Инде караңгы төшеп барган урамнан өйгә кеше килеп кергәч, Гөлҗамал, күземә күренәдер, д...
Инде караңгы төшеп барган урамнан өйгә кеше килеп кергәч, Гөлҗамал, күземә күренәдер, дип, битараф кына утыра бирде. Әйе, соңгы арада аның күзенә төрлесе күренә башлаган иде инде. Тик ишек янындагы кеше хатынга бераз текәлеп карап торды да: "Әни!" − дип, килеп, аны кочагына алды. Үз күзләренә ышанырга белмичә, ерактан кайтып кергән улы Солтанны куллары белән тотып-тотып карады. Әйе, бу аның дүрт ел буена өйгә аяк басмаган улы Солтан иде! Әнисе нинди хәлгә төшкәнен күреп, утызны куып килгән егетнең күзләренә яшь тыгылды. − Әни, ни булды сиңа? Нигә болай яшисең? – дип, өйдәге шакшылыкка, ташландык тормышка күз йөгертеп чыккан Солтан бер минутта барысын да аңлады. Сеңлесе Алсу белән хәбәрләшеп торса да, дөньядагы иң якын, иң газиз кешесе мондый хәлдә яши дип, ул башына да китерми иде. − Сөйләмә инде, − дип, Гөлҗамал әйтер сүз тапмады. Дүрт ел буена җыелган әйтәсе сүзләре әллә кая китеп чуалды. Солтан да мондый күрешүне көтмәгән иде, ахрысы, ул телен йотты. Авыр тынлыкны бозасы килеп кенә ана Солтанның тормышы, эше турында кызыксынды. Тик улы "әйе, юк" дигән сүзләрдән башка берни дә әйтмәде. Бераздан юл сумкасыннан Солтан әнисенә бүләкләр чыгарды. Алып кайткан күчтәнәчләр белән утырып чәй эчтеләр. Кайту шатлыгын юарга дип алып кайткан матур-матур шешәләргә Солтан бер тын карап торды да, тышка чыгарып түкте. Үз кулы белән әнисен сыйлыйсы килмәде аның. Карашында әллә нинди, үзе дә аңлап бетмәслек гаеп тойгысы бар иде әнисе өчен. Аннан алар төне буе сөйләшеп утырдылар. Гөлҗамал күңелен моңарчы беркемгә дә ачмаганча бушатты да бушатты. Улыннан оят булса да, сөйләде дә сөйләде. Солтан әнисен сүкмичә генә, иягенә таянып, өнсез генә тыңлады. "Шулай яшә, болай яшә!" − дип акыл сатмады. Әнисенә кызы Алсу кычкырган кебек яман сүзләр белән акырынмады-җикеренмәде. Алдына карап, тын гына утырган егетнең башында ниндидер исәп бар иде кебек. Иртәгәсен йокыдан уянгач та, Солтан, тышка чыгып, каядыр шалтыратты, кем беләндер озак кына сөйләште. Бераздан өйгә керде дә, үзеннән караш та яздырмаган әнисенә: "Әни, сине терелтми торып, мин китә алмыйм. Синдәге бу бәла – чир. Аны дәвалап була. Аны дәвалый торган белгечләр, табиблар бар! Тик бик-бик теләргә һәм тырышырга кирәк терелү өчен", − дип, әнисен кочагына кысты. Пәһлевандай улының кочагына сабый бала кебек сыеп беткән Гөлҗиһан тагын яшьләрен тыя алмады. – Тик син мине тыңла, яме, әни?! Назифлар, Гашияләр турында бүгеннән онытабыз! – көчле, таза бәдәнле улы өстән аска әнисенә акыллы һәм җитди караш белән сынагандай текәлеп карады. Ә Гөлҗамалның күзләрендә ихласлык чагылган улына чынлап торып ышанасы, язмышын аның көчле кулларына тапшырып, балаларча буйсынасы килде. Ул, үрелеп, улының төкле яңагыннан сыйпады: – Рәхмәт, балам!