Куян күчтәнәче (роман)
Куян күчтәнәче (роман) Гөл МИРҺАДИ 35. Төнге «кунаклары» артыннан ишек ябылгач та, арыган булса да, иртәнгә кадәр йокы алмады Эдикны. Ул әнисенең сүзләрен чынга алмады. Нинди бай кызы килсен инде аңа кияүгә? Ә менә колхоздан арыган Гайнуллин. Котылып куюы да бар. Бирмәсә дә, күптән банкрот хуҗалыкның алга барырга юлы юк. Эдик, Фәтхи, Ринат районның авыл хуҗалыгы идарәсендә булдылар, бу турыда сөйләштеләр, шәхси кулга алырга дип сүз куештылар. Дөньясы шуңа әйләнеп бара хәзер. Эдикның йокысын алучы кеше берәү – Илүзә. Дөресрәге, Илүзә янына баргач, бүлмәдә елаган бала тавышы. Яшь бала тавышы, анысын гына аера Эдик. Төннәрдә колагына ишетелеп җәфалый шул елау. Кем баласы елый иде бүлмәдә? Шул сорауга җавап таба алмый интегә егет. «Бәреп керәсе иде теге усал кызны! Күрәсе иде Илүзәне! Үксеп елаган баланы күрәсе иде... Нигә шулай әрнетә соң йөрәкне шул тавыш?» Ялгыз Эдикның уйларының очы-кырые юк иде. *** Төзелеш Линарны тиз ялыктырды. Эш авыр иде. Төзүчеләр эссегә дә, яңгырга да карамый. Акча исен сизгәч, туктамый төзиләр. Линар көнозын кирпеч, измә ташый. Кызу кояш астында янып, арып вагонга кайта. Ашарга, эчәргә күпме телисең, бар – шунысы әйбәт. Егет авылның бердәнбер күңел ача торган урынына – клубка да сирәк кенә бара. Кайнар ашны чөмереп, артыннан стаканы белән хәмерен эчкәч, изрәтә. Эш кешесенә йокы кыйммәт. Линар бизсә дә, бәйләнеп куелган кебек, беркая китәргә дә ашыкмады. Юкка гына үткәннәрен эзләп килдемени ул бу авылга? Аның гомеренең башы монда бит... Бикмурзин эшчеләр белән озак аралашмый. Сирәк килә. Шәһәреннән телефон аша гына күрсәтмәләр биреп ята. Мәчет төзелеп бетәргә дә күп калмады. Нәзирәнең әйткәннәре колак төбендә яңгырап торса да, берничек тә Бикмурзинга якын килә алмый Линар. Соңгы килүендә прораб белән генә сөйләште дә машинасына утырып чапты. Үзенә таба атлаган егеткә кул гына селтәде. Ләкин Линар көтте. Үзенең сабыр була белгәненә үзе дә аптырап көтте. Бикмурзинга әйтәсе сүзләрен, бирәчәк сорауларын күңеленнән кабатлый-кабатлый ятлап бетте. Туганының кайдалыгын ул шул әти тиешле кешедән генә белә ала иде. Табасы килә идеме энесен? Аның белән очрашканнан берәр нәрсә үзгәрәме? Бу сорауларга ул үзе дә анык кына җавап бирә алмый, әмма көтә. Уңайлы вакытны көтә иде. «Бикмурзин бер атнага өенә ял итәргә кайта, район җитәкчеләрен җыеп бәйрәм уздыра икән», – дигән хәбәр таралгач, Линарның йөрәге сикерә башлады. «Ничек җаен китереп, икәүдән-икәү генә калырга? Кырку, хәтта куркыныч кеше. Минем кебекләрне чүп урынына күрә. Нәзирәнең сүзе дөрес булса, ул баласын кемгәдер саткан. Кемгә икәнен әйттереп булыр микән?» Егет бу уйлардан дулкынлана, тик үзенең көченә ышана. Ул да бит төшеп калганнардан түгел: балалар йортында аны җиңә алучылар юк иде, усаллыгы да, җитезлеге дә бар. Бикмурзин ялын киң колач белән оештырды. Эш тукталды. Күл кашындагы йорттан кайтып керә алмадылар: көн саен шашлык пешерделәр, мунча яктылар, әллә каян белешеп кызлар табып китерделәр, илтеп куйдылар. Хуҗага ярарга дисәң, аларга куш. Линарны да үзләре белән ияртеп йөрттеләр, акыл өйрәттеләр. «Хуҗаның кәефе бар икән, димәк, эшләре җай гына бара. Алда яңа төзелешләр булачак дигән сүз бу. Аның заказларын безгә үтәп торырга, акча эшләргә булсын! Йөгереп тор, малайка! Зур мәсьәләләр мунчада чишелә!» – дип Линарга әле каен утын ташырга, әле мунчага өстәп ягарга кушып җилтерәтеп кенә тордылар. Ул бер эшкә дә карышмады: йомышларны үтәгәндә хуҗаның гадәтләрен, йортның үзенчәлекләрен ятлап бетте. Бикмурзинны көн саен мунча чаптылар. Иртәгә бәйрәм дигән көнне кунаклар килеп тулды. Һәрберсен чабарга бер кеше куелды, кочак-кочак утын ягылды, дистәләгән миннекләр парланды. Мунчада, өйдә, йортта күңелле көйләр уйный, якты утлар яна, көнне-төнне аерган, сәгать санын, вакыт агымын чамалаган кеше юк. Чабынып туйганнар агачлар ышыгындагы аерым алачыкка чыгып ял итәләр: күңелләре нинди хәмер тели, эчәләр, кызлар алышынып тора, уен-көлке, кәеф-сафа кору дәвам итә. Өлкәненең башы әйләнеп киткәндә, кунакларның күзләре томаланганда, Линар
Канал в каталоге Максиметера
4 575 подписчиков · Книги