– Эдиктан котылсак, мин сиңа бөтенләйгә күчеп киләм. Мулла кешегә болай гөнаһта яшәү ки...
– Эдиктан котылсак, мин сиңа бөтенләйгә күчеп киләм. Мулла кешегә болай гөнаһта яшәү килешми, беләсең килсә. Минем остабикә буласым килә! Укытучыдан яхшырак инде... Җитте, күп көттем: яңа өйгә күчәбез, Гайнуллин! – Сөйли-сөйли, үбә-үбә ирнең өстенә үк менеп ятты, авызын да ачарга ирек бирмәде хатын. ...Гайнуллинга Вилдан Ярулловичның өендә кыен иде. Ул урынында тыныч кына утырып тора алмады, ишекле-түрле йөренде. Эдикны озак көтәргә туры килде: башын иеп, әкрен генә атлап иртәнге җидедә генә кайтып керде. Аны күрүгә үк, елаганын шәйләп алды Гайнуллин. Егет тә аның кызыксынып үзенә төбәлгәнен сизде, кыенсынып китте. Нәфрәтләнүдән йөзе бүртенеп үк чыкты. Бала-чаганыкыдай күңеле беркатлы, ачуын яшерергә өйрәнмәгән, эчендәге – тышында. – Хәзер качып сөешәсе түгел, ачыктан-ачык бергә йөрибез дисез инде? Ну дает минем мамаша! Сиңа, мулла кешегә бик яхшы пар инде. Туйга чакырып килдегезме әллә? – Юк, сине өйләндерергә дип йөрибез, улым. Телеңә салынып утырма! Тыңла! Илүзәң байларга өмет иткәндә, син дә калышма! Менә дигән кыз таптык сиңа! Сокланып туймаслык принцесса! – Әтәсе патшадыр инде алай булгач... Бездә андый адәмнәр дә бармыни? Белми калырсың әле! – Бикмурзинның кызы! – диде Филария, олы сер ачкандай әсәрләнеп. – Байлыгы да җитәрлек, гаиләсе дә яхшы. Балда-майда йөзеп кенә яшәрсең, улыкаем! – Бал белән май миңа кирәкме соң ул – башта сорарга кирәк иде... Үзеңә файда эзлисеңдер әле. Байлар белән туганлашасың киләдер... – Килсә дә гаеп түгел. Һәр әни баласына яхшылык тели! Эдикның битарафлык битлеге озакка бармады. Кинәт кызып китеп, урыныннан сикереп торды: – Иртәрәк теләргә, иртәрәк уйларга иде, мамаша! Сөяркә кочагы эзләп чапмаска иде! Барымны-югымны да онытып Гайнуллин дип алдандың шул! Миңа укыту да, игътибар да эләкмәде. Туган чакта әтине авызлыкларга гына кирәк булганмындыр инде... Әле тагын бер кабат миңа мохтаҗлыгың төшкән, – куаныргамы моңа, көенергәме? Чуртым белсен! Сөяркәң дә килеп утырган бит әле. Эшегез шулай ук бик хөртмени, ә? – Сиңа яхшылык телибез, юньсез! Гомерең буе урамда йөрергә уйламыйсыңдыр бит?! – Булды, булды... Матур сүзләреңне башкаларга сакла. Так! Давай болай итәбез! Урамнан үзем дә биздем. Дөрес сүзгә җавап юк. Бартер ясыйбыз! Гайнуллин, син муллалыкка күчәсеңдер инде хәзер: халыкның гайбәте чынга аша торган иде. Урыныңа мине калдыр! – Хе! Сиңа кем ышанып колхозны тоттырсын?! Ни укуың, ни тәртибең юк! Кеше көлдермә! – Сиңа ышанып тоттырдылар ич! Хәзер бирергә куркырлык колхоз да юк, сатып бетердең бит! Ә уку – дело наживное! Элек укый-яза белмичә дә иген иккәннәр. Колхозыңның бурычтан башка бернәрсәсе дә юк бит, кемгә биреп котылсалар да барыбер хәзер. – Сиңа нәрсәгә кирәк соң ул? – Әтинең эшен дәвам итәсем килә! Син аңламаска да мөмкинсең! Синең балаң юк бит! – Әлегә кадәр илке-салкы гына йөргән, бер кабат та җитди сөйләшеп күрсәтмәгән, ата-анасы, авыл халкы күптән кул селтәгән җиңел-җилпе Эдикның болай кылануы Гайнуллинны уйга калдырды: «Менә сиңа мә! Юньсезнең башында җилләр уйный дип йөре син!» Филария исә аптыравыннан бөтенләй эндәшмәс булды. Сөяркәләр бер-берсенә караштылар. Шаталак Эдик аларны елмаеп кына күзәтте. – Бай кызын «колхоз рәисенә» кияүгә чыгарга кодалавы үзегезгә дә җиңелрәк булыр... – Эчүеңнән, бушка гомер уздыруыңнан туктарсыңмы соң? – дип пышылдады кинәт хәле бетеп киткән Филария. – Байлар арасына барып эләккәч Бикмурзин да акылланган дип сөйлиләр. Эчсәм – синекен эчмәм, йөрсәм – синең кебек йөрмәм. Кияүгә китәсең икән – кит. Җитәр адәм көлдереп йөрергә! Кит! Буш кул белән! Әти корган дөнья – тик минеке генә! Әйләнеп кайтмаячаксың! Аягыңны да бастырмыйм! – Эдикның әлегә кадәр балаларча самими йөзендә ирләр ныклыгы чалынып үтте. Шым булган «димчеләр» урыннарыннан кузгалып ишеккә юнәлделәр. – Синеңчә булсын: бартер икән бартер! – диде йокысызлыктан әлсерәгән Гайнуллин. – Әзерләнә тор! Гайнуллин юк колхозның рәисе булудан арыган иде. (Дәвамы бар.)
Канал в каталоге Максиметера
4 575 подписчиков · Книги