Хушлаштың да китеп бардың... (хикәя)
Хушлаштың да китеп бардың... (хикәя) Камәрия ВАФИНА 3. (Ахыры.) Газизә бар көченә чапмакчы була, тик аяклары тыңламый, кычкырмакчы була, тик бугазын нәрсәдер буа, кычкыра алмый. Артыннан куып килүче эт тора-бара зур авызлы котсыз адәмгә әйләнде. Авызыннан кан агып торган бу бәндә кеше ашаучы, имеш. Менә-менә кызны куып җитәм дигәндә генә, Газизә күзләрен ачты. Ул шабыр тиргә төшкән, бөтен тәне калтырый иде. «Йә Аллам! Төш кенә икән! Әстәгъфирулла, чын дип торам!» Газизәнең йөрәге һаман сикерә, калтыравы бетмәгән иде әле. Мондый төшнең аңа беренче генә керүе түгел инде. Бик каты авырып саташканда ул шушы төшне күреп бастырыла, уянгач та бик озак куркып йөри. Беренче тапкыр ул төш аңа Бурятиядә чакта кергән иде. 1937-40 нчы елларда бик күп татарстанлылар вербовка белән Бурятия-Монголиягә киттеләр. Бик яхшы тормыш, яшәү урыны тәкъдим итеп җибәрсәләр дә, барысы да ал да гөл булмады, билгеле. Озакламый сугыш башланып, әтисен фронтка алдылар. Шулай да бригадир булып эшләүче нәнәсе, монда килгәч, ипи ашый башладык, ичмасам, дип, балаларын да, үзен дә юата иде. Алар торган баракта әнисе белән Зәйтүнә исемле кыз яши иде. Яше Газизәдән олы булса да, буе аның белән бертигез диярлек. Алар гел бергә уйный торган булып киттеләр. Берсендә кич белән әнисе кызын алырга кергәч, ике хатын башларыннан кичкән хәлләрне сөйләшә башладылар. – И-и-и, күрмәгәннәр калмады инде безнең, – дип сөйләп китте Зәйтүнәнең әнисе. – Ачлык елны берсе арты берсе өч балам үлеп китте. Аларның ашарга сорап тилмерүләрен, йә Раббым, бер анага да күрсәтмәсен! Зәйтүнәм күкрәк баласы гына иде әле. Сөте булмаган буш күкрәгемне чәйнәп бетерер иде, җанашым. Ул елый, мин елыйм. Ирем, берүк баланы сакла, дип, бер кабымлык ризыкны да авызыннан өзеп аңа каптырырга тырыша, үзе ашамыйча миңа бирә иде. Мин ир кеше, түзәм дигән иде дә, түзә алмады шул. Бер иртәдә йокыдан торышыма гәүдәсе суынып беткән иде инде. Башка чыдар хәлем калмагач, туган авылыма, әти-әни янына кайтырга карар кылдым. Юл ерак, хәлсез көе көнендә кайтып җитә алмадым, бер мари авылына кунарга сорап кердем. Ишекне озын гәүдәле, коры сөякләре калтырап торган котсыз гына бер хатын ачты. – Керегез, кер, – диде ул татарча. Мин бераз марича аңласам да, аның татарча эндәшүенә куандым. Безгә ишек төбенәрәк, морҗа буена урын җәйделәр. Йоклап китәм генә дигәндә, колагыма теге хатынның ире белән пышылдап сөйләшкән тавышлары чалынды. – Берсе – казанлык, берсе чуенлык боларның, – диде ир кеше, хихылдап. Колакларым үрә торды, тынымны кыстым. – Әстәгъфирулла, берсе казанлык, берсе чуенлык дип, безне әйтә түгелме соң бу! Кайбер авылларда, ачлыкка чыдый алмагач, кеше ите ашыйлар, дип ишеткәнем бар иде барын. Йөрәгем чыгам-чыгам дип тибәргә тотынды, мин йоклаганга салышып ята бирдем, үзем нишләргә дип план кора башладым. Бәхетемә, озакламый теге ирнең гырлаган тавышы ишетелде: йоклап китте бугай. Мин – култык астына баламны гына кыстырдым да, төенчегемне дә алып тормыйча, сиздермәскә тырышып өйдән чыктым. Әмма баскыч төбендә нәрсәгәдер абындым. Әллә чиләк булды шунда, шылтырап каядыр очты. Бар көчемә йөгерә башладым. Юл буйлап түгел, бакча артыннан, – түбәндәге елгага таба йөгердем. Елга аша күпер авылның икенче башында иде, анда чапсам, барыбер тотарлар, батсам, елгага батып үләрмен ичмасам, дип уйладым. Борылып карасам, бер шәүләнең минем арттан чапканы күренде. Елгага килеп җиткәч: «Йә Аллам, ярдәмеңнән ташлама!» – дип кабатлый-кабатлый, баламны муеныма атландырдым да суга атладым. Тора-бара су муеныма менеп җитте, авызларыма керә башлады, атлап булмый интектерде, ярый агым көчле түгел иде. Ниһаять, сай җиргә чыктым. Артыма борылып карарга да куркып, судан чыккач та йөгердем дә йөгердем. Бәхетемә, авылыбызга җитәргә күп калмаган иде, ничек кайтып туган йортым бусагасына егылганны хәтерләмим дә. Күземне ачканда, янымда елап-шешенеп беткән әнием басып тора, аңсыз ятканыма өч көн булган икән инде. Менә шулай әҗәлнең авызыннан чак качып котылган кеше без.