Перейти к содержимому
Максиметер

Министр белән бергәләп яннарыннан узган Илгизәрне күргәч, мәхәббәт романнарын укып, үзе...

Министр белән бергәләп яннарыннан узган Илгизәрне күргәч, мәхәббәт романнарын укып, үзенең принцын көткән Диләрәнең йөзләре алсуланды, керфекләре чыланды, кыз бар булмышы белән егеткә табан омтылды, аны үзенә каратырга тырышып нечкә гәүдәсе белән алга талпынып куйды. Илгизәр исә Диләрәне күрмәде дә, кабыгына качкан әкәм-төкәм кебек бернәрсәгә игътибар итми үтеп китте. Кыз әлегә кадәр тыныч дөньясының бер мизгел эчендә юкка чыгуын аңлады. Күңеле тәүге тапкыр тулды. Аңа чиксез авыр иде. Бичәсен ияртеп узган Рәшитне күзәткән Сәмәрия кызының хисләрен сизмәде. Үз хәле хәл иде: «Сөяркә ролендә үтте гомерем! Менә бу чикерткә урынында мин булырга тиеш идем бит! Мин!» дигән уйларыннан тешләре кысылды. Авылга сирәк килүче түрәне күрер өчен генә эшләрен калдырып, сөрелгән бәрәңге бакчаларын ташлап җыелган халыкка мәчет кирәк иде микән? Сораучы булмады... *** Әлегә кадәр гаиләдә беркемгә дә комачауламый яшәгән кызының машинага утыргач та мыш-мыш килеп елавына аптырады Сәмәрия. «Кайгырганын, күңеле төшкәнен күптән күргәнем юк. Рәсем ясау белән мавыкканнан башлап бик бәхетле иде бит. Нәрсә булган бу балага?» Диләрәне махсус мәктәптә укытырга киңәш итүенә Рәшиткә гел рәхмәтле Сәмәрия. Сирәк булса да, уңышлары белән кызыксынып тора. «Бәлки, аңлагандыр үз баласы икәнен. Киләчәге турында да сөйләшәсе иде...» Сәмәриянең дә күңеле елый иде. Арыды ул зарыгып яшәп. Гомере буе көтте дә көтте. Барыбер бергә булмаячакларын аңлап көтте. Күктәге кояшка үрелгәндәй, буе җитмәсә дә, кулы пеште. «Нишләргә соң? Рәшитнең сайлау алды кампаниясе бара, минем кайгы юк инде аңарда. Гаиләсе белән видеороликларга, фотоларга төшеп, бәхетле тормыш кыяфәте сурәтләп йөри. Очрашырга да куркачак. Шалтыратсам, киресен аңларга, «Син миңа комачауларга тырышасың!» дияргә дә мөмкин. Аннан бөтенләй бер күрергә дә зар булырмын. Репутация бар нәрсәдән дә өстенрәк аның өчен... Нишләргә соң әле? Тизрәк артларыннан шәһәргә кайтырга кирәктер...» Кала күле буендагы өйдә дә елавыннан туктамады кызы. Бу хәл Сәмәрияне чын борчуга салды. – Диләрә! Тукта, зинһар, елавыңнан! Нәрсә булды сиңа? Диләрә берни эндәшмәде, үкседе дә үкседе. Сәмәрия аңа дарулар бирде, чәй эчереп диванга яткырды. Иренең кайтып кергәнен дә сизмәде. Анысы да нәрсәгәдер бик кызган, бусагадан ук ачулы тавышы белән җикеренергә кереште: – Нәрсә дип тагын балавыз сыга теге имгәгең? Нәрсә җитми шуңа? Рәхәткә чыдый алмый ул. Көне-төне рәсем ясый, сабый бала кебек. Сурәте бернигә дә охшамый, ичмасам. Ни акыллы түгел, ни – тиле. Үзең кебек әрәмтамак ясап үстердең шуны! Алтын читлектә яшәп арыгандыр, урамга гына да чыкканы юк! Дөньяны әкият дип белеп кенә яшәр микән? Ну, бабай исән булса, бирер иде кирәген! Артыннан ашаган савытын гына да чайкап куя белми бит! Нәрсә дип шыңшый тагын? Бар, туктат! Күзем күрмәсен! Колагым ишетмәсен! Болай да кәефем юк! Радик, юлындагы әйберләрне тибеп очыра-очыра, эш бүлмәсенә кереп китте. Сәмәрия берни эндәшми аның артыннан «Мужлан!» дип уйлап калды. Кызының янына барды. Чыланып беткән бөдрә чәчләреннән сыйпады. «Чәчкә кебек. Бигрәк назлы, иркә шул. Бердәнбер мәхәббәт җимешем...» – Диләрәү! Елама! Әйт, кем кыерсытты? – Ул мине күрмәде... – Кем? Кем сине күрмәде? Синең кебек матур, акыллы, тәрбияле кызны күрми буламы? – Мин матур түгел. Ул матур, нәкъ мин көткән принц кебек... – Кызның күз яшьләре туктамый тәгәрәде. Сәмәрия бөтенләй югалып калды. «Принц»ның Илгизәр икәнлеген чамалап, тагын да ныграк хафага калды. – Кызым, – диде сак кына. – Ул принц түгел. Ул – Рәшит Шамилевичның улы. Ярамый... – Мин аңа гашыйк булдым, әнием! Бер күрүдән! – Ярамый, балам! –Сәмәрия тавышын күтәргәнен сизми дә калды. – Илгизәргә гашыйк булырга ярамый! Диләрә әнисенең сүзләрен ишетергә дә, аңларга да теләмәде. Мәхәббәт китапларындагыча бер күрүдән гашыйк булган кызы тынычлана алмады. Төне буена үкседе дә үкседе. Иртәгәсен аларны шәһәргә озатты Бикмурзин. Диләрә бүлмәсенә кереп бикләнде. Берничә көннән Америкада укып кайткан «принц»ның үзенә бер тамчы судай охшаган портреты кызның бүлмә түрендә урын алды. Озакка,

558 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Книги»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.