Бәрәңгеләр алынган, чөгендер, кишер, кәбестә базларга салынган. Булдыклы хатыннар кинде...
Бәрәңгеләр алынган, чөгендер, кишер, кәбестә базларга салынган. Булдыклы хатыннар киндер капчыкларын юып, тишек урыннарын ямап, келәткә элеп куйган. Уңган ир-атлар тимер көрәкләрне сөртеп-майлап чоланга сөягән, балта-пычкыларын кайрап кышка әзерләгән. Агач көрәкләр кар көтә. …Җәүдәт тә чыбыркысын чарлак-чормага элеп куйды да, ике кулына бер эш тота алмыйча, әрле-бирле каралты-кура тирәсендә йөренде. Әле кичә генә ул Җүәйрә белән кавышу турында килеште. – Кушылалар, туй ясыйлар!!! Менә шунда кыз, «ата казыгыз күкәй саламы?» дигәндәй, егет күңеленә баштук ошап бетмәгән бер сүз ычкындырды: – Кавышуын кавышырбыз да, ә кайда торырбыз? Менә монысын һич тә уйламаган иде бит Җәүдәт. Шуңа ул, үзенең шактый кыен хәлдә калуын сиздермәскә теләп, сүзне уенга борырга теләде: – Җир шарында! – Нә-әр-сә? – дип кенә сорый алды бу җаваптан чүт артына утырмаган Җүәйрә. Ул эшчән, тырыш, тормышчан, акыллы, үз-үзенә ышанган көчле-куәтле егеттән мондый ахмак сүзләрне бөтенләй көтмәгән иде. Тагын шунысы да бар бит әле: уйнап әйткән сүз күп вакытта чын сүздән бик күпкә җитдирәк була, чөнки һәр уенның астында ниндидер мәгънә ята, ә җитдилек – күбрәк акыллы булырга тырышу ул. – Җир шары – гомуми йортыбыз! – Иштең ишәк чумарын! – Чумар ашын яратам, икәүләп ашарбыз. – Мин аңа өйрәнмәгән, үзең генә сыптырырсың… Сүз сүзне кузгатыр, ди. Уй-уйны, караш-карашны, ә һәр караш – талашны. Ә Мәхәббәтне һәрвакытта да талаш талый. Усал эт кебек… Үкенде Җәүдәт, әмма соң иде инде, мәгәр сүз тынышы ничектер һәм нигәдер аларны бәхәскә, ә бәхәс үзе тарткалашуга, аннан ары хәтта ачуланышуга кадәр үк өстери башлады. Тагын мәхәббәт күпере җимерелергә торамы? «Кыз» һәм «Егет» дигән ике ярга салынган мәхәббәт күпере… Бер халәттән икенчесенә тиз күчүчән Җүәйрәне кинәт кенә кәефсезлек чолгап алды, аның җанын бер генә сорау ныклап борчый иде: – Нишләргә? Нишләргә? Эт оясы кадәр торыр урының булмасын, ә үзең өйләнешәбез, дип йөр, имеш. Көлке! – Җир шары – гашыйклар йорты ул! Нәрсә дип ыржаеп тора инде бу егет кисәге? Авызындагы өске һәм аскы коймаларын күрсәтәсе киләме? Әнә бит бер «койма тактасы» ярым черек, үзе сынык та. Ә менә шуны алтын белән алыштырырга акчасы юк бит бу тәти егетнең. Аның кесәсендә ярлылык җилләре исә… Ни сәбәптер, Җүәйрә Җәүдәтнең шул черек тешенә өнәмичә карап катты, гүя бар мескенлек, хәерчелек аңа тупланган. Җәүдәт һаман көлгән була, елмайган итенмәклектә, ә саз каеннары арасында адашып йөргән кызның күңеле имәнлектә. Нинди беркем дә аңламаслык чәбәләнү соң алар арасында? Алдын-артын да уйламыйча, бер-бересенең кочакларына ташланып, шул оҗмахи аралык вә якынлыкта янып-балкып яшәргә кем комачау итә аларга? Димәк, ниндидер тагын бер сынау-сыналу киртәсен үтәсе бар. Бүгенме яисә иртәгәме? Монысын беркем дә белми… Әле менә тигез җирдән бер төслерәк атлап киләләр иде, тагын абындылар. Тагын шул ук авыз-борын канату. Тагын үзара үпкә сүзләре, рәнҗешләр… Шул микәнни Мәхәббәт? Болай булса… …Җүәйрә өченче тапкыр Казан егетенә ияреп китә. Җәүдәт үз-үзенә урын таба алмый йөдәп йөри. Өйдә икән – торасы килми; ишек алдына чыга, каралты-куралар арасында таптана, барыбер үзенә урын таба алмый. Каядыр барасы да килә, башыңны алып дөнья читенә качасы килә – аяклары атламый. Атламый и вәссәлам! Атласа, теге озын наратка барып асылынырга риза… Көз иде… Һәр күзәнәк күзендә көз. Шуңамы, һәр күзәнәк күзендә моң вә хәсрәт. Һәр камышның кыштырдавында сагыш. Әллә нинди соргылт-көрән агышларда яткан сагыш. Алар сөйләшеп утырган күл буе да ямьсез, су өсте – шадра дулкыннар… …Мәчеттә Җаббар мулла вәгазьме шунда, әллә башка нәрсәме сөйли: – Һәр гасырда да кешеләр өчен иң олуг нәрсә булып мәхәббәт торган. Мәхәббәт Хак Тәгаләдән кешеләр күңеленә иңдерелгән иң изге, иң илаһи хис ул. Сөя белү… Сөя белгәннең бу хистән сөяле дә чыкмый, бары аның сөйкемлелеге генә көннәр, атналар, айлар узган саен арта, шуңамы, аны күргән кешеләр янынан сөенеп үтәләр. Сөю – иң бөек сөаль. Сөйдеңме? Бу – иң зур сөенеч, чөнки сөю – яшәү сөйкәлмәсе ул. Карт ник болай сөйләнә әле