әти-әни төсен саклап төп йортта яши.
әти-әни төсен саклап төп йортта яши. Илгиз исә мәктәпне тәмамлап, хыялларны тормышка ашыру нияте белән Казанга китте. Үз көче, үз тырышлыгы, үз белеме белән юридик институтка керде. Аның белән генә чикләнеп калмыйча, хокук белеме буенча укыды. Эш урынын түбәннән башлады. Егетнең булдыклылыгын күреп аңа күтәрелергә ярдәм итүчеләр дә табылды. Берничә ел сәркатип булып эшләде. Аннан хезмәт баскычлары буйлап атлап, хөкемдар ярдәмчесе дәрәҗәсенә менде. Киләчәгенең өметле булачагын күзаллаган егет, сөйгән яр хыянәтен дә тойды, югалтулар белән дә очрашты. Аннан, тормыш коруны түгел, ә хезмәттәге уңышларын беренче урынга куйды. Шулай тынычланды, күңел ярсуларын шулай басты. Кызлар белән очрашмады, аралашмады түгел, тик ул аларны артык якын җибәрмичә, акыллы гына котыла килде. Чөнки, бер авызы пешкән иде. Артык якынаерга да, өзелеп яратырга да курыкты. – Гаиләле булу артык мәшәкать. Хатының, балаларың булу зур җаваплылык өсти. Төннәр буе эштә утыруны, эштән арып кайтып, ялгызың калырга теләүләрне алар аңламас, – дип үзен ышандырды да, парлы булу хыялын зур йозакка бикләп куйды. Әти-әнисенең: "Без исән чакта өйлән. Сине гаиләле килеш күреп, туйларыңда утырып каласыбыз килә", – дигән сүзләре дә уеннан кире кайтара алмады. Дөрес, төпчек бала буларак, ул әти-әнисен барыннан да артык яратты. Өйләрен дә ясатты, акчасын да өзмәде. Авырган вакытларында нинди генә табиб тапмады, даруын да исәпләп тормады. Саулык акчага сатылмый икән шул ул. Чирләреннән тернәкләнә алмыйча, улларының нинди хатын белән язмышын бәйләвен дә белмичә, әти-әнисе бер-бер артлы гүр иясе булдылар. Илгиз бу югалтуны бик авыр кичерде. Тынычлана алмый озак изаланды. Һәрчак ашкынып кайткан туган йортының да әти-әнисеннән башка буш һәм нурсыз булуын аңлады. Газизләре өзелеп көтеп тормагач, инде еш кайтып йөрүдән мәгънә юклыгы да кәефен төшерде. Абыйсының үз тормышы, үз мәшәкатьләре. Тәнеңдә бер кан акса да, син инде үз йортыңа кайтмыйсың кебек. Бу вакытта күңелдәге бушлыкны эш кенә тутыра алмавын, гаилә җылысына, хасияткә сусавын да төшенде ул. Тик инде яшенең 40ка җитеп баруы гына үзен сиздерә иде. Аның яшендәгеләр ул-кызларына туй ясаганда, аңа өйләнү турында уйлау да оят булып тоелды, хәтта. Икенче яктан уйласаң, әти-әнисенең әйткән сүзләре дә бар. – Картлыгыңда ялгызың бик кыен булачак. Ялгыз калырга тырышма, улым, – дигән сүзләр якыннары арадан киткәч, еш хәтерендә яңарды. Ләкин өзелеп гашыйк булган көннәрен исенә алып, кабат кулларын селтәде. Ул яраткан ярлар бит инде күптән гаиләле. Ә аңа тиңнәр әле дә юк кебек. Бу турыда кычкырып йөрмәсә дә, яхшы белә. Эльмира белән участок инспекторы булып эшли башлаган чакта очрашты ул. Кыз ул вакытта студент кына иде әле. Формалы, кара күзле егеткә ул да тартылды. Матур гына аралашып киттеләр. Аз гына аралашканнан соң, кыз Казанга китеп, югары уку йортына укырга керде. Баштарак сагынышып күрешсәләр дә, соңрак кыз очрашулардан кача башлады, кәефе дә үзгәрде. Илгиз югалтудан куркып, ул торган тулай торакка да күп тапкырлар барды. Ниләр генә эшләмәде кызны үзенеке итәр өчен. Ул барыннан да файдаланды гына. Ахыр чиктә, үзенең авырлы булуын әйтеп, кияүгә чыгачагын хәбәр итте. Илгизгә артык сүз әйтергә дә, тәкъдимнәр уйларга да урын калдырмады. Әллә яратып тормышка чыга, әллә алданып, анысын аңлатып тормады. Ни генә булса да, үзеннән дә артык яраткан кызның мондый хыянәтен Илгиз кичерә алмаган булыр иде. Аралары өзелде. Тик йөрәктә мәңге дә төзәлмәс яра калды. Ул аны бүген дә күңеленең иң түрендә йөртә. Шулай да, бүген дә кичерә алмый. Димәк, бүген ул машинасына утыртып кайткан кыз да, ачы хыянәтнең җимеше. Эльмираның озак та яшәмичә аерылуын, кызы үсүен ишеткән иде бит ул. Бәлки шул чакта янына барып аңлашса, алар бергә дә булыр иде. Илгиз дә ул вакытта өйләнмәгән иде. Хыянәтне, үзен башкага алмаштыруны кичерә алмады. Бүген дә ярату янәшәсендә нәфрәт очкыны бар. – Адвокат хатыны булып яшисең килмәгәч, утыр кибетеңдә хуҗаң биргән акчаңны көтеп, – диде ул ярсуын тышка чыгарып.