— Нәрсә булсын безгә, Энже бөртеге, картлык галәмәтедер инде, бераз күзләр йомшый инде ...
— Нәрсә булсын безгә, Энже бөртеге, картлык галәмәтедер инде, бераз күзләр йомшый инде ул картайгач. Ә син яшь әле, әнә саф чишмәдәй тавышың челтерәп ага, ә үзең ...йөзең балкый, бәхетле генә бул, балакаем, бәхетле генә бул. Әнә кара тәрәзәгә, синең дусларың оча, кар бөртекләре кунакка килгән, ниһаять кыш башлана, дөнья ямьләнә, дөнья яктыра. Саймә бүген рәхәтләнеп төне буе урам күзәтә аласың, багана утлары янмаса да, энҗе бөртекләре дөньяны яктырта. Таня апа шаярырга тырышып көлемсерәп куйды да: — Нинди яңалыклар белән кердең, сеңлем? — Яңалык юк, хәлегезне генә белеп чыгарга теләгән идем, ә сез... Шәфкать туташына сүзен дә әйтеп бетерергә ирек бирмәде Таня апа, янә елмая төшеп: — Безнең яхшы, сеңлем, әйттем бит инде, картлык галәмәте. — Ярар, ышанып карыйм, кичке аштан соң кан басымы үлчибез, онытмагыз, бәлки үземә керергәдер, сез чыгып йөрмәссез? Шәфкать туташы сораулы карашы белән палатада ятучыларны карап чыкты. — Тагын нәрсә? Барыбызның да аяк йөри, каты авырып ятучы юк, ә мин, минем хәтта өч аяк, шулай булгач ничек чыкмыйбыз ди инде? Таня апа көлеп җибәрде, аңа палатада ятучылар кушылды. Шәфкать туташы аларга кушылып көлде дә чыгып китте. — Таня апа, сез искиткеч адәм иясе, Алланың рәхмәте бәлки сезне безнең күңелебезне күтәреп торыр өчен саклыйдыр. Сез булган җирдә бары шатлыклы йөзләр, каядыр этәргеч хисләр генә хасил буладыр. Беләсезме, минем әни дә шундый шаянрак. Вера үзенчә көлеп алды да сүзен дәвам итте: — Безнең авылда да төрле кешеләр яши, чуваш та бар, рус телендә сөйләшүче дә, татары да, хәтта казахстан кешеләре дә килеп адашкан. Казахстан димәктән, безнең күршегә дә казахлар килеп урнашты. Болай ачык күңелле кешеләр, терлек күп тоталар, сарыклары да безнең бозаулар хәтле аларның. Терлек димәктән, бер кызык искә төште. Мин яшьрәк идем әле ул вакытта. Безнең күршеләрнең гадәтләре начар иде, сыерларын безнең тәрәзә каршындагы рәшәткәгә бәйләп куялар иде. Әнинең шуңа бик ачуы чыга, һаман талаша тегеләр белән. "Нигә сыерыгызны үз рәшәткәгезгә бәйләмисез, җитмәсә әле тәрәзә каршымда, бөтен әшәкесе дә минем каршымда кала, аны бит миңа җыярга, әле чебен җыя", — дип. "Ике сыерны бергә бәйләп булмый бит, бер-берсенә комачаулыйлар", — дип акланган күрше апаң. Ахырдан үз рәшәткәсенә бәйләгән, ...тик... тик, бары тик берничә рәшәткә аша, сыерлары бит барыбер бер ияләшкән җиргә яткан, нәкъ менә безнең тәрәзә төбенә. Вера рәхәтләнеп көлеп җибәрде дә: Өч, дүрт рәшәткә нәрсә үзгәртә инде? Сараегызга кертегез дигәч тә, караңгы төшмичә нигә кертик, абзар быкырдатып дигәннәр. Бер көнне әни керде дә, иске себерке кая дип сорый. Мин аны бәрдем, әни, себерерлеге калмады дим. Әни җитез атлап чыгып китте. Ә мин, ул нишли икән дип артыннан чыктым. Ә нишләгәнен күргәч егылып китәрдәй булдым, әй көлдем, инде, әй көлдем... — дип, Вера янә кычкырып көлә башлады, хәтта сүзен дәвам итә алмады. — Нишләгән соң? Үзең генә көлмә, безгә дә сөйлә. Аптырап калган Камилә Вераны йотардай булып аңа карады. Вера бераз тынычлана төшеп: — Әни иске себеркесен тотып як-ягына каранды, урамда кеше күренми иде. Әкрен генә безнең рәшәткә янына яткан сыер янына килде дә, әле генә барлыкка килгән тизәген себерке белән бутап, сыерны буярга тотынды. Куркудан сикереп торган сыер нишләргә белмәде. Ә әни үз эшен дәвам итте. Бөтен җирен буяды, хәтта җилеме дә качып калмады. Вера янә көлеп җибәреп: — Әнине башта аңламадым, өйгә кергәч нигә алай эшләдең инде, дидем. "Соң кичә бер рәшәткәне сындырган, рәшәткә аша чит тавыклар кереп чәчәкләрне харап иткән, аннары, ике көннең берендә үз капка төбемнән кеше сыеры тизәген җыярга туры килә, әнә бакча башына бәйләсен", — дип, үз эшеннән канәгать калып чәй эчәргә утырды. Вераның тәмле итеп көлүе палатадагыларны сихерләдеме, алар бердәм булып рәхәтләнеп көлде. Бары тик ишек кырыена якын караватта яткан Ниса гына, үзеннән олы апаларга, ниндидер нәфрәт чыккан күзләре белән карады да, борылып ятты да, үзенең наушнигыннан нәрсәдер тыңлый башлады. Бары апаларның гына аңа исләре китмәде, әлегә аларның күңелләре тыныч,