Перейти к содержимому
Максиметер

җаен туры китереп мунчадагы Бикмурзинны чабарга кереп китте.

җаен туры китереп мунчадагы Бикмурзинны чабарга кереп китте. Кесәсендәге нәзек тимер чыбыкны капшап куйды. «Кирәге чыгар!» Ләүкәдә сузылып төшеп яткан ярым исерек ирнең күзләре йомык, авызыннан чыккан сүзләр аңлаешлы түгел. Болай да кып-кызыл тәнен чабарга кушып җикеренә. Линар чүмеч-чүмеч суны алып ташка тондырды, мунча эченә кызу пар таралды. Миннекне таш өстенә куеп алды да җитез хәрәкәтләр белән үзенә әти тиешле кешенең аркасын чаба башлады. Тегесе акырды-бакырды. Көчле тавышлы музыка астында бер сүзе дә ишетелерлек түгел иде. «Менә хәзер! Менә хәзер нәкъ вакыты!» Линар тәмам изрәгән, хәлсезләнгән ирнең өстенә менеп атланды, бугазына ябышып, башын артка каерды. Бер кулы белән кесәсеннән тимерчыбыкны чыгарып, муеныннан әйләндереп тотты. – Тавышыңны чыгарма! Бөтен сереңне дөньяга сибәчәкмен! Уңышлы эшкуарның үз баласын сатып баеганын белеп калсалар, пиарларыгыз, матур сүзле спектакльләрегез юкка чыгуын көт тә тор! Мин – синең ташлап киткән малаең! Линар мин! Туганымны – Динарны кемгә саттың? Кайда ул? Шуны әйтсәң, исән калдырам. Нәзирәне исеңә төшер... Яшисең килсә, сөйлә тиз генә! Ну! – Линар Бикмурзинның муенындагы чыбыкны ныграк кысты. Тегесе гырылдый башлады, күзләре әйләнеп чыкты. – Ишек бикле, папочка! Ярдәм өмет итмә дә! – Сссс-с... – дигән авазлар чыгарган Радикның тыны кысылды, гәүдәсе кинәт йомшарып китте. Линар чыбыкны ычкындырды, ирнең чәченнән умырып тотып, башын кыекка борды. – Әйт! Кайда ул? Кемгә саттың? Бүре күзләр Бикмурзинга текәлде. Радикның миеннән: «Нәзирәнең ут-карашы! Аны да бу үтергән димәк...» дигән уе сызылып үтте. – Сатмадым. Юк, сатмадым мин аны, – диде чак кына тынын алып. Гомере буена бу серне саклап, әйтерсең, ир үзе дә арыган иде. Акланасы, үзенең бары килеп туган хәлләр корбаны гына булуын, бала сатарга теләмәвен исбатлыйсы килеп китте. Көче ташып торган, кискен хәрәкәтләренә нәфрәт хуҗа булган егеткә каршы тора алмаячагын, алдашып котыла алмаячагын да аңлады Бикмурзин. «Бу ерткычны күңелен елатырлык дөреслек кенә туктата ала. Тормозларыннан ычкынганга охшаган...» – Сатмадым! Илтеп кенә бирдем! – Мин әллә кемнәргә әллә нәрсәләр биргәнем бар. Тик кесәмдә бер тиен акча да артмады. Нигәдер синең кебек байый алганым юк әле! Саткансың! Бүгенге рәхәт тормышың каян килеп чыксын! Кемдә ул? – Линар әтисенең муенын тагын тимерчыбык белән әйләндереп алды. Ир башын селкергә тырышты. Тимерчыбык муенын кисеп керде. Ярадан кан саркыды. – Тимә! Әйтәм! Тик... сайлау алды кампаниясе бит. Син моны беркемгә дә әйтмәскә тиешсең. Миннән чыкканын белеп калса, бетте! Эшләр хөрт! Алар барыбер синең белән сөйләшә торган кешеләр түгел. Белдең ни дә, белмәдең ни! «Бәйрәм үтү белән юк итәм мин сине! Буең да җитми, үрелеп тә өлгерә алмаячаксың! Әллә кайчан башка бер вариант уйлап куясы булган да бит алдашырга. Уема да кереп чыкмады шул! Аз гына ялгышлык: тынычланып киттем, ахры. Башка бернәрсә килми, сөйлим дә куям. Барыбер юк итәм, серләре белән бергә... Артыгын белергә ярамаганын үзләштермәгән әле бу. Акылсызның башы исән дә бит. Их, шул Нәзирә сүзен тыңлап мич артына кергән мин сантый!» Радикның башы исәпләгеч кебек шәп эшләде, тик кирәкле сүзләрен генә тапмады. – Байда ул, байда! – Синнән башка да беләм байда икәнен! Хәерчедә булса эзләр идем микән? – дип тешләрен кысып ирнең колагына ырылдады Линар. – Сөйлә тиз бул! – Бүгенге кунаклар арасында. Илгизәр ул хәзер, Илгизәр. Министр малае... Линар ләүкәдән сикереп төшеп, кызган ташларны чыжлатып тагын пар салды. Бөтен ярсуларын, үчләрен, әрнүләрен кушып, тешләрен кысып, җенләнеп, үзенә җан биргән кешене миннек белән яра башлады. Әти булырга иренгән, вакыт тапмаган, төшләренә кереп йөдәткән, тыныч яшәргә, бәхетле үсәргә ирек бирмәгән кешене... Чын әтиләр кебек улына куян күчтәнәче алып кайта белмәгән кешене... *** – Рәшит! Мин Илгизәрне үзем белән алып китсәм инде? – Гавай утрауларына чираттагы сәяхәтенә җыенган Света сумкасына вак-төяген тутыра-тутыра мәш килде.

541 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.