димәгез… Бу сөхбәтне кире мәгънәдә аңламагыз… Татарда «сөйкемле сөяк» дигән сүз бар. Би...
димәгез… Бу сөхбәтне кире мәгънәдә аңламагыз… Татарда «сөйкемле сөяк» дигән сүз бар. Бик асыл гыйбарә бу. Кем кемне ярата бит. Әнә шул яратуда сөйкемле сөяк бик зур әһәмияткә ия инде. Кемнеңдер сөйкемле сөяге турыдан-туры сөюгә алып килергә мөмкин. Әнә шул сөйкемле сөяк сөйгәнеңнең башка ошап бетмәгән, килешмәгәндәй күренгән җитешсезлекләренә дә күз йомдырырга мөмкин, шуңамы, чын гашыйклар, иң беренче, егеттә яисә кызда булган сөйкемле сөякне табарга тырышалар. Табалар икән – шуңа табынып яшиләр. Ә табыну – иң югары сөю ул. «Сөям!» – дидең, димәк, тормышта кемгәдер сөялдең. Ул да шуның белән сиңа сөялде. «Сөям!» – дидең, димәк бер сөямгә – дүрттән бер аршынга үсеп киттең. И оланнар! И җегетләр!!! Дөньяда иң олуг нәрсә – СӨЮ. Мин моңа тугызынчы дистәмә аяк баскач бигрәк тә нык төшендем, инде бүген үлсәм дә, шуны төгәл вә ачык белеп китәм. Мәхәббәт Хак Тәгаләдән кешеләр күңеленә иңдерелгән иң изге, иң илаһи хис ул. …Поезд тәгәрмәчләре, Казан ягына юл алып, тавышларын ешайта һәм көчәйтә башлауга, Җүәйрә Җәүдәтнең йөз-битен, төс-кыяфәтен күз алдына китерде: ифрат куе, кылдай каты кап-кара чәчләр, кашлары калынрак, әмма ирләргә һәм егетләргә андый кашлар килешә, алар ныклык билгесе; маңгай биек һәм текә, борын бераз озынчарак һәм туры… Ә күзләр? Кап-кара бу зур күзләргә әллә нинди сәер бер җылылык тутырылган, шул сине гел иркәләп тора, гел иркәләп… Иреннәре калынча вә кызгылт, туры төшкән иягендә «мәхәббәт чокырчыгы – уентыгы» бар. Тукта! Туктале!! Поезд алга чабуын дәвам итә. Туры төшкән иягендәге «мәхәәббәт чокырчыгы» Җүәйрә өчен иң матур, иң сөйкемле урын бит ул. Тагын… «Ифрат куе, кылдай каты кап-кара чәчләр»не кызның бит туйганчы бер сыйпыйсы килгән иде. Сыйпыйсы да сыйпыйсы, мәңге сыйпыйсы… Юк, болай булмый бу! Булмаячак та!! …Поезд, кичке эңгер-меңгерне кисеп, билгесезлеккә кызулый төшә. Кая чаба ул? – Әле вакыт бар! – Ашыгырга кирәк, ашыгырга!!! Казан егетен гаҗәпкә калдырып… кыз ишекне ябып та өлгермәгән кондуктор хатынны этәрә дә тышка сикерә. Аяусыз адым: моннан соң йә бар син, йә юк! – Дура! – дип акыра аның артыннан кинәт чәчләре тузгып, күзләре акайган хатын. «Сама ты дура!» – дип уйларга гына өлгерә Җүәйрә. Калганын ул хәтерләми… …Район шифаханәсе… Реанимация бүлеге… Тыз-быз килеп йөрүче ак халатлы врачлар, чыраен сыткан авырулар, чираттагы чирлеләр, якыннарының хәлләрен белешергә килгәннәр – барысы да реанимация бүлегеннән каядыр читтә йотылып калганнар. Бу бүлектә мәңгелек тынлык, чөнки әлеге бүлмә бу дөнья белән теге дөнья арасындагы кысан бер коридор, «Йә – бу якка, йә – теге якка…» дигән пункт-нокта. Бик каты ялварулардан соң Җәүдәтне Җүәйрә янына керттеләр. Ә-нә ул… Кечкенә авызы ачыла төшкән һәм анда сөт теше. Җәүдәт өчен Җүәйрәнең иң сөйкемле сөяге… Кызның йөзенә текәлеп каткан егет кинәт сискәнеп китте. Җүәйрә дә, җан җылысын тоеп, серле күзләрен ачты һәм таң кояшыдай балкып елмайды… Сүз ахыры …Без берәүдә кунакта утыра идек… Революциягә кадәрге татар зыялыларына хас гадәт-йола буенча, безнең компания-түгәрәктә, ягъни мәсәлән, мәҗлестә, тик ирләр генә. Әлеге «утырам»да танышлар арасында бер чит кеше дә бар иде. ХХ гасырдагы мәхәббәткә ышанмаган кеше. Сөйләп бетерүгә: – Сез Җәүдәтме? – дип сорады ул миннән. Шулчак ишек ачылып китте һәм мөлаем гына хатын-кызның йомшак тавышы ишетелде: – Җәүдәт, сиңа килделәр… – Җүәйрә! – диде мәхәббәткә ышанмаган ир. ТӘМАМ.