Куян күчтәнәче (роман)
Куян күчтәнәче (роман) Гөл МИРҺАДИ 34. Өч кыз баланы милли киемнәргә киендереп, кулларына ипи-тоз, чәкчәк, кымыз тоттырып, министрны каршы алырга Филария Ринатовна үзе алып килде. Ни дисәң дә, алдагы тормышы шул мәчеткә бәйле. Гайнуллинга түбәтәе әнә ничек килешә! Кәгазьләрен тотып, муллалыкка әзерләнеп килеп басты. Төзесеннәр генә! Шуңа кадәр ничек тә рәислектә көнен уздырыр. Исәпкә бар, санга юк: кеше арасында йөрер өчен генә инде, колхозны күптән таратып бетерде. Машиналар килеп туктауга, тыз-быз йөгереш башланды. «Мерседес»ында утырган килеш, видеокамералар куелып беткәнче беркем белән сөйләшмәгән министр, төшерә башлау сигналы яңгырагач, дөньяда иң мөлаем кешегә әверелде: йөзен яктыртты, тезелеп торган тешләрен күрсәтеп артистларча киң, ихлас елмайды. Аннары авыл чибәрләренең кулларыннан ризыкларын авыз итте, үтереп мактады, җыелган халык: ак яулык бөркәнгән әби-чәби, түбәтәйле карт-коры белән кул биреп исәнләшергә, ихлас игътибар белән саулык сорашырга кереште. Түрәләргә ярарга яратучы, алдан әзерләнеп куелган берничә кеше аңа үзенең көнкүрешен мактады, хөкүмәткә рәхмәт укыды. Рәшит Шамилевичка, аның артыннан яшьләрчә җиңел атлаучы Светага, ваемсыз йөз белән сөйрәлүче Илгизәргә, эшлекле кыяфәт белән министр гаиләсенең әле алдына, әле артына чыгучы Радик Гаяновичка төзүчеләр кия торган өр-яңа каскалар кидерделәр, кулларына яңа гына этикеткасы өзелгән эш бияләйләре бирделәр. Рәшит Шамилевичка кораллар тоттырып, кирпечкә раствор буяганын, аны нигез өстенә салганын аның гына кулыннан килә торган могҗизаны өмет иткәндәй түземлек белән көттеләр, бөтен яклап телевидениега һәм фотога төшерделәр. Халык гөрләтеп кул чапты. Бу зур эшне төгәлләгәч, каскаларны түбәтәйләр алыштырды. Шәһәрдән килгән хәзрәтләрнең рөхсәте белән Гайнуллин әлегә кадәр үзе дә барлыгын белмәгән моңлы һәм көр тавышы белән азан укып җибәрде. Үз гомерләрендә мондый тамашаларны күп күргән шабашниклар арасындагы Линар өчен бар да кызыклы. – Дядя Гриша! Кем соң бу? Большая шишка, да? – дип пышылдады. – Министр. Безнең Бикмурзинның "түбә"се шул бит. Хөкүмәттә үз кешең булса гына, төзелешләр шәп бара ул, энем. Түрәнең кыланышын, китапча сүзләрен, җансыз курчак кебек ерактагы бер ноктага карап каткан хатынын, кукрайган гәүдәле малаен, бигрәк тә бу асыл шәһәр гаиләсе тирәли шамакайланып, ярарга тырышып йөгергәләгән Бикмурзинның йөз-кыяфәтен җентекләп күзәтте егет. «Бу да яхшыдан киенгән. Тоже начальстводыр. Но маленькое. Неужели ул минем предок? Әнә тегесе булса, лучше было бы, конечно... Но малае избалованный, әллә каян күренеп тора. Папенькин сыночек. Мәмәйләнеп басып торуы косасыны китерә. Мондый экземпляр безнең детдомга барып эләксә, вәт серкәсен коярлар иде!» Министрны күзәткән саен Линар үзенә яңа ачышлар ясады. – Дядь Гриш! Моның костюмы беркайчан да бөтәрләнмидер әйме? Чүптер, йондыр кунарга да куркыр бу затлы киемгә, елкылдап тора! – Егет үзенең өстенә күз салды. Ирексездән, спецовкасыннан тир исе чыгадыр, таплары күренәдер кебек тоелды. Урам буйлап арзан товар сатып йөргән үзбәкләрдән алып кигән киемнәрендә мескен һәм хәерче кыяфәтендә басып торучы авыл халкын әйләнә-тирәгә яктылык, көрлек чәчкән елмаюы белән шаккатырган министр, гаиләсен ияртеп, түгәрәк тирәли үткәндә, Линар үзен бөтенләй бер бөҗәк итеп хис итте, бөрешеп тә куйды, ахры. Атна буена мунча юынса да, бу аксөяк белән янәшә баса алмас төсле тойды үзен. Юкса, икесе дә кеше затыннан бит. Аеруча ачык йөз белән укытучылар төркеме, аннары бала-чагалар янына тукталдылар. Министр гади халык аңлап көләрлек бер-ике шаяру сүзе кыстырырга да онытмады. Ошаячагын, авыл кешеләре бу сүзләрне кабатлап сөйләячәген, анекдотка әйләндереп озак искә алачагын, шул арзан алым белән үзенең абруе күтәреләчәген күптән чамалап, пиарщиклар командасына халыкка үтәрлек шаяру әзерләп куярга кушылган иде. Чынлап та, кешеләр өере шаркылдап көлде, аннары гөрләтеп алкышлады. Халыктан аерым, шау-шуга кушылмый, җитди йөз белән басып торучы Сәмәрия яныннан үткәндә ихлас итеп исәнләште, тегесе министрга карап кояш булып балкыды.
Канал в каталоге Максиметера
4 583 подписчиков · Книги