Күршеләр (хикәя)
Күршеләр (хикәя) Гөлчирә ГАЛИМОВА Икенче бүлек Саймә аптырап китте, әйтергәме, юкмы дигән булып, уйланып торды да: — Таня, син бит биш бала дигән идең. — Әйе, әйе, биш бөртек иделәр. Олы улым полициядә эшли башлаган иде инде, ул шәһәрдә яшәде. ...Язмыш дигән нәрсә мине җәлләмәде шууул, җәлләмәдеее. ...Шулай вакыт дигәне әкренләп үтте, балаларым үлгәнгә ике еллыкны үткәрергә әзерләнеп йөргән чак... мин бит ...мииин тагын бәла ишегемне шакыр дип уйламаган да идееем, ә ул шакыды... каты итеп шакыды... кунаклар килергә ике көн калгач шакыды... Шәһәрдән зур машина белән берничә машина капка төбемә килеп туктады, капкамны нигәдер бикләгән булынган, ә алар шакый, дөбер-дөбер, дөбер-дөбер... Йөрәгем әллә нишләде шунда... ишеккә таба атлап бара алмыйм. Мәктәптән кайткан төпчек улым чыгып капканы ачкан. Өйгә погонлы кешеләр керде... берсүз әйтә алмый басып, катып калдым... Улым эше буенча төнге кизү вакытында ...ялгыш, әйе, әйе, ялгышмы, язмышмы... улым кеше талаганны күргән, булышырга ашыккан... ә кеше талаучы җәлләмәгән, уйлап та тормый пычакны нәкъ йөрәгенә чәнчегән. ...Үзем тиле, кешелекле булыгыз, балам, ярдәм итеп, кешене хөрмәт итеп яшәгез дип үстердем. ...Менә ярдәм иткән... Мин үземне тирән, караңгы чокырга төшкән кебек хис иттем. Күпме тырышсам да чокырдан чыгарга юл таба алмадым, дөресрәге, мин теләмәдем, яктылыктан курыктым. Нәрсә көтә мине бу якты дөньяда? Бу кайгы мине бәреп екты, шунда инде мин эчүчелеккә бирелдем... эчтем... акны-караны аера алмый эчтем. Менә хәзер шул эчү нәтиҗәсенә карап утырам. Ярты гарип калдым, ярты гарип... — Таня, син ялгызың түгел, ике балаң өчен тырышып яшә, аларга терәк бул, ике, ишетәсеңме, син аларга кирәк. Саймә Таня янына килеп аның кулын тотып: — Әле оныклар сөяргә өлгерерсең. Таня елмаерга тырышып: — Юк шууул, юююююк, берьялгызым дим бит... Калган икесе дә үлеп китте, мине калдырып китеп бардылар. Мин гаепле, барысына да мин гаеплееее... бер улым дуслары белән кыш көне елгага балык тотарга барган җиреннән кайтмады, су астына киткән, гәүдәсен дә таба алмадылар балакаемның, каберенә барып елый да алмыйм бит, кабер туфрагын тотып елый да алмыыыыыйм... Ә аннары, аннары чыннан да берүзем калдым, абыйларым үлде дип Николаем да эчә башлады. Җаны талады, йөрәк әрнүенә түзә алмый эчте, ә ахыры, ахыры үлем белән тәмамланды... Өйгә кайтып җитәргә дә күп калмаган бит балакаемның... күп калмаган... күрше капка төбенә җиткән бит, ә өйгә кайтырга хәле калмаган, егылган. Ә ул көнне утыз градус салкын иде. Нигә? Нигә мине шулай Алланың рәхмәте җәзалаганын белсәм иде. Кая соң дөреслек? Менә хәзер көлеп яшәргә генә калды миңа, үз-үземнән көлеп... Әй белгән булсам балаларымны шәһәргә укырга да җибәрмәс идем, бәлки алар өчен җәзамны аламдыр... Бәлки алар исән булса бу үлем мәрҗәне дә өзелеп чәчелмәс иде, чәчелде шул, чәчелде, гаиләм төбе тамыры белән юкка чыкты. Яшәүнең мәгънәсе калмады... — Таня... тынычлан... Алланың рәхмәте сине нигәдер исән калдырган, ә балалар... димәк, алар анда кирәк булган, урыннары җәннәт түрләрендә булсын. — Миңа яшәү нигә аңламыйм? Ике-өч ай саен хастаханәдә үтә көнем, мин кемгә кирәк? Үз күңелемне күтәреп йөрим, елыйсым килсә дә көләм, үз-үземне ничек тотарга белмим мин... белмииим... — Әйе, зур сынаулар аша үтәргә туры килгән сиңа, Таня. Син тынычлан инде, ярыймы, кан басымың күтәрелер. Без... Саймә апа сүзен әйтеп бетермәде, палатага шәфкатъ туташы керде. — Хәлләрегез ничек, апалар? Бераз ял итеп алдыгызмы? — диде дә, Таня апа утырган карават янына килеп: — Күрәм, сез ял итәсе урынга сырость развели, что такое, Таня апа? Мин сезне ике ел беләм, тик болай елап утырганыгызны күргәнем юк иде. Нәрсә булды инде? Берәр җирегез авыртамы? Табиб чакырыргамы? Күз яшьләрен сөртеп, һәрвакыттагыча елмаерга тырышып Таня апа кызга карады да: