Сихерле кое
Сихерле кое Илфак ШИҺАПОВ Коедан беркайчан да кайтаваз ишетелми иде. Кинәт ул телгә килде. Кечкенә генә Озын Улак авылында бердәнбер кое иде бу. Элегрәк халык суны авыл читендәге чишмәдән ташып көн итте, ләкин тирә-юньдә нефтьчеләр казына башлагач, чишмәнең суы авызга алмаслык булып тәмсезләнде. Озын Улак кешеләре суны авыл уртасындагы бабайлар заманыннан калган коедан ала башладылар. Авыл халкы су ала торган коеның үзенә генә хас бер үзенчәлеге бар: аннан беркайчан да кайтаваз ишетелми. Моны берәүләр – коеның тирәнлеге белән, икенчеләр исә бурасының искелеге белән аңлата. Шуларны уйлый-уйлый, Гали кое янына килеп җитте. Ике чиләгенә дә су алгач, ул ашыкмый гына тәмәкесен кабызды да төпсез булып тоелган кое эченә күз салды. – Әй, – дип кычкырды ул, кое төбенә бераз карап торгач, – эһе-һей... – Нәрсә акырасың, дивана? – диде кинәт кемдер кое төбеннән гөбедән чыккан кебек тавыш белән. Кинәт ишетелгән тавыштан Гали дерт итеп китте. Аның кулындагы тәмәке төпчеге, бармак арасыннан ычкынып, кое төбенә очты. Гали, башын күтәреп, як-ягына каранды, әмма кое тирәсендә беркем дә юк иде. «Әллә саташам инде», – дип уйлады, маңгаена кисәк бәреп чыккан тирне сөртеп. Ул тагын кое эченә карады. – Кем бар анда? – Кем, кем, имеш. – Коедагы тавыш бу юлы катырак та чыкты. – Кайтаваз мин, кем булыйм. Кое тавышы ягъни мәсәлән. Бер дә ишеткәнең юкмы әллә? Эчеп килүең генә җитмәгән, тәмәке дә ыргытасың монда. Су биргәнгә рәхмәт юк. Гали тагын маңгаен сөртеп алды. «Саташам, ахры, – дип уйлады ул. – Салуны киметергә кирәк». – Әй, кем дәшә анда? – дип сорады ул, тагын коега иелеп. – И–и, аңгыра, әйттем бит инде кайтаваз дип, – коедагы тавыш тагын гөрелдәде. – һаман ышанмыйсыңмы әллә, алкаш?! Гали тагын, аптырап, як-ягына каранды. Коеда кеше-фәлән була алмавын аңлый иде ул. Нәрсә булыр соң бу? Гали калтыранган куллары белән тәмәкесен кабызып азапланганда, көянтә-чиләген күтәреп, кое янына авылның иң усал хатыннарыннан берсе саналган Хөбби Зөлфиясе килеп басты. Килә-килешкә үк ул үзенең әче тавышы белән: – Нишләп торасың монда баядан бирле, күрше? – дип, Галигә текәлде. – Торам әле, – диде тегесе авыз эченнән генә, – менә тәмәке тартып торам. Зөлфия, ашыкмый гына чиләкләрен тутырып, су алды. Шулчак Галинең башына бер уй килде: – Зөлфия, бу коедан, чыннан да, кайтаваз ишетелмиме әллә? – диде ул әкрен генә. – Вәт тиле, – китәргә җыенган Зөлфия чиләкләрен кире куйды. – Бала-чага да белә бит бу коеның саңгырау икәнен. Әнә ышанмасаң кычкырып кара. – Тавыш юк шул бүген минем, – дип пышылдады Гали, – тамак авыртып тора нигәдер. Син кычкыр әле. – Салкын аракы чөмергәнсеңдер, – Зөлфия нидер уйлап кое янына килде. – Менә кычкырам, тыңлап кара. Зөлфия кое авызына иелде дә ачы тавыш белән «әй» дип кычкырып куйды. Тын да алмыйча, ни булыр икән дип тыңлап торган Гали коедан баягы гөрелдәгән тавыш ишетелгәч тынычланып калды. Әле саташмаганмын икән. Аның каравы кычкыруына каршы коедан «Тагын нинди диванасы акыра инде?» дигән тавыш ишетелгәч, Зөлфия баскан урынында сикереп куйды: – Нәрсә, миннән көләргә уйладыңмы әллә, пеләш тәре?! Кайсы тилесе төште су ала торган коега? Зөлфиянең чәрелдәвенә карамыйча, Гали аңа хәлне аңлатып бирде. Тегесе, бераз уйланып торгач, тагын коега иелде дә: – Кайсы мөртәте бар анда? – дип кычкырды. Зөлфиянең тавышы тынып беткәнче, кое төбе: – Гайбәтче аламасы, нәрсә чәрелдисең әле син? – дип гөрелдәде. – Әнә иреңә кайтып акыр. Тотып кыйнасаң да, бер сүз дә әйтми торган мүкләк ул синең. Зөлфия бер агарынды, бер кызарынды. Ул әле аптырап торган Галигә, әле коега карап алды да, башына кинәт кенә ниндидер фикер килгән кешедәй, коедан читкәрәк атлады. Аяк астында аунаган саллы гына кирпеч ватыгын алып коега томыргач, ул, бермәл тын калып, ни буласын тыңлап торды. Астан ул-бу ишетелмәде. Алар шулай матавыкланган арада, кое янына капыл гына Галинең хатыны Әсма килеп чыкты. – Нихәл, күрше, – диде ул балдай тавыш белән, Зөлфиягә карап. – Суга килдеңме әллә?