Биредә инде син автомат аскан солдатлар, этләр белән йөрисең. Үзеңнең дә бил каешыңда п...
Биредә инде син автомат аскан солдатлар, этләр белән йөрисең. Үзеңнең дә бил каешыңда пистолет була, ул сине хәвеф һәм үлем турында искәртеп тора. Монда кеше үзенең йөрәген эчкәрәк, тирәнгәрәк яшереп куя, гүя җанына тимер кием кигертә. Билалның взводы, шәһәрдән китеп, Уссури тайгасы эчендәге объектны саклап йөргәндә көннәр дә үзгәреп китте. Юк, октябрь аеның башы керсә дә, һава суытмады үзе. Монда җәй ике ай чамасы озынрак була икән – бары тик яңгырлар гына башланды. Ә алар биредә бик тә озакка сузыла, ди. Әнә шул явымнардан тулып елгалар да гел ташый икән. Бу якта җир болай да дымга бай булгач, су басулар да гел кабатланып тора, ди. Билал хезмәт иткән полк солдатлары, офицерлары, суда йөзә торган БТРларга утырып, якын-тирә авыл кешеләрен коткарышып йөриләр. Менә хәзер, күрәсең, шундыйрак көннәр якынлаша. Билал үзенең солдатлары белән брезент түбәле хәрби машинага төялеп шәһәргә кайтканда да яңгыр коя иде әле, автоматларны һәм башка коралларны тиешле урыннарына тапшырып йөргәндә дә яңгыр коеп торды. Мондый көннәрне ябына торган накидкасын алмаган иде Билал, полктан үз өенә чапканда, бер ышыктан икенчесенә күчә-күчә, көч-хәл белән кайтып җитә алды. Ләкин барыбер манма су булды, тик моңа тамчы да уфтанмады, чөнки барыбер көне җылы, матур иде! Аннан соң атна буена дәвам иткән четерекле эш, ниһаять, артка калды – хәзер шуның өчен ике тәүлек ял бирелә. Димәк, ул тагын үз иркендә дигән сүз! Вакыты күп булса, «Нишләргә икән?» дип баш ватып тормый инде анысы Билал. Чөнки институтта әдәбияттан имтиханнар биргәндә, ул менә дигән әсәрләрне күз генә йөгертеп уза алды, аларны тәмләп, чын ләззәт алып укырга вакыт җитми иде. Әдәбият буенча программаны шулай кысан итеп, психологик мөмкинлекне искә алмыйча төзүчеләргә ул чагында да, хәзер дә чын күңеленнән ләгънәт укый Билал. Ул программаларны чын, җитди әдәбиятның нәрсә икәнен белмәгән, аның тәмен татып укый алмаган кешеләр генә шулай дыңгычлап тутырып төзергә мөмкин. Әдәбиятны бары тик информация чыганагы итеп караучылар гына! Әдәби әсәр белән ялгызы калып, аның гаять нечкә хасиятләре эчендә чын-чынлап онытылып яши алмаучылар гына төзи аладыр аны шулай. Ягъни әдәбиятның нигезе булган шигъри тоемлаудан мәхрүм адәмнәр – салкын акылга ия кешеләрдер алар. Шулай дип уйлый Билал. Һәм ялгышмый да шикелле. Өенә кайтып, юынып, ял итеп алганнан соң, китапханәгә барырга булды ул. Монда Офицерлар йорты дигән бик матур зур бина бар. Аның яныннан еш кына узып йөри Билал. Узган саен, аның яхшылап, затлы итеп эшләнгән тышкы баскычларына, әллә нинди бизәкләр белән ясалган саргылт агач ишекләренә кызыгып, ымсынып китә. Биредәге бердәнбер мәһабәт, нурлы сарай булып тоела ул аңа. Аулак, тыныч урынга урнашкан булуы аның эчендәге серлелекне, үзенә тарту көчен тагын да арттыра шикелле. Әлеге сарайның саллы гына ишекләрен ачып, Билал эчкә үтте. Ялтыратып эшләнгән таш идән көзге кебек иде. Һәм ул ирексездән еракта калган Казанның Опера театрындагы иркен вестибюльне искә төшерде. Әле моннан ике-өч ел элек кенә, өйләнгәнче, Билал әнә шул театрга еш йөри иде бит. Юк, кызлар белән түгел, берүзе, ялгызы гына бара иде ул анда. Чөнки кызлар белән барса, аларны кич буе көйләп йөрисе, аларның кәефен күрим дип борчылып утырасы була. Андагы илаһи музыка, бөек сәнгать эчендә рәхәтләнеп яши, ләззәтләнә алмыйсың. Билгеле, анда баргач, тәнәфесләрдә чыгып йөргәндә, кызлар белән килгән егетләргә бик тә кызыгып карыйсың каравын, аларны бу дөньяның иң бәхетле кешеләре итебрәк күрәсең. Ләкин синең белән бергә рухланырдай, бергә әсәрләнеп йөрердәй кызны каян табасың аны?! Иптәш егетләре шулай ук бу театрга бик атлыгып тормый. Шулай бервакыт Билал үзенә иптәш булсын диеп таныш егетен алып барган иде дә, ул, Билалны оятка калдырып, залда утырган җиреннән йоклап китте. Хәтта гырлый ук башлады. Шуннан соң театрга беркемне дә дәшмәс булды Билал.