йомдырды да, өстенә япты. Тамагына төер утырды, күзенә менә тамам, менә тамам дип, яшь ...
йомдырды да, өстенә япты. Тамагына төер утырды, күзенә менә тамам, менә тамам дип, яшь килеп бөялде. «Сабыр бул, Газизә, сабыр», – диде ул үз-үзенә. Күрше караваттагылар үзләре чәй эчеп бетергәч кенә аның кыймылдамый аска карап утыруына игътибар иттеләр. – Кара әле, сез ник чәй эчмисез? Чәйнектә кайнар чәй калды анда. – Үлде-е-е... – диде Газизә, үзенә ят тавыш белән. – Һай, Аллам! Ник аны башта ук әйтмисең, ничекләр түздең? Палатадагылар чабыша башлады, кайсы медсестрага әйтергә йөгерде, кайсы Шамил караваты янына килеп басты. Ул арада авырулар йөртә торган карават-арбаны алып керделәр. Шалтыр-шолтыр килеп, арба Шамилне алып чыгып киткәч кенә, Газизә сыгылып төшеп елап җибәрде. Шул чаклар исенә төшеп, Газизәнең күңеле тулды, елыйсы килеп китте, күзләрен сөртеп алды. Озакламый ашарга китерделәр. Әмма ашыйсы килми иде, ул бары компот кына алды. Әле үзенең тәлинкә-чокыр, кашык-калак ише әйберсе юк иде, озакламый кызы китерергә тиеш. Компотны салырга кемдер стакан биреп торды. Җимешләренә нәфсесе төшеп, кулы белән генә берничәне капты. Стаканын юып алып килеп хуҗасына тапшыргач, утырып кына булса да намаз догаларын уку нияте белән тәһарәт алырга китте. Палата ишек төбенә килеп җиткәндә Газизәгә әллә ни булды: күз алдында Шамил шәүләсе пәйда булды, аннары нәнәсе күренеп алды, күз аллары караңгыланып китте. Иреннәре үзеннән-үзе шәһадәт кәлимәсен кабатлады: «Лә-иләһә илләл-лаһу – Мөхәммәдүр-расүлү-лаһи...» Аннары бөтен гәүдәсенә искиткеч рәхәтлек таралды, Газизә ак яктылыкка очты. – Апа, менә бу сумканы Ибраһимова Газизәгә тапшырыгыз әле. – Ул әби үлде бит. – Нинди әби? Мин үземнең әнине әйтәм бит. – Әйе, шул инде. Сез бергә кердегез бит, мин күреп калдым. Ак яулык бәйләгән әбиме, апамы үлде. Моргка илттеләр аны. – Үлде-е-е? – Зөһрәнең кулындагы сумкасы төшеп китте, тез буыннары калтырады, башына күсәк белән суккандай булып, бераз аңына килә алмый торды, аннары бугазына килеп бөялгән төерне чак йотып, кычкырып елап җибәрде. ...Газизәне озатырга бик күп кеше килде. Казаннан җәмәгате белән хәзрәт Габделхак Каюмов та кайтты. – Бу авылның бер якты йолдызы сүнде, – диде ул. Ахирәте Нәфига апа, Газизәнең вафатыннан соң 25 елдан артык яшәде әле. – Шул вакытта «Алла бирса» дигән сүзне әйтмәде шул ул Газизә, «Алла бирса» димәде, – диде ул бер күрешкәндә, ахирәте белән булган соңгы очрашуны – искә төшереп. Камария Вафина