– Тукта, Эдик! Күптән сөйләшәсем килә синең белән. Син дә, минем кебек, еш киләсең, ахр...
– Тукта, Эдик! Күптән сөйләшәсем килә синең белән. Син дә, минем кебек, еш киләсең, ахры, зиратка... – Әти янына... – Мин Рәфинә апаңны сагынам. Үкенәм себердә йөргәнемә. Тыңламадым Вилдан абыйны. Комбайнны ташлап чыгып китүемә риза түгел иде, әрнеде ул. Кире кайтарып булмый шул... – Мин дә үкенәм, Ринат абый. Исән чагында әти белән аңлаша алмаганым өчен үземне гаеплим. Әллә нәрсә: тискәреләнеп, үземә каратырга тырыша идем. Аракы эчеп, тәмәке тартып... Юньсезлек белән. Нигә алай кыланганмындыр инде? Үпкәлисе дә, үч итеп сантыйланасы да, каршы сөйлисе дә, каршы эшлисе дә булмаган бит... Уздырдым инде вакытны әрәмгә, Ринат абый, урамда трай тибеп... – Бала гына идең бит әле, Эдик. Бала чакта үпкәләр була инде ул. Аңлашмау да була. Син үсеп өлгермәдең. Вилдан абый бик кырыс холыклы иде, ул сине белеп өлгермәде. – Әтинең гомер буе тырышып саклаган колхозы күз алдында юкка чыга, Ринат абый, шуңа кыен. Кем тарата бит, гарьлеге ни тора! – Сабыр! Нәрсә турында сөйләргә теләгәнеңне беләм. Тынычлан! Кычкырып сөйләмә кабер өстендә. Үзләре янда булмасалар да, җаннары күкләрдән безне күзәтәдер кебек. Әйдә трай тибүне туктатыйк әле, Эдик! Мин бал кортлары үрчетә башладым бит. Ике оя булды инде. Тынычландыра торган шөгыль икән. Рәфинә белән гел үзебезнең бал булса дип хыяллана идек. Балалар ярата: ипигә май яки каймак ягалар да өстенә бал агызалар... «Бал кортларын ишәйтсәк, бал сатарбыз, себердән дә туктарсың», – ди торган иде мәрхүмкәем. Өлгермәдем, әллә нәрсә суздым да суздым. Булышырсыңмы миңа? – Кулдан килер микән соң? Мин бит тимер-томырның гына телен беләм, дигәндәй... – Бергәләп өйрәнербез! – Ринат кулын егетнең иңбашына салды. – Ләкин бер грамм да аракы капмаска! Бал кортлары хәмер исен якын да китерми! – Юк инде, капмыйм да, Ринат абый, сүз бирәм! Ул бит үземне үзем кайда куярга белмәгәннән генә. Эш булса, бетте, кирәге юк. – Берүк кенә, Гөлүсәләрнең капка төбендә аракы эзләп йөрмә! Әтиеңнең исеменә тап төшермә, энем. Беләсең килсә: мин ул аракы сатучыларга – авылны исертүчеләргә каршы ут ачарга ниятләдем. Тыныч яшәтмим мин аларны! Ә хуҗалыкны кулыңа алам дисең икән, бу – егетлек! Берсүзсез булышырмын! – Сез миңа ышанасызмы, Ринат абый? – Эдик, гаҗәпләнеп, Ринатның күзләренә карады. – Ышанам, энем. Малай чагың безнең аяк арасында уралып үтте бит. Белмәгәнне бергәләп өйрәнербез. – Рәхмәт! Рәхмәт, Ринат абый! Без Фәтхи абый белән район үзәгенә барырга тора идек инде. Җае чыкса, яңа хуҗалык төзибез! – Аллаһ ярдәмен бирсен, энем! Изге сәгатьтә! Я, бер дога багышлыйк әтиең рухына... Гаҗәпләнүе тагын да арткан Эдик та Ринат артыннан кушучлап кулларын күтәрде. (Дәвамы бар.)
Канал в каталоге Максиметера
4 583 подписчиков · Книги