Ә көзгедә синең карашың... (хикәя)
Ә көзгедә синең карашың... (хикәя) Ләйлә ШИҺАБИЕВА Ерак юлларга ялгыз гына йөрергә яратмый Илгиз. Ул йә берәр дустын утыртып чыгып китә, йә булмаса юлдаш таба. Күп вакыт юл читендә аптырап басып торган кешеләрне дә калдырып китәргә күңеле тартмый. "Машина буш бит, утырсыннар. Барыбер шул якка барам бит", – дияргә ярата. Бу юлы эш белән Алабуга якларына барган иде. Шәһәр читендә үк басып торучы ике кыз баланы утыртты. – Башта Казанга, аннан автобус белән районга кайтабыз. Үзегезгә җайлы җирдә төшерерсез, – диделәр кызлар, җайлы транспорт булуга сөенеп. Илгиз башта кызлар белән әллә ни сөйләшмәде. Үз балалары яшендәге кызлар белән нәрсә сөйләшәсең инде. – Кая укыйсыз, кая барасыз? Нишләп автобуска чыкмадыгыз? Очраклы машиналар белән йөрү куркыныч түгелме соң? – кебек сораулар биреп, аларга кыска-кыска гына җаваплар алды да, ир тын гына юлын дәвам итте. Көзгегә карап-карап алганда, шофер ягына утырган кызның карашлары белән очрашты ул. Шундый таныш, ягымлы караш аңа кемнедер хәтерләтәдер кебек тоелды. Шундый ук кашлар, чәч бөдрәләнешләре, хәтта тавышы да яшьлегенә алып китте. Шактый гына яшьлек хисләрендә адашып барганнан соң, сорамыйча булдыра алмады: – Кызлар, шулай да, кая кайтасыгызны әйтмәдегез бит әле... – Сез бит үзегез дә кая кайтасыз дигән сорауны җавапсыз калдырдыгыз, – диделәр кызлар чая гына. – Хә мин сезне үзебезнең якларга алып китсәм нишлисез инде? – Сезгә кайтабыз да, кунак булабыз инде, – дип, куркуларын сиздермәде кызлар. – Яшел Үзәнгә. Сезгә ерак калмый инде. Тик шәһәргә түгел, авылга мин. Үземнең балалардан беләм, яшьләрнең хәзер бик авылга кайтасы килми, – дип җаваплады ир. – Без Яшел Үзәннең үзенә. Әле йорт яныннан да узарсыз, бәлки, – дип көлеште кызлар. Ир тагын да аптырап калды. Хәзер кем кызы булуларын сорашасы гына калды. Яшьлектәге мәңге онытылмас ягымлы карашлы сөйгәнен исенә төшергән кызны күз кырые белән генә булса да, бик озак карап барасы килде аның. Гүя янәшәсеннән яшьлеге атлый иде. Барысы да күз алдына килде. Хәер, онытмаган да ул аны. Һәр кешедән шул карашларны эзләү, бәлки, бу юлы да алдый гынадыр. – Мин бит бөтен районны аркылыга-буйга йөргән кеше. Кем кызлары соң сез? – Мин укытучы Хәлимә кызы. Әтием күптән юк инде. Әни абыйлар белән яши. Абый таксида йөри. Беләсездер дә, бәлки, – диде кызларның берсе. – Минем Яшел Үзәндә дәү әнием яши. Без әни белән аның янында яшәдек. Хәзер әни Казанга күчте. Ләкин мин күбрәк дәү әни янына кайтып йөрим, – диде икенчесе. – Әниең кем була инде, сер булмаса? – Эльмира исемле. Укытучы иде. Хәзер укытмый инде. Кибеттә сата, – диде кыз. Ир башка сораулар бирмәде. Барысы да аңлашыла иде. Бары тик якын карашны күзәтеп барып, үз дөньясына чумды. Яшьлектәге югалтулар, сагыш, үкенечләр барысы бер юлы көйдерде аны. – Әниең Илгиз исемле егет турында сөйләгәне юкмы сиңа, – дип бик сорыйсы килде дә, батырчылыгы җитмәде. Шулай да, кызлар төшеп калганда, "Эльмирага Илгиздән сәлам әйт, яме. Кара күзле Илгиздән дип әйт. Ул белә. Оныткан булса да, исенә тиз төшәр", – диде һәм кызның җавабын да көтеп тормыйча кузгалып китте. Әллә нинди җавап ишетүдән курыкты сыман. ...Илгиз – артык кешелекле, ышанучан, олы йөрәкле ул. Озак еллар хокук саклау тармагында эшләде. Бик күп аянычлы язмышлар белән очрашты. Күз алдында таркалган, йә булмаса, аерылышырга килеп тә, шунда ук дуслашып кайтып киткән гаиләләр, чарасызлыктан башын игән кешеләр, хөкем карары чыкканда да, үкенә белмәүче танышлар да очрады. Күпме генә кырыслык таләп итүче вакыйгалар алдында калса да, күңеле тупасланмады, янәшәдәгеләргә ышанычы бетмәде, сүрелмәде аның. Үзең әйбәт идең, дип аркасыннан сыйпаучы да, булышырга теләүче дә күп иде. Аны танымаган кеше бик сирәктер. Яшьләр белеп бетермәсә генә. Илгиз тумышы белән гади бер авыл малае. Гаиләдә мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлаучы бердәнбер бала. Абый-апалары уртача гына укып, барысы да язмышларын авыл белән бәйләгән. Гади генә көн күреп, үз тормышлары һәм язмышларыннан канәгать булып, күңел тынычлыгы белән яшәп яталар. Нигез җылысы да сакланган. Уртанчы абыйлары