Син мине эзләдеңме? (Хикәя)
Син мине эзләдеңме? (Хикәя) Марс ЯҺУДИН Нәрсәдән башланды соң әле бу сәер хәлләр? Бергә яши башлауларына ярты ел тирәсе иде бугай. Хатыны, гадәтенчә, әниемне күрәсем килә дип, шәһәргә китте. Моңарчы өч көннән дә артык тормый иде. Бу юлы бер атна да, ике атна да узды... Мөнир, шалтыраткалап хәлен белешеп торса да, кистереп кенә «кайт» димәде. «Ярый, күңеле булганчы торсын инде, – дип уйлый иде. – Урак өсте, хатын көен көйләп торыр вакыт түгел әле...» Ниһаять, бер көнне кич эштән кайтуына өй түрендә таныш сумка тора. Йончулы йөзе шунда ук яктырып китте, битендәге комбайн тузаны юылып төшкәндәй булды. – Әни, Ләйсән кайттымыни, кайда ул? – диде. – Бәрәңге чүбе утарга чыгып киткән иде. Аны хәзер утамасаң да була да бит, үләнне йолкыганда бәрәңгесе чыга бит инде аның. Үзе атлыгып торгач, каршы килмәдем инде. Ишек тоткасына кулын салып өлгергән Мөнирне әнисенең чираттагы сүзләре туктатты: – Әллә нинди булып кайткан әле ул. Гомердә булмаганны, килеп керү белән мине кочаклап алды. Чәй куярга җыенгач: «Әнкәй, шырпы кайда ул?» – дип сорый. Шырпының кайда икәнен белмимени ул? Өстәвенә, «Әнкәй» диюен кара әле аның, «Әни» дип бер тапкыр да әйтмәгән кеше. Ә кайтып керү белән чүп утарга чыгып китүен ничек аңларга? – Әй, әни! Яхшы якка үзгәргәч, әйбәт бит инде. Шырпы кайда ятканын мин дә белмим аны. Ә бәрәңге чүбе утарга чыгып китүе... Үзен гаепле сизәдер, кылны бишкә ярыр вакытта китте дә батты бит. Мөнир сарай артына чыкты. Киртәгә таянып, хатынының эшенә карап тора башлады. Шәһәр кызы димәссең, авылча киенеп алган, яулыгын чөеп бәйләгән. Бәрәңгеләрдән дә биек булып үсеп киткән алабуталарны йолкый да киртә артына ата, йолкый да ата. Хатын, сарайга таба борылган бер мизгелендә Мөнирне күреп, тураеп басты. Кул арты белән маңгай тирен сыпырып төшерде. – Нәрсә, алабуталарны шулкадәр яратмыйсыңмыни? – диде Мөнир. – Исәнме! – диде хатын. Бер мизгел тутырып кына иргә карап торды, әйтерсең аны беренче мәртәбә күрә. Шуннан соң: – Шушы кишәрлекне генә чыгыйм инде, – дип, иелә башлады. – Кил әле! – диде Мөнир. – Ташла! Хатын, битенә төшкән чәч тотамнарын яулык астына тыга-тыга, күндәм кыяфәттә иренә якынлашты. Ир аны килеп җитү белән кочаклап алды. Хатын, бераз гына читләшеп: – Кит, кеше күрер, – диде. – Син мунча кереп чык, мин ашарга әзерли торам, ачыккансыңдыр. – Ул нинди «кереп чык» тагын! Шәһәр түгел бит монда, бергә керәбез. Әнинең анда әзер инде, өстәлдә. Күп тә үтми Мөнир, хәлсез хатынын күтәреп, өйгә килеп керде. – Ай, Аллам! Ни булды, нишләттең киленне? – диде Шакирә карчык, куркуыннан агарынып. – Менә монда сал! – дип, карават өстендәге япманы тартып алды. – Нәрсә эшләтим ди! – диде Мөнир. – Булып җитмәгәнме әллә ул мунча? Истән ауды бит. – Нишләп булып җитмәсен, төш вакытында ук яккан мунча. Хатынын назлыйсы килсә дә, аны кызганып, Мөнир ул төнне уртак түшәккә ятмады. Хатынына хәл кереп, чәйләр эчеп алгач, үзе генә мунча кереп чыкты да сарай артындагы каен төбенә корылган шалашына чумды. Төнге һаваның хуш исләренә исереп, шунда ук йоклап та китте. Иртәгесен ул уянып чыкканда, әнисе, гадәттәгечә, сыер сава иде. Тик, нигәдер, сөтнең чиләктәге җыры башкача: абынып та китә, туктап та куя... Ишегалдында кулъюгыч шалтырый башлавын ишетеп, Шакирә карчык ялт кына алачык ишегеннән карап алды да: – Улым, киленне чакыр, чәй эчәбез, – диде. – Бәй, син мондамыни? Сыерны кем сава алайса? – диде Мөнир. – Килен, – диде әнисе. – Саварга өйрәт әле дигәч, күрсәткән идем. Бар, чакыр, савып бетерә алмас ул, үзем бетерермен. Алачыкка килеп керү белән, килене чәйнеккә тотынды. Шакирә карчык, аның бу яңа гадәтенә аз гына да игътибар итмәгәндәй: «Килен, чәйне үзем ясармын мин, утыр», – диде. Килене утырды, ләкин үз урынына түгел. Соңрак килеп кергән Мөнир моңа аптырабрак карап торды да, хатыны аңламагач, дәшми генә буш урынга барып утырды. «Әни, – диде ул, – мин бозауны яланга чыгарып бәйләдем, эчерерсез инде, өлгермим. Көннәр әйбәт торганда комбайнны туктатырга ярамый бит».