Перейти к содержимому
Максиметер

карыйсың да бетте. Балалар мәктәптә чакта Һади йоклый. Вак-төяк өйдәге эш арытмый, ялкы...

карыйсың да бетте. Балалар мәктәптә чакта Һади йоклый. Вак-төяк өйдәге эш арытмый, ялкыта гына. Төннәрен күзенә йокы кунмый интектерә. Менә шул эш беткәч, башыннан дулкын капладымыни, кайгысы яңадан аңын томалады ирнең. Юк, Ринат үзен көчсез дип санамый, төшенкелеккә бирелермен дип күз алдына да китерми. Хатыным үлде, ничек яшим дип үзен кызганмый ир, Рәфинәне җәлләп йөрәге әрни. «Чәчкә кебек чагы иде бит! Дүрт балама гомер бирде, мине бәхетле итте, ә мин аны саклый алмадым!» – дип битәрли үзен. Сабыйларының моңсу күзләренә туры карый алмый, алар алдында да гаепле саный үзен. Бик тырышса да, Рәфинә кебек назлый алмаячагын, әниләре кебек балаларының дөньясы белән кызыксынып яши алмаячагын аңлый ир. Үсмер генә апалары пешергән ризыклар да гади, әниләренеке кебек тел йотарлык килеп чыкмый. Кирәкле әйберләрен алып бирсә дә, ашатса-киендерсә дә, аерым бүлмәләрдә, яхшы шартларда яшәтергә тырышса да, ана сөюеннән, хатын-кыз хәстәрләвеннән мәхрүм балакайлар үксез булачак. «Нишләдең син, Рәфинә?!» Хатынының кабер өстендә тагын шул сүзләрне кабатлады Ринат. «Нигә генә алдың авызыңа шул агуны? Шул Сәгыйдәләр белән дуслашуыңны сизгәч тә, нигә туктатмадым? Нигә ышандым? Нигә генә киттем шул себергә? Ил өстенә хәер сорашып чыкмаган идек бит! Ачтан үлмәс идек әле! Өй зурайтылмас иде, шифоньерлар алынмас иде... Мусага мәктәпкә барырга гына юнәтер идек барыбер, бурычка керер идек. Аның каравы, исән булыр идең! Бергә булыр идек! Их-х-х, Рәфинә!» Еш килә хатынының зиратына Ринат. Елый. Кеше күзе күрмәгәндә, балаларыннан качып, ирләрчә саран гына аккан яшьләрен сөртә-сөртә елап, күңелен бушата. «Булат йомшарып алды әле. Эш юк бит, РТСны тараттылар, райондагы МТСы да бетте, ичмасам йөреп эшли иде. Акча түләмәгән Гайнуллинга хезмәт итмим ди. Бушка кем йөрсен инде көн уздырып? Мин дә шул акчасызлыкка, эшсезлеккә, кулларымның эшкә зарыгуына түзә алмый чыгып киттем шул себергә... Их! Ләйсән килде беркөн. «Ринат, өйдә Коръән укытып карасам инде, әллә тынычланып китәр иде Булатым», – ди. Чарасызлыктан эчә башлаган. Догалар укыдым өйләрендә. Көн саен үземнең яныма чакырып алам. Сөйләшәбез. Район үзәгендә шиномонтаж предприятиесе ачарга булды әле. Якын. Куллары алтын үзенең. Бал кортларыннан, балалардан арынганда, мин дә булышам. Сирәк инде. Аракы эчүгә салышмасын дип, сөйләшеп кенә торам. Өйләрен төзеп бетерәселәре бар бит. Хәлләр шулай, Рәфинәү. Яныңда булсам, сине дә карап кына торган булыр идем дә соң...» Бу юлы зираттагы гадәти тынычлыкны бозып, кеше үксегәне ишетелде. Ринат сискәнеп, елаган тавыш чыккан якка атлады. Вилдан Яруллович кабере алдында башын иеп аның улы Эдик чүгәләгән иде. «Их, әти! Таралып бетә бит колхозың. Ул Гайнуллинга мин дә, халык та баш булалмый. Беркемгә берни кирәкми. Эндәшүче дә юк. Мин – юньсез, бала-чага, Фәтхи абый – карт. Бүгеннән үз кулыма алыр идем колхозны! Синең исемеңне биреп, яңа хуҗалык төзер идем дә бит – җитәкче була белмим! Эшне кайсы баштан башларга, кайдан акча, ягулыгын алырга, начальство белән ничек уртак тел табарга? Нигә өйрәтмәдең мине эшкә, әти-и-и? Кем миңа ышансын! Трай тибеп йөри дигән синең фикерең калды кеше колагында. Үз балаңны үзең аңламадың... Фәтхи абый бик белә минем уйларны, аның сүзен кем чынга алсын хәзер?! Их-х, әти, яратмасаң – яратма иде, кешегә чутламасаң – чутлама иде, кире кайтсын иде син – рәис, мин – малай чак: без Фәтхи абый белән басуларны сөрер идек, иген чәчәр, урыр идек. Рәхәт иде ул вакытта. Илүзә дә монда иде. Син дә исән идең...» Егет, мышкылдаган борынын тарта-тарта, әле бер, әле икенче кулын күтәреп, юка курткасының җиңнәренә яшьләрен сөртте, аннары җиңен кул очына кадәр төшереп, такта таштагы рәсемне чистартты. Авыр итеп көрсенде дә: «Булмады инде. Синең кебек була алмыйм, әти», – дип, башын түбән иде. Үзе дә шулай утырып очсыз-кырыйсыз уйларына бата Ринат. Эдикка комачаулыйсы килмәде шуңа. Үзенең кайтырга кузгалганын озак көтте. Егетнең, ярамаган эш өстендә тотылган кебек, кыенсынуы йөзенә чыкты. Тизрәк китәргә омтылуын күреп, Ринат аны туктатты:

527 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Книги»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.