Перейти к содержимому
Максиметер

Куян күчтәнәче (роман)

Куян күчтәнәче (роман) Гөл МИРҺАДИ 33. Әлли-бәлли, бәлли-бәү, Әлли-бәлли, бәлли-бәү. Ә-ә-ә-ә, ә-ә-ә-ә… Иңнәрең күтәрәлмәслек авырлыктан бөгелеп төшсә, күңелең елап чыгара алмаган әрнүгә тулса, тешләрең түзәргә кирәк дип кысылса, җырың җыр төсле буламыни әле ул? Тынычландыра торган нечкә тавыш урынына бала куркытып караңгы калын көй чыга. Тагын елый. Йокламый. Илүзә, сабыен кочагына алган килеш, селкенә дә селкенә. Аркасының авыртуын да, аякларының оюын да сизми. Бер ноктага төбәлеп селкенә дә селкенә. – Иртәгә экзамен. Кабаттан бирәм. «Өчле»не эләктермәсәм – беттем, чыгып очтым дигән сүз. Ә-ә-ә-ә! Тукта инде, Айнур, елама! Тс-с-с. Тс-с-с. Йокла! Туалетларны юып киләм хәзер. Шуның өчен генә тота бит. Бала белән общагада яшәү тыелган. Студентларга комачауларга ярамый. Җәйгелеккә, укырга керүчеләр килеп тулса, кая гына барырбыз инде, Айнур? Урамда калсам, экзаменымны бирәлмәсәм, Алла сакласын, бармак төртеп көләрләр, юлдан язган, шулай булачагын белә идек дип куанырлар, авылга аяк басып та булмас. Болай кайтып күренмәгәнгә биш былтыр. Кайтмасам ни… Анда кемгә кирәгем бар? Әти себердән алып кайткан акчасын урлап чыгып киткәнемне мәңге оныталмаячак, һаман каргашып утырадыр әле. Аңа ай буе эчәргә җитә бит ул. Минем урынга тукмалган әнинең күңелендә дә җылы хис булмас. Эдик үпкәләп эчеп йөридер… Заремадан юаттырадыр… Кысыр хатын кемгә дә риза: яшь ни, карт ни, эчкече ни. Әнисенең үзалдына сөйләнүенә бала йоклап китте. Бишек җырыннан моңлырак булды, күрәсең. Илүзә улын сак кына караватка салды, аяк очларына басып өстәл янындагы урындыкка килеп утырды. Таушалып беткән китабын алып, үткән төндә укып туктаган битен ачты. Башына «бухалтерский анализ» дигән авыр фәннең терминнары керерлек түгел иде шул. «Нишләргә? Озакка сузарга да ярамый. Комендантның ачуын китерсәң, зурга җибәрүен көт тә тор». Быелга гына торакта бала белән яшәп укырга рөхсәт сорап күпме кешегә йөз суын түгеп ялынды. Күл буенда үткәргән мәхәббәт төне өчен шулкадәр авырлык күрермен дип уена да кертеп чыгармаган иде бит. «Мәхәббәт дисәң, хәтере калыр. Тәнем-җаным белән Эдикка тартылудан, аның күңеле саф, эчкерсез икәнен белүдән ни файда? Ни эшкә, ни укырга юк… Аның белән ничек тормыш корып яшәмәк кирәк? Өстәвенә, Филариясе. Көн күрсәтмәячәге әледән үк билгеле. Эдикның биленнән кочып матайда җилдергәндә җиңел иде лә ул…» Йөрәгенә пычак булып кадалды бит шул көнне Филариянең кыланышы. Һаман оныталмый. Кыерсытылган чакта акыл томалана икән шул… Гомер буена да бер сыеныр куен, терәлер иң күрмә дә. Эдикның ирләрчә яклавыннан эреп төшүе гаҗәп тә түгел. Ул төннең рәхәтлеге! Төн караңгысында Эдик та бүтәнчәрәк иде. Тик… кабатланасы түгел ул рәхәт! Филариядән котылам дигәндә, тотыла язды. Укымады бит Эдик, иркә булдымы, шаталакмы: төннәр буе эчеп-тартып, шаярып-сугышып клубта, урамда йөрде. «Эдик ишек төбендә басып торганда, Айнурның ярсып елавы! Ишеткәндер бит инде… Ничек яңадан эзләп килми түзәдер шул? Курыккандыр. Маменькин сыночек! Улының әти булуын Филария ишетсә! Дөньяны куптарыр… Әллә Эдик үзенә тагын берәр үпкә уйлап тапканмы? Бала-чага! Килмәве, арттан ияреп йөрмәве хәерлерәк анысы. Минем максатлар белән Эдикның асылы туры килми…» Илүзә әнисе кебек эт тормышында яшәр өчен тырышып-тырмашып укыдымы? Акчалы булырмын, кешечә дөнья корырмын дип хыялланган иде. Менә бит, шул Эдик аркасында кире дә кайталмый, куйган максатларына да ирешә торган түгел. Үз тамагыңны туйдыра алмаганда, бала карап буламы соң? «Бирә алмаган бу экзаменга, ничек тырышып ятласам да, «өчле» куярлар – димәк стипендиясез калачакмын. Туалет юганга түләгән эш хакы үземә җан асрарга да җитми. Бала белән бүлмәдә тотсын дип кенә эшләвем. Айнурга көн саен яңа әйбер кирәк. Үсә дә үсә… Сөтем дә бик аз бит, ичмасам. Бала имеп кенә туймый. Коры сөт сатып алырга кирәк. Кыйммәт!» Илүзәнең битләрен пешереп кайнар яшьләре акты. Йөрәгендә – боз. Комендантның киңәшен уйлаган саен шул боз

686 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.