эшләреңә «түбә» була алам! Безнең илдә монсыз булмый, аңлыйсыңмы? Кадеремне белмисең, у...
эшләреңә «түбә» була алам! Безнең илдә монсыз булмый, аңлыйсыңмы? Кадеремне белмисең, улым! Җитте! Әзерлән! Иртәгәдән эшкә җигеләсең! Ташла малайлыгыңны! Тот менә бу документларны, иртәнгә кадәр өйрән, укы, сорауларыңны әзерлә. – Пап, минем... – Авызыңны да ачма! Сөйләшү тәмам! Чыгырыннан чыккан ата ишекне шапылдатып япты. Бераздан аның, кабинетта басып калган Илгизәрне гаҗәпләндереп, аш бүлмәсе ягыннан Финага кычкырынганы ишетелде: «Синең дә мине гаепләвең йөзеңә чыккан! Илгизәр дә Илгизәр дип мактадың әлегә кадәр. Нигә хәзер эндәшмисең? Миңа аның бүгенге булдыклылыгы кирәк! Төзелешкә барган, яңа проект сызган, яңа заказчиклар белән сөйләшкән, арзан хакка товар китерүче поставщиклар тапкан дигән хәбәрләрең белән макта иде бүген син Илгизәреңне! Элеккечә! Менә бу мәшәкатьләр белән буталып мин йөриммени соң министр башым белән?!» «Чит илгә җибәрәсе түгел иде дә соң...» – монысы Финаның кыяр-кыймас каршы төшүе. «Әнә башкалар да җибәрде чит илгә. Укыттылар. Америка белән сату итәләр хәзер! Кешенең баласы бала төсле: ата сүзеннән чыкмый!» Әтисенең моңа кадәр өйдә тавыш-гауга чыгарганын белми Илгизәр. Читтә укыса да, җәйге ялларына кайткалап торды бит. «Котылып булырга охшамаган, карары җитди», – егет, авырсулап, канәгатьсез кыяфәт белән өстәлдәге кәгазьләрне актарырга тотынды. Эш рәтен белә иде ул, икътисад, бухгалтерия белемнәрен яхшы үзләштерде. Тик бизнеска керәсе килми. Үзенең нинди эш белән шөгыльләнергә теләвен дә ачык кына белми, дөресен әйткәндә, бер карарга килмәгән, алдына максатлар куймаган иде ул. (Дәвамы бар.)
Канал в каталоге Максиметера
4 560 подписчиков · Книги