Чоңгыллардан чыгам, дисәң (хикәя)
Чоңгыллардан чыгам, дисәң (хикәя) Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА Кайда, нинди хәлдә ятканлыгын белмичә, туңып-калтыранып мал абзарында аунаган Гөлҗамал, сыерының җылы, кытыршы теле белән битеннән ялавына ушына килде дә, ах-ух итеп, чак-чак атлый-атлый, өенә кереп китте. Җылынырга әзрәк табылмасмы, дип? идәндә аунап яткан буш шешәләрне барлап чыкты. Авыз эче ярылырдай булып кипкән хатын, сусап, чүмечтән йотлыгып салкын су эчте дә, инде күптән җыештырылмаган урынына ауды. Башы чатнавыннан бүре булып улыйсы килде Гөлҗамалның. Ике көн буена авызына бер валчык азык капмаса да, ашыйсы килми, ә эчәсе килә. Инде ничә тапкыр башкача эчмим, дип, үз-үзенә ант биргән хатынның аяклары, кулына акча керү белән, аракы эзләп китәләр иде. Шулай аякка баса алмаслык чирләп-сырхаулап ята-ята, иртәгәдән ташлыйм, дип, тукран тәүбәсе биргән эчкече хатын, таңнан торып, баш төзәтергә җай эзли башлый. Инде үзе дә җиләде ул бу тормыштан. Кайчак, мал абзарына чыгып, башны элмәккә тыгасы да котыласы килә бу дөньядан... Ике кат юрганга төренсә дә, җылына алмыйча яткан Гөлҗамал болдырда кемнеңдер аяк тавышларын ишетте. Өч йорт аша гына яшәгән Гашия, исәнлек-саулык та сорамыйча, пычрак итекләре белән өй эченә узды да, Гөлҗамалның битенә хәтле төшеп торган юрганын күтәреп карады. Гашиянең дә хәле ахирәтеннән күпкә яхшы түгел иде, ахры. Ире кыйнаудан зәңгәр таплар "бизәгән" бит-күзе шешенгән, куллары дерелди. − Кая, җаең юкмы әзрәк кенә? − дип, карлыккан тавыш белән сорады Гашия. Гөлҗамал юрганын селтәп торып утырды. − Каян булсын. Алып килгәнең бармы әллә? – дип ачу белән җаваплады Гөлҗамал. Томанлы күзләре белән бераз алдына карап утыргач, хатын ахирәтен аракы сатучы Назифка чыгарып җибәрде: − Бар әнә, кетәклектәге ике тавыкның берсен илт. Барыбер ашатырга бернәрсә дә юк. Гөлҗамал, торып, Гашия кайтканчы "закуска" әзерләде: тап-топлы өстәлгә катып беткән икмәк кыерчыгы, чистартып та тормыйча урталайга гына ярып ике баш суган куйды. Йөреш-хәрәкәтенә кинәт кенә дәрт-дәрман кергән Гашия тиз кайтты. Юылмаган стаканнарга салып, чәкәштереп, готгылдатып эчеп җибәргәч, икесенә дә җиңелрәк булып китте. Теле ачылган Гашия "бер дә юкка" сугышкан ирен "тәмләп" сүкте. Ә Гөлҗамал, тыңлаучы булганга сөенеп, язмышына каһәрләнде. Аракы сатып кына "рәхәттә яшәүче" Назифны искә алдылар. Менә кемдә бәхет! Күпме тели, шуның хәтле эчә ала! Арзан аракы сатып ничек баеды! Шулай, дөньясын бетереп сүгә-сүгә, шешәне бушаткач, икесенә дә күңеллерәк булып китте. Гашия тамак төбе белән җыр сузды. Гөлҗамал ирексездән аккан күз яшьләрен сөрткәләде һәм җебегән борынын учына ышкыды. Шулай, күңелен бушатып, эчәргә башка хәмер калмагач кына Гашия чыгып китте. Ахирәте бар чагында чигенеп торган ялгызлык хисе Гөлҗамалның күңелен тагын биләп алды. Тәрәзәләре күптән юылмаган, почмакларында пәрәвез челтәре эленеп торган салкын йорттагы бушлык җанны суыра. Ире Сөбхәт исән чакта алай түгел иде. Матур гына яшәп ятканда иренең кинәт кенә йөрәк чиреннән үлеп китү кайгысыннан сынды да инде Гөлҗамал. Башта кайгыдан тынычланыр өчен әзрәк капкалады. Шешә төбенә ничек шуып төшкәнен үзе дә сизми калды. Хәзер ул, ничек кенә теләсә дә, шушы чоңгылдан үзе генә чыгып булмаслыгын тоя иде. Туктыйм, башкача тамчы да капмыйм, дип, тукран тәүбәсенә килгән чаклары да булды. Тик үзе дә аңламаган әллә нинди көч аны тагын аракы эзләтеп, кибеткә өстерәде. Тормышының мәгънәсен, дөньясының ямен алган шул коточкыч көчкә Гөлҗамал буйсына бирде. Алган пенсия акчасы дүрт-биш көнгә генә җитте. Шушы бәла белән күзмә-күз берьялгызы калуы да бәгырен телде хатынның. Үстереп кеше иткән ике баласына хәзер эчкече әниләре кирәкми иде. Район үзәгендә генә яшәсә дә, кызы Алсу инде ике ел анасының хәлен кайтып белгәне юк. Яшәүдән туйган Гөлҗамал күңеленнән генә ярдәм-терәк өмет итеп бер тапкыр кызына барган иде дә. "Балам, булыш миңа. Үзем генә булдыра алмыйм туктарга..." Бик күп иде сөйләшәсе сүзләре, тик әнисе Алсу яшәгән зур йортның капкасын күпме шакып торса да, ачучы булмады. Кызының эчкече әнисе өчен кешедән оялганлыгын сизә иде Гөлҗамал. Бер