Зәйтүнәнең әнисе сөйләгәнне авызын ачып тыңлап утырган Газизәгә бу хикәя шулкадәр тәэси...
Зәйтүнәнең әнисе сөйләгәнне авызын ачып тыңлап утырган Газизәгә бу хикәя шулкадәр тәэсир итте, ул сөйләгәннәрне күз алдына китереп, кич белән йокыга китә алмыйча азапланды. Алар авылыннан ерак түгел елга ага иде. Аның теге ягында кеше ашаучылар бардыр кебек тоелып, су буена килергә дә курка башлады. Авырганда, кеше ашаучылар төшенә кереп саташты. Төшеннән бераз айныгач, Газизә, рәхмәт укый-укый, килене куйган даруны эчте. Тамагы кызыша, тәне уттай яна, башының авыртуына чыдап булмаслык иде. Җылымса чәйне зур авырлык белән эчеп куйгач, бераз хәл алгандай булды. Уйлары кабат Бурят-Монголиягә әйләнеп кайтты. Хәзер кайда икән ул Зәйтүнә? Эх, бер барып күрәсе иде үзләре торган җирләрне! Газизәләрнең әтиләре сугышта вафат булгач, алар сугыштан соң бер авылдашларына ияреп кире туган якларына кайтып киттеләр. Вокзалларда кеше өстендә кеше иде ул вакытта. Өч баланы әнисе берсе итәгенә икенчесен тагып, «кулыгызны ычкындырмагыз», дип, кат-кат кисәтеп, авыр төенчекләрен алга куеп, үзе юл ярып бара-бара көч-хәл белән поездга утырып, чак кайтып җиттеләр алар. Газизә монда кайткач та вакыт-вакыт сеңлесе белән бурятча сөйләшә иде әле. Хәзер генә берни хәтерләми. Авылда да аларны көтеп тормаганнар. Сугыштан соңгы ачлы-туклы тормыш, җитмәүчәнлек үзәкләргә үтте. Газизә станциягә авызларыннан өзеп әзерләнгән пешкән йомырка сатарга менә иде. Поезд туктауга, «Кемгә йомырка кирәк?» – дип чабып йөрүләр, алучы пассажирлар табылса, аңа кош тоткандай сөенеп, кибеттән ипи, кирәк-ярак алып төшүләрнең хәтердән мәңге чыгасы юк. Нәнәсе төне буе вак-төяк мех кисәкләреннән бүрек колагы тегәр иде. Бик йокысы килсә дә, Газизә аңа җеп саплап тора. Абыйсы Сәйфулла бүрек тегү әртилендә эшли башлагач кына бераз тамаклары туя башлады. Газизәнең иң курыкканы – ачлык. Шуңа ул бервакытта да азык-төлек запасын өзми. Булган акчасына һәрвакыт он, токмач, ярма ише әйберләр алып кайтып тора. ...Дүшәмбе көнне улы Газизәне больницага иртүк алып төшсә дә, врачлар авыруларны тиз генә кабул итмәде. Башта иртәнге киңәшмәләре булды. Аннары тыз-быз килеп районга китәргә әзерләнә башладылар. Ярый, Газизә янына кызы кереп җитте, әнисенең хәлен сорашкач, аңа юбилей хәлләрен тәфсилләп сөйләргә тотынды. Газизәгә кызының янында утыруы, аның кул җылысын тоюы, колак төбендә көр тавыш белән нидер сөйләве рәхәт булса да, ул аның сөйләгәнен өзек-төтек кенә аңлады. «Метеор, Идел, кунаклар, балалар, җыр, моң...» Бераздан врач, ниһаять, Газизәне карады һәм кичекмәстән район больницасына алып барырга кирәклеген әйтте. Больницаның – «Ашыгыч ярдәм» машинасы яңа гына районга чыгып киткән иде. Ярый, бәхеткә, Кукмарага баручы машина тиз табылды. Кызы Зөһрә әнисен районга алып китте. – Газизәне шунда ук ятарга салдылар. Палатага кергәч, Газизәнең җаны өшеп китте. Кылт итеп Шамил белән соңгы тапкыр больницада яткан чагы исенә төште. Ак түшәм, ак стеналар, ап-ак урын-җир... Иртәгә үләсе дигән көнне Шамилнең кәефе бик яхшы иде. Ул көнне Газизә кибетләргә йөреп кайтты, кызы Зөһрәгә җәйге пәлтә алган иде, боргалана-боргалана, иренә аны киеп күрсәтте. «Кызлар кебек булдың моны кигәч, сиңа да килешә», – дигән булды Шамиле. Гомумән, Шамиле бик тәмле телле иде аның. Салгаларга яратса да (ул вакытта салып йөрмәгән ир-ат бар иде микән), нинди генә исерек чагы булса да, авыз ачып бер начар сүз әйтмәде, тавыш күтәрмәде, өстәл кырыена башын салып бераз йоклап алыр иде дә, айнып китәр иде, мәрхүм. Көнләшүнең нәрсә икәнен дә белмәде. Газизәне кая да булса җырларга чакырсалар, үзе бармаса да, сөенер иде, күлмәкләренә кадәр үтүкләп биреп озатыр иде. Икенче көнне йокыдан уянгач, гәүдәсен караватыннан бераз калкытып: – Газизә, үләм бит мин. Ятып та булмый, утырып та булмый, чыдар хәлем юк, – диде дә китеп тә барды. Газизә башта катып калды. Аннары, палатадагыларга әйтергә кирәк дип, як-ягына каранган иде, барысы да иртәнге чәй эчәргә әзерләнеп йөриләр, ризыкларын чыгарып куйганнар, чәй ясыйлар. «Тукта, аппетитларын бозмыйм инде, чәй булса да эчсеннәр», дип, Газизә уеннан кире кайтты. Исенә килеп, Шамилнең күзләрен