Перейти к содержимому
Максиметер

– Ничек инде? Мин аны кайтканнан бирле кул арасына кертергә, эш белән кызыксындырырга т...

– Ничек инде? Мин аны кайтканнан бирле кул арасына кертергә, эш белән кызыксындырырга тырышам. Бер нәрсәгә теләге юк. Инде эшкә тотынды дисәм, тискәресен майтара да куя! – Кәефсез түрәнең хатынының сүзләренә хәтере калды. – Бераз ял итеп кайтыр дигән идем... – Сорану, үтенүнең нәрсә икәнен белмәгән Света матур авызын турсайтып көзгегә текәлде, чагу кызыл иннек сөртә башлады. – Ял итәр өчен арырга кирәк башта! Мин аны нәрсә өчен Америкада укыттым соң? Гаилә бизнесын алып барырга кеше кирәк миңа! Үземә андый эш белән шөгыльләнү килешми. Сайлау алдыннан бөтен тормышыңны тикшерәләр, энәсеннән җебенә кадәрле. Еллык керемнәр кирәк имеш, янәсе дә халык кызыксына. Кызыксынмый ул: укый да шундук оныта. Бөтен оешманы синең исемгә теркәп булмый бит инде. – Уф! Синең телеңдә гел сәясәт тә сәясәт. Күңелсез кеше син, Рәшит... – Хатын кыланып авырсулады. – Яшь бит әле ул. Егерме яшьтә егетләр башында нинди җитди уйлар булсын?! – Беләсең килсә, аның яшендә мине әллә кайчан тәртәгә тыкканнар иде инде. Тукта әле: бәләкәй чагында якын да китермәдең баланы, кулыңа да алып сөймәдең, әле яклашасың. Салкынлыгыңны кайчан җылы хисләр алыштырып өлгерде соң әле? – Рәшит узган-барганда гына аралашкан хатынының йөзенә игътибарлабрак карады. – Нинди хис? Әллә нәрсә сөйләмә әле, Рәшит! Син шулкадәр картсың: үткән гасыр кешесе кебек. Без бары тик бераз вакытны бергәләп күңелле үткәрергә уйлаган идек. «Весело провести время» дип атала яшьләр телендә. Син тырышып-тырышып «әти» ролен уйнадың, интегүеңне дәвам ит. Ә мин «әни» булып кыланмадым, миңа җиңелрәк. Чит ил пляжларында аның кебек, минем кебек кешеләр күп хәзер: юк-бар белән башны ватмыйбыз, бәйләнешсез, җиңел генә яшибез. Очрашасың, бергәләп күңел ачасың, һәм һәркем үз юлы белән китә. Без обязательств! Илгизәр синнән бизде инде: без конца грузишь парня! – Светаның да түземлеге бетте. Артык ачылып киткәнен үзе дә сизде, ахры: – Ярар, бу юлы озаграк тордым бугай: гомергә булмаганча тиргәшә башладык. Үзеңә булсын малаең! Мин очтым, Рәшит! По-ка! – Света, француз духиларының татлы исләрен калдырып, чыгып та китте. «Очсаң, очарсың инде. Озакламый мин дә Мәскәү тарафларына барам. Гомер буе министр кәнәфиендә утыртмаслар. Минем кебек тәҗрибәле сәясмәннәр хәзер депутат булып Кремль залларында йөри. Сайлауларның нәтиҗәләре минем файдага булачак: монысында шигем юк. Минем кандидатурага өстәгеләр тарафыннан күптән «добро» бирелгән. Аңа кадәр артны ныгытырга: төзелеш компанияләрен, кибетләр челтәрен, фирмаларны Илгизәр исеменә рәсмиләштереп бетерергә кирәк. Светлана белән минем гомергә банкларга салынган байлык да җитәчәк, алар тик ятмый бит, процент чутлый. «Грузишь», диме? Гомере буе яшьләрчә кыланып, яшьләрчә сөйләнеп йөрде бу Света, һич картая белми. Ярар соң, ямьсез күренсәм дә көймим: соңыннан аңлар, рәхмәт әйтер. Малайны тәртәгә тыгарга вакыт, аның дәртләнеп эшләр чагы әле». Түрә бер карарга килде, ахры: – Фина! Илгизәрне кабинетка чакыр! Тиз керсен! – дип кычкырды да үзе ышанычлы адымнар белән эш бүлмәсенә атлады. Илгизәр теләр-теләмәс кенә ишекне ачып, стенага сөялде. – Улым! Торма шунда сәленеп! Син монда хуҗа кеше бит. Үт! Өстәл артына утыр. Сөйләшик. Бала-чагалыгыңны ташларга вакыт. Мин синең яшьтә хөкүмәт органнарында эшли идем, кешеләр белән җитәкчелек итә идем. Шундый зур планнар белән көттем синең кайтуыңны. Бар мәшәкатьләрне дә синең кулыңа тапшырып, сайлау кампаниясенә бөтен көчемне, вакытымны салырмын дип уйладым. Әмма синең кыланышың, бернәрсә белән дә кызыксынмавың мине борчылырга мәҗбүр итә. Җитте! – Түрә, алдында улы торуын онытып, учы белән өстәлгә сугып алды. Үзе аның саен ярсыды. – Ал колагыңнан шул чыбыкларыңны! Тыңла! Аз гына булса да кызыксын, стенага сөйләмим бит! Гомер буена төзегән бизнесым синең яңача җитәкчелек иткәнеңне көтә! – Тыңлыйм мин, ишетәм, пап. Тик бизнес белән шөгыльләнергә теләмим. Минем башка... – Юк! Менә минем сине ишетәсем дә килми! Хыяллар илендә яшәвеңне ташла! Бу заманда сайланып тормыйлар! Кирәкле кешеләр белән яхшы мөнәсәбәтләрем бар! Мин һәрвакыт синең

549 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Книги»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.