башлагач, киленнәреннән дә яхшырагы булмады. Бала баласы балдан татлы шул. Үзләре табыш...
башлагач, киленнәреннән дә яхшырагы булмады. Бала баласы балдан татлы шул. Үзләре табышкан, үзләре барышкан – Рәхимә балаларының тормышына бер-ике генә тапкыр кысылды. Искәндәре хатыны белән аерылышырга йөргәнен белгәч, икесен дә чакырып, кинәндергәнче сөйләште, икесенә дә барып җиткәнче үгет укыды, киңәште. Дуамал холыклы Искәндәр белән шундый ук тиз кабынырга яраткан Зөһрәнең яңа өйләнешкән чаклары, бер-берсенә «ешкыла-ышкыла» торган чорлары иде. Шул кыен чорны Рәхимә ярдәме белән имин генә үтә алдылар. Бер-бер артлы ике кызлары тугач, ничектер икесенең дә холкы йомшарды кебек. Ата-ана гына баланы тәрбияләми, бала да әти-әнисен үзенчә тәрбияли шул ул. Гаиләләрен саклап калышкан өчен Искәндәр белән Зөһрә килгән саен әниләренә рәхмәт әйтәләр. Аннары игезәк сыңары Наил 16 яшьлек кызга өйләнергә теләге барлыгын белдерде. Әти-әнисенең, бигрәк яшь бит әле ул бала, әзрәк көтмисезме, дигән дәгъвасына кызның авырлы булуын әйтте. Кызның ата-анасыннан рөхсәт алгач, Рәхимә белән Гафур алар белән бергәләп булачак киленнең никах яшен төшертергә районга киттеләр. Рәхимәнең бер килене шулай 16 яшендә бала тапты. Начармы-яхшымы, мәхәббәт җимешләре бик иртә өлгерде шул Наил белән йөргән кызының. Рәхимә ул киленен дә берсүзсез кабул итте. Улларын яраткан киленнәрен ничек сөймәсен дә ничек үз балалары итеп санамасын Рәхимә?! Кыз бала синең улың өчен үз ата-анасыннан, үз гаиләсеннән аерылган. Үзен генә түгел, ә синең улыңны да, балаларын да бәхетле итәргә тырышып яши. Боларны күрә-аңлый торып, ничек сөенмисең дә, ничек үзеңне бәхетле тоймыйсың?! Килен килбәтле булсын, теле ширбәтле булсын дигәндәй, киленнәр дә, әти-әни, дип өзелеп торалар. Әни кеше күрә – алты туганның үзара туганлык тойгысы ныгый гына бара. Бер-берсенә ярдәм кирәк булса, читләр түгел, туганнар килеп җитә. Алты туган бер-берсенең ярдәме белән алты йорт салып керде. Һәр алтысының белмәгән һөнәре юк. Әнкәм йорты алтын бишек – балаларын, хатыннарын төяп, сагынышып кайтып җитәләр. Әти-әниләренең бөтен эшен җир җимертеп эшләп китәләр. Якынлашып килгән картлыгы өчен дә Рәхимә тыныч. Рәхимә дә, Гафур да белә – аларны балалары ни булса да ташламаячак. Балаларга, оныкларга кирәклегеңне белеп яшәүдән дә зуррак бәхет бармы икән олыгая барган пар өчен? Бәхетнең исеме буламы икән? Шәүкәт, Әскәр, Искәндәр, Рәвил, Наил, Әлфис – менә ул бәхет исемнәре Рәхимә өчен. Һәм, әлбәттә, шул бәхетне бирүче – җаныннан да артык күргән хәләл җефете. Нәсел агачы үзеңнән соң тармакланып, көчәеп-киңәеп кала икән, димәк, юкка яшәлмәгән.