Перейти к содержимому
Максиметер

зурая, авырая… Бөтен күкрәген биләп алган төсле инде хәзер. «Аның «акыллы» киңәшен тотм...

зурая, авырая… Бөтен күкрәген биләп алган төсле инде хәзер. «Аның «акыллы» киңәшен тотмасам, икебез дә ач-ялангач килеш урамда калачакбыз. Тыңласам… Сине балалар йортына тапшырсам… У-у-ф! Телем дә әйләнми! Нишләрмен?! Кире дә кайталмыйм. Урамга чыгарлыгымны да калдырмыйча чәйнәячәкләр. Өйдә сине теге исерекнең йодрыкларыннан саклый алмаячакмын! Нишлим, Ходаем, нишлим?! Авылга укып, баеп, җиңүче булып кайтып керермен дә мине кыерсытучыларның, түбәнсетеп караучыларның кирәген бирермен дип уйлый идем бит! Их, Айнур!» Илүзә елый-елый мендәренә барып капланды. Улының йөзенә караган саен йөрәге тетрәнә. Үзен күргәч елмаюлары, шатланулары! Аны балалар йортында калдырып кайтуын күз алдына китерә. Менә бу караватта ялгызы утырыр да улының бәләкәй кулларын, аякларын тотарга, йомшак тәннәрен үбәргә, алсу битләренә, аңа гына ышанган, аңа гына төбәлгән күзләренә карарга зарыгып үләр, яши алмас кебек була. Яшь хатынның йөрәге ярсып тибә, сулышы кысыла, тагын күз яшьләре тамчылый. Тыя торган да, тыела торган да түгел. Җаныңнан, кысып имезгән күкрәгеңнән газиз балаңны аерудан да авыррак адым бармыни?! Зур максатларың да кечерәеп, төссезләнеп, мөһимлеген югалтыр. Мескен горурлык хисе генә, үзеңне җиргә салып таптарга әзер торган адәм рәвешле хайваннарга үч итеп, алардан яхшырак, баерак, өстенрәк булу теләге генә тешне кыстыра. Үз-үзеңне кызгану хисен тирәнгәрәк яшерергә мәҗбүр итә. Йөрәкне – ташка, сүзләрне – тимергә, күзләрне салкын пыялага әйләндерә… – Син миңа рәхмәт укыячаксың әле! Бер-ике көннән онытасың син аны! Рәхәтләнеп каласың, үзеңне иреккә чыккан кош кебек хис итәчәксең! Япь-яшь көеңә нигә кирәк ул сиңа: бала – обуза, аңлыйсыңмы? Кирәкмәгән йөк. Ул сиңа мишәйт итәчәк! Яңадан кыз кебек рәхәтләнеп йөриячәксең, укып, эшкә урнашырсың. Бәйләнгән эт кебек яшәсең киләмени? Бар нәрсәне дә сөйләшеп куйдым, эше беткән, ә син елап утырасың юньсезләнеп. Рәхмәт укыячаксың миңа, күреп тор! – Таң белән бүлмәгә килеп кергән ирләрчә кыяфәтле комендантның нотыгын тыңларлык та, ишетерлек тә хәле юк иде Илүзәнең. Айнуры иртәнге татлы йокысыннан уянмый гына, имеп ята. Йотлыгып имә. Соңгы тапкыр әнисенең сөтен имүен сизәме соң әллә? «Соңгы кабат! Соңгы кабат!» дигән уй чүкеч кебек Илүзәнең миен төйде: сабыен иркәләде дә иркәләде хатын. Үбеп, яратып калырга ашыкты. Йомшак чәчләреннән сыйпады, тәннәрен сөйде. «Булмый! Юк! Бирмим!» Илүзә бар көченә баласын күкрәгенә кысты. Туктаусыз аккан яшьләре сабыеның битләренә, муенына, кулларына, ялангач аякларына акты. Баласының шулкадәр дә тансык, кадерле тәнен калтыранган куллары белән сөртә торды, үбә-үбә чылата торды хатын. – Җитте инде! Елап бернәрсә дә үзгәртеп булмый! Бер син генә бу хәлгә тарыганмыни? Я, бир баланы, я, бар, чыгып кит моннан! Комендант баласын кочагыннан тартып алып, таксига утырып киткәндә, бүлмәдәш кызлары ничек юатырга белми янында уралганда, шул бәхетсез экзаменын биреп буш караватына кайтып ауганда томан эчендә яшәгән Илүзә саламга ябышкан суга батучы кебек пышылдап һаман шул антын кабатлады: – Баегач, аякка баскач, барып алам! Минем балам бернигә дә мохтаҗ булмаячак! Мин барыбер Филария кебекләрдән өстен булачакмын! Төкерим Эдигына! Баегач, баламны кире алам! *** Утыз казны да сатты Ринат. Балаларына ашка салып пешереп ашатырга кулы бармады. Кирегә эшкә китә алмады. Дүрт баланы калдырырга бер кешесе дә юк. Зур әти, зур әниләр олы, дүртесен дә кем сыендырсын? Өчесе дә мәктәптә укый, җитмәсә, Муса беренче сыйныфта. Сәгатьләр буе янында утырып укытырга кирәк. Гөлшаты унга ярыла: сыерын да сава, ашарларына да әзерли, керләрен дә юа. «Себер акчалары» килгәч, хатыны исән чакта сөйләшкәнчә, өйне зурайтты. Авылча, «ямау өстенә ямау» инде: яшәгән өйнең верандасын, чоланын «җылытты» – стеналарны, түшәм белән идәнне уртасында җылыткыч материал калдырып тышлады. Муса белән Һади, Гөлшат белән Йолдыз яңа бүлмәләргә «башка чыккач» өй тагын да моңсуланып калган кебек булды. Өстәп төзү мәшәкатьләре белән юанып, үзенә бер тын ял да бирми ике ай яшәгәннән соң, Ринатның көннәре буш калды. Малны иртә-кич

543 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Книги»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.