бик озакка...
бик озакка... *** – Без дөньядан артта калдык, Гайнуллин. Сизәсеңме? Кала күле каршында өй коручылар бөтенләй башкача колач җәеп яши. Без яшь чакта иң абруйлы катлам – укытучылар, җитәкчеләр иде. Кеше арасында ким-хур булмыйм, исемем булсын дип яратмасам да шул һөнәргә укырга, аннары Вилданга кияүгә чыгарга тырыштым. Председатель бичәсе, гаиләсе бөтен табында да түр башында иде. Ә бүген без иң түбәндә калдык. Нишләп дөнья үзгәргәнен сизмәдек соң, Гайнуллин? Инде беркемнән дә курыкмый, качмый сөяркәсенең куенында яткан Филария изрәп йокыга китеп баручы Дамирны бу көннәрдә үзен туктаусыз борчыган сораулары белән йөдәтте. – Укытучы бүген хезмәтләндерүче катлам кебек килеп чыга бит! Юньсезләнеп тә утырмадык: эш хакы алып яшәдек, тырышып дөнья кордык, эчеп йөрмәдек. Син дә вакытында рәис булып алдың, кеше кыланганны кыландың, гел намуслы булып та утырмадың – колхоз хәтле колхозны, берәмләп бөтен мөлкәтен сатып, өй төзедең. Ә баеп, байлар арасына эләгеп калып булмады. Әллә без өлгермәдек, әллә үзгәрешләрнең тизлеге артык зур булды. Сизми дә калдык бит, Гайнуллин. Әнә теге Радикны кара әле! Вилдан кайчан гына шул алкашны авылдан куып пыр тузып йөргән иде... Теге түрәнең бичәсенә игътибар иттеңме: киеме, прическасы, алтыннары, үзенең кыланышы! Чын аристократлармыни! – Без бер бәләкәй колхозны таратканда, алар зур илне сауды бит, Филария. Күләме башкача. Ил тормышы сүтеп корылган заманда кем ничек булдырала, шулай баеп кала. Урлашу дип атап булмый, үзләштерү, законлы рәвештә приватизация дип чаң кагып бүлештеләр. Баюның күләме дә биләгән вазифага, дәрәҗәгә бәйле. – Әй, Гайнуллин, һаман элеккечә, чын парторгларча, аңлашылырлык итеп сөйлисең. Тик синең белән минем белем беркемгә дә кирәкми. Шул күл буендагы тормышка ничек тә кысылып каласы иде, Гайнуллин! Мәчеткә нигез салган көнне башыма бер уй килде, – Филария юрганга төренеп торып утырды. – Радикның кызын күрдеңме? – Әкияттәге хан кызы кебек киенеп-ясанып, әнисенең итәгенә ябышып басып тора иде шул. Машиналары яныннан китмәде дә. – Ябышмагае! Эдикны шул бай кызга өйләндерергә кирәк! – Ничек? – Димләп инде, Гайнуллин! Син мулла бит хәзер: килештереп, формасына китереп барырга, мактарга кирәк! – Ул хулиганга кем барсын? Урамнан кайтып кергәне юк! Төн саен бер кызда куна дип сөйлиләр! – Сөйлиләр генә! Эчеп йөрми ул хәзер! Әйе, кәрт суга, музыка тыңлый, югалып-югалып тора! Әмма кызлар белән йокламый, мин беләм! – Син каян беләсең? – Кешедән генә ишеттем. Үзе берни эндәшми. Илүзә янына барган ди бит. Тегесе куып кайтарган. Миңа укыган, эчми торган, бай ир кирәк дип әйтә ди. Әле нәкъ вакыты: борын чөйгән алкаш кызының кыланышына үч итеп бай кызына өйләнсен дә куйсын! Юньле кешеләр белән кода-кодагый булырбыз, алар арасында әйләнербез. – Хәйләкәрлегең баштан ашкан инде синең... Урам буена эчеп йөргән чакларын оныттыңмыни? Ә теле? Турыга ярып ата бит ул! Шул килеш димләп, бәлагә генә тарырбыз, Филария. Авыртмаган башка тимер таяк – нигә кирәк соң? – Уф-ф-ф! Үзең өчен көеп гомерең узды инде! Бу арада артык эчкәнен, исерек чагын да шәйләгәнем юк әле. Ул, мине синнән көнләп, үч тоткандыр. Начарлык эшләп биздерергә уйлагандыр. Ә барып чыкса? Ике куянның койрыгын берьюлы тотабыз бит, Гайнуллин! Эдиктан да котылабыз, байлар рәтенә дә басабыз! – Ярар, ярар! Сөйләшеп карыйк асыл егетең белән. Тыңлар дисеңме әле син аны? – Ризалашырлык итеп сөйләрбез, җаным! Кил, бер ярат та, безгә барып торыйк. Төнге дүртләргә кайта ул, – хатын ирнең тәненә сарылды. Дөньялар үзгәрсә, еллар агып торса да, Филария һаман дәртле. Мәхәббәт уеныннан мәңге туймас кебек. Ул кайнар тәне белән ирнең күкрәкләренә ышкынды, кысып кочаклап аркаларыннан угалады, иреннәренә үрелде. Ничек итсә итте: ирне тәмам «уятты», теләгәненә иреште.
Канал в каталоге Максиметера
4 583 подписчиков · Книги