкән Илгизәрне күргәч тә планнарын игълан итте: – Барыбыз да мәктәпкә барабыз. Анда укытучылар коллективы безне көтеп тора. Төгәл сценарий буенча гына сөйләшәбез. Артык сүз кыстырмагыз! Киттек! Мәктәп алдына халык җыелып өлгергән иде. Күбрәк олы кешеләр. Машинадан төшкәндә «Тәгълимә апа булмаса гына ярар иде!» дип уйлап, Илгизәр артына яшеренеп кенә шул якка карады Илүзә. Икәүләп килгәннәр. Аптырашып Илүзәнең йөзенә текәлгәннәр. – Мин берни аңламыйм, – дип шәһәр егетенә эндәште кыз. – Сиңа яхшы түләнә торган эш кирәкмимени? – Кирәк. – Шулай булгач. Аз гына артистланып алырга туры килер. Түзәрсең, – Илгизәр үзенең тупас сөйләшүеннән үзе уңайсызланып, читкә карады. – Мин укып бетмәдем ич әле! – Уф! Пап җайлар әле! Шым гына тор! Илүзә арыган, юнтерәгән егеткә ияреп туган мәктәбенә керде. Әйләнеп кайтып аяк басмам дип ант иткән иде бит... Яшьләр кергәндә, Рәшит Шамилевичны депутатлыкка сайлатыр өчен тәгаенләнгән пиар ролигын төшерү башланган иде. Әлеге дә баягы Филария Ринатовна микрофонга ялкынлы телмәрен чәчте: – Хөрмәтле Җиһангиров Рәшит Шамил улы – депутатлыкка кандидатыбыз. Төзелеш өлкәсендә зур үрләр яулаган шәхес ул. Сайлау программасында гаиләләрне ныгыту, яшьләргә сәясәттә, эшкуарлыкта юл ачу кебек мөһим пунктлары бар. Белүегезчә, күптән түгел безнең Тургай авылындагы хуҗалыкны да яшь кадр җитәкләде. Эдик – мәктәбебезнең горурлыгы – әтисенең эшен дәвам итүче. Уңышлар телик аңа! – дип җайлап китереп үз баласын да кыстырырга онытмады укытучы. – Мәктәптә яхшы белем алып та, бүгенге катлаулы заманда җәмгыятьтә үз урыннарын табалмаган укучыларыбыз бар. Аларның киләчәге безнең күңелләрне борчый, әлбәттә. Рәшит Шамил улы бу мәсьәләне үзенең игътибар өстенә алды һәм безнең яшьләребезгә реаль ярдәмен күрсәтә. Шундый зур эшләре өчен аңа рәхмәт әйтик, иптәшләр! – Тәмле телле укытучыга ияреп зал тулы халык гөрләтеп алкышлады. Сүзне канәгать йөзле түрә үзе алды: – Исәнмесез, хөрмәтле тургайлылар! Бик матур җыелгансыз, кәефегез көр, торган урыныгыз ямьле, хәтта авылыгызның исеме дә матур! Бу авылда тәрбияле, тәмле телле... – Рәшит Шамилевич борылып Филариягә эчтәлекле караш ташлап алуны кирәк тапты, – уңган халык яшәгәнен ишетеп, күреп беләм. Шатмын моңа. Яшь егеткә, Эдик... кем? – Вилдан улы, – дип әйтеп җибәрергә ашыкты Филария Ринатовна. – ...Вилдан улына алдагы эшләрендә уңышлар телим. Менә шулай ук, форсаттан файдаланып, акыллы бер кызыгызга булышырга карарым турында хәбәр итәм. Аның кебек яшьләргә ярдәм кулы сузу – минем намус эшем. Авыр тормыш хәлендә калган бу бала: әтисе эчә, әнисе чирле, алар аңа ярдәм итә алмый. Барып бәрелер кешесе дә, акчасы да юк Илүзә Зөбәерованың. Әмма сәләте һәм тырышлыгы бар. Ул икътисад техникумында укый. Аны институтка укырга кертәбез. Кирәк икән түләрбез. Укыганда стипендия белән тәэмин итәрбез. Фәкыйрьлек чоңгылында калган кызга мин эш тәкъдим итәм. Ул да үз чиратында безнең баглаган өметләрне аклар дип ышанам. Әйдә, безнең зур хезмәт гаиләбезгә рәхим ит, Илүзә! – Авызыннан баллар тамызды түрә. Илүзә кая барырга белмәде. Әйе, аның акчасы беткән иде. Әмма ул үзен бөтен халык, бигрәк тә Филария алдында фәкыйрь дип атауга әзер түгел иде. Әйе, аның әтисе, хәзер инде хәтта әнисе дә эчә иде. Әмма бу турыда кычкырып сөйләүгә дә әзер түгел иде ул. Түрәнең «әйдә»сеннән соң бер адым артка чигенеп куйды. Артындагы Илгизәр, соңгы көннәрдәге кичерешләреннән соң зәһәрләнеп: «Тыңлама син аны, күпертә инде ул. Аңа бит синең эшле булуың кирәкми. Телевизорда үзенең изгелекле булып күренүе кирәк. Аның каравы, син эшле булачаксың. Әлегә шул турыда гына уйла! Җитәрлек эш хакын куйдырам мин

550 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 550 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.